Эльвира Хамматовадан пицца рецепты
Җырчы Эльвира Хамматова үз сәхифәсендә пицца ясау турында видео куйган.
Пицца камырын ничек телисез шулай ясый аласыз.
Эчлек өчен: суган, помидор, шампиньон гөмбәсе, томат, майонез, каты сыр.
Суганны һәм гөмбәне аерым табаларда кыздырырга. Помидорны шакмаклап турарга, сырны эре угычтан уарга.
Майланган табага камырны җәяргә, майонез һәм кетчуп, гөмбә белән суганны салырга, аннары - помидор һәм сыр.

Духовкада әзер булганчы пешерергә.