Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камыр (рецепт)

Тәтеш районы Килдеш авылыннан Любовь Игнать­ева үзенең ачы камыр кую рецепты белән уртак­лашты, дип яза "Тәтеш таңнары" газетасы. Аңардан пирог­лар йомшак һәм тиз искерми торган була.

news_top_970_100
Камыр (рецепт)
2 стакан җылы суда 50 грамм чүп­рә, 2 аш кашыгы шикәр комы һәм 3 аш кашыгы он болгатасың. Әлеге камырны 15 минутка җылы урынга куясың. Шуннан соң бер чәй кашыгы тоз, ярты стакан үсемлек мае, 4-5 стакан он өстәп, яхшылап басасың. Аннары савытны тастымал белән томалыйсың һәм яңадан җылы урынга урнаш­тырасың.

Камыр тиешенчә кабарып күтәрелгәч, аны куна тактасына төшерәсең дә азрак “ял иттереп” аласың һәм кисәкләргә бүләсең.
 

 
Якыннарының пирогны нинди эчлек белән яратканын, һәрбер хуҗабикә үзе белә.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100