Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Хамматова: «Юк» дип әйтә алдым… Монысы шәхси тормышка кагыла…»

Җырчы узган 2021 елда ирешкән уңышларын санап чыккан һәм инстаграмга бик "кыю" фото урнаштырган.

news_top_970_100
Эльвира Хамматова: «Юк» дип әйтә алдым… Монысы шәхси тормышка кагыла…»
Михаил Захаров

Яңа елда узган елга нәтиҗә ясамаган бер генә артист та калмады бугай. Җырчы Эльвира Хамматова да башкалардан калышмаган.

«Эш беткәч-уйнарга ярый» дип үстерделәр безне. Бүген нәкъ шундый, эшләрнең бер мәлгә бетеп, эшләнгәннәренә күз йөгертеп, нәтиҗә ясар көн. Һай, кызыклы ел булды да соң бу 2021 нче ел. «Син үзең» һәм «Алтыным» җырларын, клипларын тәкъдим иттек. Бик күп төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр белән очрашып, үз концертларымны бирдем, яңа дуслар булдырдым.

«Син үзең» җыры ТМТВ премиясенә лаек булды. Бу премия миндә әле юк иде.

Юбилей елым булмаса да, күңелдәгечә итеп дусларым, туганнарым белән туган көнемне уздырдым. Сочи, Абхазиянең бер почмагын, Тунис, Мисырны барып күрдек. Бу елны мәҗлесләрне рус телендә алып барырга өйрәндем. Музыкаль белемле, дипломлы булдым!

«Юк» дип әйтә алдым, монысы шәхси тормышка кагыла.

Минем өчен бик уңышлы, кыю, тәвәккәл адымнар аша хыялыма якынайткан ел булды бу 2021нче ел», — дигән ул.

Инстаграм дусларының җырчының ел нәтиҗәләренә артык исе китмәгән. Ә менә артык ачык фотосессиясенә барысы да игътибар иткән.

«Чишенеп бетеп ятасың гына калды инде», «Нинди фото бу?», «Искитмәле. Бу фотога карап, нәрсә уйларга да белмәдем». — дип комментарийлар калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100