Эльвира Хамматова: «Элекке иремә ачу сакламыйм»

Җырчы Эльвира Хамматова «Интертат»ка интервью бирде. Эльвира тамашачы алдында «Яшьли сөйгән ярым» җыры аша танылды. Ул җырга инде 16 ел икән.

«Әгәр үзара ышаныч юк икән, бергә яшәүнең мәгънәсе юк»

Эльвира, кеше бер аерылгач, янә кияүгә чыкмам дип курыкмыймы?

Кешесенә карап. Курку хисе булган кеше, гомумән, аерылмыйдыр. Ватылганны, җимерелгәнне ямый-ямый яши андыйлар.

Ватылганны беркетә-беркетә яшәү кирәкме, ничек уйлыйсың?

Минем төрле танышларым, иптәш кызларым бар. Араларында беркетеп яшәүчеләр дә, курыкмыйча аерылып, соңыннан кире кушылучылар да, кыскасы, төрлесе бар. Аерылуларның да төрлеләре була бит. Менә, күңел кайтып, тәгаен бетте, шушы кеше синеке түгел дип, нәтиҗәләр чыгарып китсәң, кире кайтырга кирәкми. Кайберәүләр көннең берендә: «Аерылышабыз», — дип мөнәсәбәтләргә нокта куялар да соңыннан барыбер кире кавышалар. Аерылдың икән, кире кушылырга кирәкмидер. Әни әйтмешли, бер киселгән икмәк кире ябышмый!

Синең очрагыңда кире «ябышу» мөмкин түгел идеме? Аерылуыңа ничә ел үтте инде?

Юк, минем очракта кире кушылып булмый иде. 2015нең язында аерылыштык. Үкенгәнем булды, дип әйтә алмыйм, әмма әрнегән чакларым булды. «Эх, менә аны кире кайтарырга иде», — дип беркайчан да утырмадым. Хәтта аерылган мизгелләрдә дә: «Миңа карата адымнар ясамасын иде, кире бергә булу теләге анда булмасын иде», — дия идем. Ир-ат аерылгач, кире кайтарырга теләп адымнар ясарга мөмкин. Шушы адымнарыннан курыктым.

Нигә курыктың?

Кире кайткач, алга таба яшәгән очракта үзем дә бераз үзгәрер идем, улым да башка төрлегә әйләнер иде. Яшәү үзе дә башка төрле агар иде дип уйлыйм. Барыбер шикле-микле уйлар да килеп-китеп торырлар иде. Бер сүз белән әйткәндә, арабызда ышаныч булмас иде. Әгәр дә ышаныч юк икән, бергә яшәүнең мәгънәсе дә юктыр. Без үкенечле итеп аерылышмадык. Аллаһ Тәгаләдән: «Кире кайтарма аны», — дип сораганым булды.

Күрә алмаслык дәрәҗәдә идең әллә?

Юк, алай түгел. Бүген аның гаиләсе, баласы бар. Мин аңа беркайчан да бәхетсезлек теләмәдем. Әмма яшь хатын-кыз һәм 1,4 яшьлек кечкенә сабыйның әнисе буларак күңелем әрнеде. Ул безне ташлап китә алды. Рәнҗедем, чын.

Аны башка белән тоттыңмы?

Юк, тотмадым.

Шулай да анда берәү булгандыр. Ул синнән яхшырак булды микән? Шушы берәүгә ачу сакламадыңмы?

Юк, син әйтмешли, шушы берәүгә ачу сакламадым. Элекке ирем барыбер берәрсе янына китәр иде: аның янына булмаса, башкасы булыр иде. Вакыт барыбер үзенеке күрсәтә бит ул. Элекке иремнең үзенә дә: «Синнән бу адымны көткән идем, тик хәзер түгел, ә соңрак», — дигәнем бар иде.

Хыянәтен көтеп яшәдеңме?

Хәзер тормышка, дөньяга башка күзлектән карыйм. Ул вакытта ир-атларның күбесе иртәме-соңмы шушы юлга баса дип уйлый идем. Әйе, иремнең кайчан да бер хыянәт итәсен белеп яшәдем. Әле өстәвенә элекке ирем миннән бераз яшьрәк тә иде. Мин әле аны табармын, башка белән тотармын дип уйлаган идем. Әмма, әйткәнемчә, кулыннан тотмадым, аны башка кеше белән күрмәдем.

Ник яшь егеткә кияүгә чыктың?

Без өйләнешкән вакытларда ул бары тик гади студент иде. Ике ел ярым чамасы бала алып кайтмадык. Ул сорый иде, әмма үзебез өчен дә яшәп алырга булдык. Аннан соң язмыш бүләге булып улыбыз Солтан туды. Мәхәббәт дә, хисләр дә булмады түгел. Әмма, дөресен әйтсәк, ул вакытта кияүгә чыгарга теләгем әллә ни зур түгел иде. Гашыйк булгач, чыгасың да куясың икән. Планым буенча мин утыздан соң гына кияүгә чыгарга тиеш идем. 25 яшендә нормаль хатын-кыз кияүгә чыгарга, 35енә кадәр ике бала алып кайтырга тиеш икәнен аңласам да… Шулай ук, ире белән үлгәнче бергә яшәп, картайгач, капка төбендә «Эх, бәхетле гомер иттек», — дип утырырга тиеш икәнен беләм. Әмма язмыш башкача язылган икән…

Иреңә бәлки игътибарың җитмәгәндер?

Бала тугач, хатын-кыз игътибарының күп өлешен, әлбәттә, сабыйга юнәлдерә. Ир-атларның күбесе декрет ялында сынала, диләр. Ә менә хатын-кызның мәхәббәтен, сиңа карата мөнәсәбәтен акчасыз вакытта сынап була. Туганнан туган апам: «Эльвира, ир-ат шушы вакытта да сиңа ярдәм итмәгәч, бала киемнәрен юышмагач, бала белән бераз урамнан урап кермәгәч, алга таба ни булыр? Киләчәктә авырлыклар булмый калмас», — дигән иде.

Баланы карамый иде мәллә?

Дөресен генә әйтсәк, бер тапкыр гына коляска белән урамга чыкканын хәтерлим.

Яшь булган инде ул.

Әйе, килешәм. Аңа өйләнешкән вакытыбызда 21 генә иде әле. Ә минем инде популяр җырчы буларак формалашып өлгергән чагым. Хәзерге фикерләвем белән мин үземнән кечерәк ир-атка кияүгә чыкмас идем. Шуны гына кабат әйтәсем килә: аңа карата әрнүем, ачуым хәзер юк. Кешене гаепләп утырудан файда юк. Бәлки, безгә игътибарсыз булгач, минем белән үткән адымнарыннан соң: «Мондый булырга ярамый икән», — дип ул үз гаиләсендә башка төрледер.

Акча ягыннан ничек: кайсыгыз күбрәк эшләде?

Яратмыйм акча темасын. Миңа әйткәннәр иде инде сине теләсә нинди сораулар бирә, дип. Башланды бугай… Акча ягыннан, безнең гаилә булып яшәү дәверендә ул хәйран гына карьера баскычыннан күтәрелде һәм акчаны миннән күбрәк эшли башлады.

Алиментлар түлиме соң?

Түләгән чаклары да, түләмәгән чаклары да булды.

«Улым әтисе белән сирәк күрешә»

Кайнана ничек? Аралашасызмы?

Улымның әтисенә караганда, кайнанам белән ешрак аралашабыз. Улым әтисе белән сирәк күрешә. Әмма аларның аралашуларына, күрешүләренә бер дә каршы түгелмен. Ул бит аның үз әтисе. Беркем дә әтисен, әнисен сайлап алмый. Үскәч, улым үзе барысын да аңлар.

Нишләп баерак кешегә кияүгә чыкмадың?

Минем хәзер дә, ул вакытта да бай кешегә кияүгә чыгу максатым юк иде. Өйләнешү бер көнлек эш түгел, кешене башта тикшерергә кирәк. Элек ясаган хаталарымны аңлагач, төгәл критерийларым барлыкка килде. Исемлектә менә шундый, шундый булырга тиеш дип язылган.

Нинди булырга тиеш синең ирең?

Ул миннән өлкәнрәк булырга тиеш. Аның фикерләве бала-чагаларныкы кебек булмасын иде. Миңа иҗатымны хуплый торган кеше кирәк.

Элекке ирең хупламый идеме?

Аның мине өйдә генә утыртасы килгән чаклары булды. Миңа киләчәктә канат куючы кеше кирәк. «Менә син булдырасың бит», — дип әйтеп, илһамландырырлык кеше эзлим. Терәк кирәк, Алинә!

Яныңда андый кеше бармы соң?

Шуңа охшаганрак кеше күренгәли. Артык бай кешегә кияүгә чыкмас идем.

Кияүнең машинасы булмаса?..

Хәзер мин андый кешене сайламас идем. Машина булмау проблемага әйләнәчәк. Монда өлгермисең, тегендә соңга каласың. Әллә нинди иномарка кирәкми. Иномаркасын бергә алып була. Әмма минем янымда ир-ат буларак формалашкан, көчле һәм ышанычлы кеше кирәк. Гаилә корырга әзер булмаган кеше белән язмышымны бәйләмәячәкмен.

Балалы кешегә кияүгә чыга алыр идеңме?

Әйе. Иҗат юлына кереп киткәнче, мин социаль яклау органнарында ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр белән эшләгән идем. Анда төрле гаиләләр, балалар бар иде. Минемчә, кеше баласы булмый ул. Минем булачак ирем дә улымны кабул итәргә тиеш. Мине яраткан кеше улымны ничек кабул итмәсен инде?! Мин дә, әгәр баласы булса, аны үз балам итеп күрә алыр идем дип уйлыйм.

Кешеләрнең кимсетү буларак: «Әй, син аерылган бит инде», — дигәннәрен ишеткәнең бармы?

Ничек булмасын, әлбәттә, бар. Якын дуслар арасында минем белән аралашудан туктаганнары да булды. Безнең халыкның менталитеты шундый. Бездә аерылышырга ярамый. Татарда «аерылу» дигән сүз юк ул. Хатын-кызның ир-атны мыскыл итеп калдыруы - булмас хәл. Ә ир-ат китәргә мөмкин. Алар китсә, мактана да ала. Имеш, мин «мужик». Ә хатын-кыз аерылса, аңа гомерлек тамга салына.

Егетләр янына кич чыккалыйсыңмы?

Бүгенге көндә минем өчен беренче урынга иҗат чыга. Әлбәттә, улым һәрвакыт минем белән. Август аенда мин, гомумән, үземне аңа гына багышладым. Без ял итәргә бардык. Шәхси тормышка вакыт калмый. Әмма, минемчә, минеке булган миннән беркая да китә алмый.

«Эльвира Хамматова булып таныласым килә»

Еш елыйсыңмы, Эльвира?

Еш еламыйм. Җыеп-җыеп, елыйм. Берәр нәрсә килеп чыкмаса, күңелемдә кала, тагын килеп чыкмый… Һәм бер мәлне бәреп чыга. Соңгы араларда алай елаганым юк. Аерылган вакытта аяк астымнан җир убылган кебек булган иде. Әмма мин бүгенгем белән канәгать. Туктарга ярамый икән. Ул вакытларда төшенкелеккә бирешмәскә дип, иҗатка китүем ошады. Әгәр ул вакытта шушы авырлыклар булмаса, мин үземнең көчле булуымны аңламас идем дә. Баланы да үзем үстердем, иҗатны да ташламадым. Чибәрләндем, матурландым!

«Татар егете», «Татар кызы» бәйгесендәге гаделсезлек сине елаткан иде.

Бәлки ул бәйге өлкәннәр бәйгесе булса, күңелем бу хәтле әрнемәс иде. Ул бит балалар бәйгесе! Гаделсез булды, Алинә. Мин әзерләгән балалар җиңмәгәнгә әйтмим. «Керпе дә йомшак булып тоела инде ул, үзеңнеке турында сүз барганда», — диделәр миңа. Юк, аның өчен түгел. Инде җиңүчесе билгеле булгач… Быел мин ул бәйгене карарга барырмындыр.

Алинә Сафиуллина белән сез хәзер нинди мөнәсәбәттә? Уртак концертлар куеп йөри идегез кайчандыр.

Без иҗатташ дуслар. Тормыш юлында очраган һәр кеше үзенең вазифасын эшли дә китә. Кайберләре генә кала. Менә нәкъ шушы мизгелдә әлеге кешенең синең яныңда булуы очраклы түгел. Димәк, сез бер-берегезгә кирәк булгансыз. Мин аерылгач, Алинә миңа ярдәм итте, ә ул аерылгач, мин аңа терәк булдым. «Әйдә, концертлар куябыз», — дип, бер-беребезгә канат куя алдык. Без бер-беребезгә психо-эмоциональ ярдәм күрсәттек. Әмма безнең максатыбыз — «сольный» карьера. Дуэт турында хыялланганыбыз юк иде. Минем Эльвира Хамматова булып таныласым килә.

Бу арада «Син үзең» җырына клип төшерәсең. Алинә «Юк, кирәкми» дип җырлады. Җырлар үзара охшаш.

Темалары охшаган, әйе. Алинәнең клибында мин режиссёр вазифасын үтәгән идем. Әмма безнең клипларыбыз төрле булачак. Ул җырны студиядә елый-елый яздырдым. Минем җырымның ахыры: «Яраттым, ялгыштым һәм түздем. Мин үзем гаепле, мин үзем», — дип тәмамлана. Бу сүзләр минем турында. Түзмичә, китеп барырга кирәк.

«Җырлый белмисең», — дип язучылар бармы? Үпкәлисеңме?

Һәр кешенең үз фикере. Шуны әйтә алам: үземне җырлый беләм дип санамыйм. Мин күңелем кушканча җырлыйм. Һаваны дөрес итеп алып, ноталарны белеп. Остазлар укытканча җырлау — дөрес җырлау. Мин вокал дәресләренә дә йөрдем. Укытучыларның өйрәтүләре юкка чыкмады, мин аларны хәтерлим. Әмма мин дөрес җырламаучылар рәтенә керәм. Бүген татар эстрадасында дөрес җырлау кирәк тә түгел. Чың күңелдән җырларга кирәк.

«Минемчә, популяр вакытым әле алда»

Таныласым килә, дисең. Син популяр түгелме?

Юк, хәзер мин популяр түгел. Бары тик элеккеге «Яшьли сөйгән ярым» җыры популяр. Ул җырны һаман да сорыйлар, мин аның белән горурланам. Беренче тапкыр аны 19 яшемдә башкарган идем, ә хәзер миңа 35.

Синең белән җырчы булганыңа гына танышучы егетләр бармы?

Мин андыйлар белән танышмыйм. «Мин сезнең иҗатыгызны шундый-шундый яратам», — дия башлауга ук араларны өзәм. Соравыңа җавап биреп куям: бу «йолдызлану» түгел.

Нинди акчага яшисең?

Мин үзем теләгәнчә яшим. Әгәр дә миңа бик матур, әмма кыйммәт күлмәк ошаса, аны барыбер алам. Хәтта кесәмдәге соңгы акчама да ала алам. Иртәгә исә ботка гына ашап торырмын, зыяны булмас.

Синең ягыңнан җавапсызлык түгелме бу?

Бәлки. Әмма мин бу ягымны кимчелеккә санамыйм. Бәлки мин ул акчаны барыбер керәсен белгәнгә тотамдыр. Ә улымның әтисе биргән акчасы бар.

Теләсә нинди сорау: танышкач, бәлки йөри башлагач, кайчан ир-ат белән йокларга ярый, ә?

Көткән идем, чын. Тәрбиядән тора, Алинә. Бездә: «Бары тик никахтан соң», — дигән кагыйдә бар. Мин беркайчан да әнинең йөзенә кызыллык китермәдем.

Син 25тә кияүгә чыктың. Саф идеңме?

Әлбәттә! Хәзер «Барс Медиа»га үткәч, миңа шалтыраттылар да: «Ресторанда очрашабызмы, әллә инде офистамы?» — диделәр. Нинди ресторан инде?! Офиска да әни миңа ияреп барды. «Әгәр алга таба аның белән эшләргә телисез икән, алыгыз. Әмма безгә сәхнә артының пычрагы, безнең исемгә тап төшерердәй әйберләр кирәк түгел», — дигән иде әни.

«Син минеке бул, мин болай итәрмен, тегеләй итәрмен», — диючеләр бар идеме?

Ул вакытта юк иде, хәзер бар. Матурлыкка кызыгалардыр, кайбер кешеләр тавышны яраталардыр. Ир-атларның күзе төшә инде ул. Бәлки мин аның яшьлек мәхәббәтен хәтерләтәмдер. Берсендә бер ир: «Гомерем буе гаиләм өчен яшәдем. Хәзер менә үзем өчен яшисем килә», — дип әйткән иде. Аның үзенчә яратып яшисе килгән. Әмма, әлбәттә, минем очракта мондый мөнәсәбәтләрнең булуы мөмкин түгел.

Күрештегезме?

Мин аңа очрашып сөйләшергә тәкъдим иттем. Без очраштык, әйе. Бары тик минем иҗатымны хөрмәт иткәне өчен генә аның янына чыгарга булдым.

Ник синең популярлыгың кимеде?

Чөнки үземне җырчы буларак формалашып бетә алмам дип уйлый идем. Дөресрәге, миңа шушы фикерне сеңдереп килделәр. Гаиләле вакытта: «Эстрадада җырчылар күп, синнән булмый», — диючеләр булды. Шушы сүзләргә ышанып, үземне башка өлкәдә эзләдем. Үземнең башка якларымны ачтым ачуын, әмма җыр сәнгате барыбер минеке! Бу фикергә мин, барлык авырлыкларны үткәч, килдем. Минемчә, популяр вакытым әле алда.