Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Фазлыева туган көнендә: «Кайвакыт мине алда әле күп еллар яшисе булу куркыта»

news_top_970_100
Эльвира Фазлыева туган көнендә: «Кайвакыт мине алда әле күп еллар яшисе булу куркыта»
Фото: социаль челтәрләр

Озак вакытка социаль челтәрләрдән югалып торган җырчы, алып баручы Эльвира Фазлыева (Аида)ның кабат халык белән аралаша, сәхифәсенә постлар куя башлавы хакында язган идек. Җырчы шушы көннәрдә үзенең 40 яшьлеген бәйрәм иткән. Шул уңайдан, сәхифәсенә яңа пост урнаштырган. Эльвира анда тормышының төрле этаплардан торуы һәм үзенең аларны ничек кичерүе хакында уртаклаша.

«Миңа 40 яшь! Әлеге ике сан артында бөтен галәм кебек.

Тормышым төрле чорлардан тора – һәрберсе үзенчәлекле, алыштыргысыз, тере.

Башта – балачак… Яктылык, гадилек һәм чиста, беренче, гомергә хәтердә кала торган хисләр белән тулы.

Ә аннан соң каядыр көчле буласы, нәрсәгәдер ирешәсе, нәрсәдер дәлиллисе килү юлы. Сине алга таба барырга этәрүче карьера, проектлар, хыяллар.

Ә аннан соң мәхәббәт килде. Чын, эченә кереп югала торган мәхәббәт. Аида белән булган тормыш. Аның әнисе булу – абсолют бәхет иде.

Ә кабат барысы да үзгәрде. Ул киткәннән соң, вакыт башкача ага башлады. Иң авыр чор. Иң нәзберек… Әлеге вакыт кысасында узган һәр минутта яңадан яшәргә, суларга, тоярга яшәргә өйрәнәм.

Кайвакыт алда әле күп еллар булу куркыта. Әмма мин кем һәм нәрсә хакына яшәргә тиешлегемне беләм һәм алга таба барам.

Янәшәмдә булганыгыз өчен рәхмәт. Чайкалып киткәндә тотып торуыгыз, көчем беткәндә ышанычыгызны югалтмаганыгыз өчен», – дип язган ул.

Пост янында җырчы күпсанлы җылы котлаулар кабул иткән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 апрель 2025
    Исемсез
    Укып чыктым, кем соң бу? Ире бармы, балалары? Ни кырган? Атказанганмы?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100