
Җырчы, тапшырулар алып баручы Эльвира Фазлыеваның кечкенә кызы Аиданың фаҗигале төстә һәлак булганына 5 ел. Җырчы үзенең фан-төркемендә сабый истәлегенә пост язган.
«Минем Аидамның арабыздан киткәненә төгәл 5 ел. Минем кечкенә фәрештәм, кояш нурым, тормышым, мин сине һәрвакыт яратырмын һәм исемдә тотармын, куанычым минем. Минем кызым, Аида!
Тыныч йокла, кызым! Һәрвакыт исеңдә тот – син минем янәшәмдә!» – дип яза ул.
Эльвира Фазлыеваның кызы Аида давыл вакытында өстенә агач төшеп һәлак булды. Бу вакытта Эльвира телевидениегә эшкә киткән була, кызын әтисе белән урамда калдыра. Әлеге хәлләрдән соң Эльвираның ире Александр белән дә юллары аерылды. Эльвира кызы истәлегенә үзенә Аида тәхәллүсе алды, ул әлеге исем белән сәхнәдә чыгышлар ясый.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җырчы инде ярты елдан артык социаль челтәрләрен алып бармый. Фаҗигале рәвештә һәлак булган кызы истәлегенә даими постлар куеп, үзенең иҗади һәм шәхси тормышын халыкка күрсәтеп торучы Эльвираның кинәт юкка чыгуын язылучылары да сизде. «Кая югалдыгыз?», «Сезнең белән барысы да тәртиптәме?» – дип борчылып, бихисап күп комментарийлар калдырды алар аңа.
Күрүебезчә, Эльвира янә элемтәдә. Аңлашылганча, ул хәзер язылучылары белән шушы иҗатына һәм кызы Аидага багышланган фан-төркем аша гына аралашачак.