Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Фазлыева күңелсез хәлгә юлыккан: «Тормышым тагын 180 градуска үзгәрде...»

news_top_970_100
Эльвира Фазлыева күңелсез хәлгә юлыккан: «Тормышым тагын 180 градуска үзгәрде...»
социаль челтәрләр

Алып баручы, җырчы Эльвира Фазлыева күңелсез хәлгә очраган. Ул социаль челтәрдәге сәхифәсен югалткан. Әлеге сәхифәсендә Эльвира 5 яшендә фаҗигале вафат булган кызы турында яза, аның фото-видеолары белән уртаклаша иде. 

«Тормышым тагын 180 градуска үзгәрде… Соңгы айда ниләр генә булмады. Мин социаль челтәрдәге сәхифәмне югалттым. Белмим, моны кемдер махсус эшләдеме, әллә инде социаль челтәрнең көйсезләнүеме. Ләкин бу миңа бик начар тәэсир итте. Аккаунтымда Аида белән бәйле күп истәлекләр сакланган. Минем блокны Аиданы яраткан кешеләр укып бара иде. Мин кызымны икенче тапкыр югалттым.

Эшләгәннәремнең нәтиҗәсе бер секунд эчендә юкка чыкты. Бәлки, сәхифәмне кире кайтара алырмын, дип өметләнәм әле. Әлегә яңа сәхифә ачтым һәм төп постларны шунда урнаштырдым. Мине югалткан кешеләргә сәлам. Яңа сәхифәмдә алга таба планнарым белән уртаклашып барачакмын. Сезнең белән элемтәдә булуыма шатмын. Сезне яратып, Аида»,– дип яза ул яңа сәхифәсендә. 

 

Фото: © Эльвира Фазлыеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100