Эльвира Фазлыева Малахов тапшыруына барган: «Үземне гаилә бәйрәменә эләккәндәй хис иттем»
Телеэкраннар йолдызы, Аида тәхәллүсе белән җырлаучы Эльвира Фазлыева «Песни от всей души» тапшыруында булып кайткан. Әлеге тапшыруны «Россия 1» каналында Андрей Малахов алып бара. «Интертат» хәбәрчесе Эльвирадан проектка ничек эләгүе һәм аннан алган хис-кичерешләре турында сорады.
Әйе, миңа, чыннан да әлеге популяр тапшыруның кунагы булырга туры килде. Дөресен әйткәндә, тапшыруга рәсми эш атмосферасы, җитди съемкалар булыр дип әзерләнеп барган идем. Әмма барысы да шул дәрәҗәдә җылы һәм ихлас булды ки, мин үземне телевизион тапшыруга түгел, ә ниндидер бер зур гаилә бәйрәменә эләккәндәй хис иттем. Проект белән зур команда эшли, барысы да катнашучылар белән искиткеч дустанә мөгамәләдә. Аерым рәхмәтемне Андрей Малаховка җиткерәсем килә. Ул минем өчен бөтенләй көтелмәгән яктан ачылды. Йолдыз сыман да түгел, шундый гади итеп аралаша, игътибарлы, бик җылы кеше. Минем белән дә рәхәтләнеп сөйләште, күп еллар таныш кешеләр, диярсең. Аның тарафыннан бернинди дә дистанция, тәкәбберлек сизмәдем, - ди ул.
Эльвираның бер дә гади булмаган язмышы турында бик күпләр беләләр инде. Ул моннан берничә ел элек фаҗигале рәвештә кечкенә кызы Аиданы югалткан иде. Әлеге аянычлы вакыйгадан соң ул Аида тәхәллүсен алды, кызына багышланган җыры белән татар эстрадасына чыкты. Хәзер исә Эльвира ел саен кызы истәлегенә «Аида көне» үткәрә. «Песни от всей души» тапшыруы мөхәррирләрен дә Эльвираның үткәне битараф калдырмаган.
Алар мине социаль челтәрләр аша табып, элемтәгә чыкты. Әлбәттә инде, минем тарихымны беләләр иде. Аларны «Аида көне» аерым кызыксындырды. Мөхәррирләрнең әле якыннарын болай итеп искә алучыларны очратканнары булмаган, – ди ул.
«Андрей Малахов минем белән рәхәтләнеп сөйләште, күп еллар таныш кешеләр, диярсең».
Фото: Эльвира Фазлыеваның шәхси архивыннан
Тапшыру командасы белән Эльвирага Казанга, кызы җирләнгән зиратка да кайтып килергә туры килгән. Аиданың кабере янында Эльвираның бөтен йөрәк яралары яңарган.
Иң кыены – кызым янында зиратта сюжет төшерү булды. Мин анда камерага сөйли дә, хәтта елый да алмадым. Әмма корреспондент белән оператор, мин ачылып сөйли алсын өчен, барысын да эшләделәр, – ди әңгәмәдәшем.
Эльвираның Аидага багышланган «Кайтарасым килә яныма» дигән җыры бар. Аның сүзләрен Эльвира өчен Айдар Минһаҗев, ә көен Айдар Тимербаев иҗат иткән иде. Тапшыру кысаларында әлеге җырны башкарырга теләк белдерсә дә, артистка мөхәррирләр башка җыр башкарырга тәкъдим иткәннәр. Эльвира өчен рус телендә башка җыр сайлап, аны студиядә яздырганнар. Эльвира әйтүенчә, җырны башкару аңа шулай ук шактый авыр бирелгән.
Бу җырны башкару бик дулкынландыргыч һәм авыр булды, чөнки аның артында кызым Аиданың тарихы тора. Ләкин мин моны эшләдем, кызым турында да сөйләдем. Әлегә тапшыруның бөтен нечкәлекләрен ачып салырга ярамый. Программа эфирга чыгу белән, әлегә сер итеп сакларга мәҗбүр барлык мәгълүматны да җиткерәчәкмен.
Хәзергә шуны гына әйтәсем килә: мин тапшыруга эләгүемә һәм мондый үзенчәлекле көн кичерүемә бик шат, – диде ул.
Эльвира сүзләренчә, проектны оештыручылар катнашучыларның барлык юл һәм яшәү чыгымнарын үз өсләренә ала.
Мине алар Казанда яши дип уйлаганнар. «Юл чыгымнарыгызны каплыйбыз, килегез», – дип чакырдылар. Мин аларга Мәскәүдә яшәвемне әйттем. Әмма безгә барыбер, әйтүемчә, Казанга очарга туры килде. Самолетка билетларны да үзләре алдылар, аэропорттан ук машина белән каршыладылар. Кире Мәскәүгә кайткач та, каршы алып, өйгә кадәр кайтарып куйдылар. Барысы да шул дәрәҗәдә төгәл, программа буенча, оператив эшләнә. Бернинди нюанслар да булмады, – дип сөйләде Эльвира Фазлыева.