Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Фазлыева кызының туган көнендә: «Чәчәкләр һәм бүләкләр алып, зиратка барам»

Алып баручы бердәнберенең туган көнендә ятим балаларга да бәйрәм ясарга җыена.

news_top_970_100
Эльвира Фазлыева кызының туган көнендә: «Чәчәкләр һәм бүләкләр алып, зиратка барам»
https://www.instagram.com/elviratnv/

Алып баручы Эльвира Фазлыеваның фаҗигале төстә һәлак булган кызы Аида бүген 6 яшен бәйрәм иткән булыр иде… Эльвира инстаграм сторисларында кызының кечкенә вакыттагы туган көн видеолары белән бүлешә. Нәни Аиданың торттагы шәмнәрне сүндергән, якыннары белән бергәләп бүләкләргә сөенгән үзәк өзгеч кадрлары күңеле таш булмаган һәркемне елатырлык.

Эльвира Фазлыева инстаграм дусларыннан бик күп котлаулар, юату сүзләре кабул иткән.

«Барыгызга да бик зур рәхмәт. Бүген миңа искиткеч күп хатлар килде, һәммәгезгә дә җавап бирермен.

Хәзер мәчеткә кереп чыгачакмын. Кабат Аидага бүләк, чәчәк бәйләме алып, зиратка барырга җыенам. Соңрак балалар йортында тәрбияләнүче сабыйларга Аида исеменнән бүләкләр һәм тәм-томнар илтәчәкмен. Алга таба бу безнең матур традициябезгә әйләнәчәк. Ятимнәрнең сөенгәне Аидага дога булып барып ирешсен иде. Кызым безне күреп торадыр һәм үзенең мәңгелек йортында бәхетледер дип ышанам», — дип сөйли ул.

  • «Кайтарасы килә яныма» - Эльвира Фазлыева фаҗигале үлгән кызы турында җырлый
  • ТНВ алып баручысы Эльвира Фазлыева: «Кызым өстенә агач төшкән»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100