Элвин Грей Казан концертында татарча җырлаячакмы?
Сорауга җырчының продюсеры Александр Слюсаренко “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында җавап бирде.
- Радик концертларда 30 % җырын – татарча, 30 %ын - башкортча, 30 %ын - русча җырлаячак. Элвин Грей лейблын тәкъдим итүче башка җырчылар чыгышы концертның 10 %ын алып тора. Аларның берсе – башкортча, берсе – татарча җырлаячак. Ә “Красивая, хороший” җырының авторы Бабек Мамедрзаев азәрбайҗан, төрек, рус һәм хәтта татар телендә дә җырлавы көтелә. Ул – башкорт һәм татар телендә җырлаучы бердәнбер кавказ, - диде Слюсаренко.