Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эт белән песи дуслашкан»: Салават Фәтхетдинов Элвин Грей белән фотога төшкән

Ике җырчы арасындагы низаг күптәннән бара иде.

news_top_970_100
«Эт белән песи дуслашкан»: Салават Фәтхетдинов Элвин Грей белән фотога төшкән

Салават Фәтхетдинов Элвин Грей — Радик Юльякшин белән төшкән фото урнаштырган һәм «Энекәш кунакка кереп чыкты» дип русча язып куйган (Братишка заехал в гости).

Салават Фәтхетдиновның Элвин Грей белән низагы күптәннән бара. Салават яшь коллегасы турында «болай җырларга ярамый» дип әйткәне бар. Моңа җавап итеп, Элвин Грей Салават Фәтхетдиновны дуэльгә чакырды — иң зур залга тамашачы чакырырга тәкъдим итте. Бу дуэлендәге шартны үтәп, Элвин Грей «Казан-Арена» залында концерт куйды, Салават моңа җавап бирмәде.

Инде менә Салават Фәтхетдинов Элвин Грей белән дуслашкан дияргә була. Тамашачылар арасында бу хәлгә шатланганнары да, кайгырышканнары да бар.

Берсе Элвин Грейны «клоун» дип язган. Аңа «Син үзең клоун» дип җавап кайтарганнар.

Элвин Грейның Радий Хәбировның киңәшчесе булуын искәртеп язучылар да бар. Салаватның дуслашуга кул сузуы шушының белән дә аңлатылмый микән дип уйлаучылар да бар. «Радик хәзер Хәбировның замы бит».

«Колак төбенә берне бир, икенче зурларга тавышланып өрмәсен!» — дип киңәш иткән берсе Салаватка.

«Биргәндер инде, бирмәсә килмәс иде».

«Бик матур күренеш» дип язучылар да бар.

«Артист дигәннәренең кыланмышлары инде бу. Игьтибар үзәгендә булу өчен я талашалар, я кочаклашалар. Илһам абый белән Әлфия апа җырладылар гына. Халык җырчылары иде шул алар. Ә хәзергеләр барысы да бер калыптан…» — дип уфтанып язган берсе.

«Илһам белән Әлфиягә дә теләсә нәрсә язарлар иде. Ул вакытта Инстаграм ишеләр юк иде бит. Адәм баласының теле чыбыркы буе».

«Пиар очен кыландылар бит инде. Башкорт малае берәр ярты кыстырып кергәндер инде дуслашыр өчен».

«Берәр моңлы дуэт яздырасы калды».

«Колагын бордыгызмы соң?»

«Эт белән песи дуслашкан!»

«Салаватка Радикны кимсетергә кирәкми, ә Радикка Салават алдында кимсенергә кирәкми. Матур түгел».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100