«Элвин Грей «Әлдермеш»не җырлый, бер көн «Эх, Пошалым чанасы» дип җырлар дигән өметтә»
«Пирамида» күңел ачу үзәгендә Татарстанның халык артисты оештырган «Пошалым чаналары-2024» җыр фестиваленең гала-концерты үтте. Бәйрәмдә җиңү яулаган катнашучылар һәм чакырылган жюри әгъзалары чыгыш ясады. «Интертат» чарадан репортаж тәкъдим итә.
«Пошалым чаналары» җыр фестивале быел 20 еллык юбилееын билгеләп үтте, аның идея авторы һәм оештыручысы – Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров. Быел фестивальдә Арча районыннан гына түгел, күрше Балтач, Әтнә районы талантлары да катнашты. Бәйге 14 февральдә Арча районы Урта Пошалым авылында башланып киткән иде, анда жюри әгъзалары 53 катнашучыны тыңлады, алар арасында 14 җиңүчене 15 февраль көнне Арча мәдәният йортында бүләкләделәр, ә «Пирамида»да гала-концерт гөрләде.
Бәйрәм мохите «Пирамида» концертлар залына килеп керүгә үк сизелә иде. Бер почмакта истәлеккә фотога төшү өчен махсус баннер ясалган, кайбер тамашачылар анда фотога төшә. Ә бер яктан үтә дә таныш көйләр яңгырый, монда килгән кунакларны «Татар гармунчылары» халык ансамбле каршы ала. Алар концерт башланганчы гармуннарда өздерделәр, тамашачылар аларга кушылып биеде, җырлады.
«Күңел өчен оештырылган әйбер»
Соңрак ансамбль турында аның җитәкчесе, Россия гармунчыларының «Алтын унлыгы» әгъзасы Ринат Мөхетдинов сөйләде:
– «Урман арты» бистәсеннән килдек. Без – «Татар гармунчылары», ветераннар ансамбле. Шәһәрнең төрле-төрле почмакларыннан җыелдык, барыбыз да 60ны узган инде, иң олыбызга күптән түгел 88 тулды. Хәрби пенсионерлар – шәһәрнең иң оста гармунчылары! Пенсиягә чыккач, өйдә эшсез утырмаска, күңел өчен оештырылган әйбер. Бүген хромкаларда уйнадык, аннан башка министерство тальяннар бүләк итте, аларда да уйныйбыз, эш бара. Егетләребезгә афәрин!
«Такси белән килсәгез – чана белән кайтып китәрсез»
Концерт җиңү яулаган катнашучыларның һәм чакырылган жюри әгъзаларының чыгышлары белән үрелеп барды. Җырчылардан – Татарстанның халык артистлары Резеда Галимова, Рөстәм Асаев, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов, Люция Мусина. Шулай ук, күп җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вазыйх Ватыйхов чыгыш ясады, ә катнашучылардан – 1нче дәрәҗә лауреат – Рәсүл Фәйзрахманов (Арча), 2нче дәрәҗә – Булат Галиев (Арча районы, Яңа Кенәр авылы), 3нче дәрәҗә – Инсаф Гаптелбәров (Арча). Дипломантлар: Илзирә Сираҗиева (Арча), Илһам Хәйруллин (Балтач), Самат Назимуллин (Арча), Айсылу Кәримова (Балтач), Аделина Шакирова (Арча), Рәмзия Гайфуллина (Арча), Рәсимә Нигъмәтуллина (Арча). «Туган як» номинациясендә җиңүчеләр – Арчадан Халидә Вафина, Балтачтан Фирүзә Камалова һәм Әтнәдән Зөлфия Корбанова. «Тамашачы мәхәббәте» номинациясен яулаган Илһам һәм Шәүкәт Вәлишиннар чыгыш ясады.
Алып баручылар – Булат Бәйрәмов белән Ленар Гыйләҗев шул арада лотерея уйнатырга да өлгерделәр. «Такси белән килсәгез – чана белән кайтып китәрсез. Быел Казанга кар күп, чаналар яхшы шуа», – дип шаяртты Ленар. Дөрестән дә, 22 тамашачы концерттан соң чаналы булып кайтып китте: 20се лотереягә уйнатылды, 1 чананы Рөстәм Закиров нәни тамашачысы Марсельгә – курыкмыйча сәхнәгә чыгып җыр башкаруы өчен бүләк итте, ә 1 чана үз хуҗасын аукционда тапты. «Пошалым- 2024» дип язылган һәм ел символы – аждаһа төшерелгән чананы 25 мең сумга сатып җибәрделәр, әлеге акча хәйриячелеккә тотылачак.
«Бездә җырлый белмәгән татар юк»
Жюри әгъзасы, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов та Арча яклары белән бәйле булган хатирәләре белән уртаклашты:
– Үз авылын бөтен дөньяга танытырга тырышу – авыл малайларына хас күренеш. Үз авылыңны яратып, вакыт үтү белән, берәр яхшылык эшлисе килә башлый. Авыл турында сөйлисе, җыр чыгарасы, артистлар белән зур сабантуй оештырасы килә. Менә шундый егетләрнең берсе – Рөстәм абый – 20 ел фестивальне алып бара.
Быелгы гала-концертны «Пирамида»га китереп җиткердек. Бик күңелле булды, Пошалым авылына кайтканым юк иде. Үзем Арча педогогика көллиятендә укыганда хәйран гына төрле авылларда бәрәңге җыеп йөрсәк тә, Пошалымга хәтле җитеп булмады. Бик матур авыл, әти кечкенә вакытта мине шундый авыл клубларында җитәкләп йөри иде. Чыгыш ясаганда, әти баянда уйный, мин – кечкенә генә егет – җырлыйм. Шулай халыкка карыйм да, җырның бөтен сүзен оныта идем. Шуннан, «нәрсә турында соң әле бу» дип, якынча сүзләрен китереп, уйлап чыгарып, җырлап чыга идем. Әти шунда: «Улым, каршы стенада кино күрсәтә торган тишек бар, шунда карап җырла», – дия торган иде.
Фестиваль бик матур үтте, үземнең әти-әниләр, әбиләр чыгып җырлаган кебек. Безнең җырлый белмәгән татар юк бит инде. Шуларның җөрьәт итеп килгән 53ен тыңладык. Мин кешегә бәя бирергә яратмыйм, «ник язылдым, ник «ярар» дип әйттем икән, концертта кайтып җырлыйсы гына калган» дип утырдым. Кешегә ниндидер бәя биреп, күңелен сындырасы килми. Барысы да әйбәт, Рөстәм абыйга рәхмәт. Пошалымда иң салкын көн туры килде, -32дә туңып бетә яздык. Кайткач, бездән дә рәхәт яшәүче кеше юк икән, җылыда, дип утырдым. Бүген сезгә шундый җырны бүләк итәсем килә – «Яратып яшик дөньяны».
«Бәйрәмов белән Гыйләҗевтан Закировлар турында риваять»
«Сез әлеге чаналарның тарихын беләсезме соң? Бу тарих – Рөстәм абыйның чаналарны сынап каравы турында», – дип концертны дәвам итте Ленар Гыйләҗев. «Пошалым чаналары нык бит инде, яхшы, шуасы килә. Пошалым якларында таулар бик биек түгел, ә Лениногорск якларына барсак – анда шундый биек таулар бар. Менә шуннан шуып, аларның чыдаммы икәнен тикшереп карыйсы килгән Рөстәм Закировның. Кайткан Лениногорск якларына, таудан шуып төшә – бөтен кешенең чанасы сына, Рөстәмнеке чыдам, сынмый. Шуннан, чанага кызыгып, бер яшь кенә кыз килә янына. «Чанагызны биреп тормассызмы, Рөстәм абый?» – ди икән.
– Исемнең ничек, чибәркәй? – дип сораган Рөстәм.
– Люция – дип җавап кайтарган кыз... Бу риваять өченче көн Урта Пошалым авылында -30 градуста туды. Салкында баш шулайрак эшли инде. Каршы алыгыз – Рөстәм абыйның илһам чыганагы, тормыш чәчәге, Арча килене Люция Мусина», – дип, шаярып тәкъдим иттеләр Люция Мусинаны.
Шундый шаярулар концерт барышында күп булды. Гомумән, чарага алып баручылар 100% дөрес сайланган, дигән фикер калды концерттан соң. Булат Бәйрәмов белән Ленар Гыйләҗев – икесе дә җор телле, барлык ситуацияләрне вакытында йомшак кына юморга борып җибәрә алалар. Шуны да әйтергә кирәк, концерт 4 сәгать ярым барды. Сәгать 11ләргә авышкач кайтып китүчеләр дә күренде, тик алар бик күп түгел иде. Белмим, чаналарга кызыгыпмы, Рөстәм Закировның җырларын көтепме (ул иң соңгы җырлады) әллә инде алып баручыларның мәзәкләренә алданыпмы, тамашачыларның күбесе соңга хәтле утырды.
Рөстәм Асаев: «Олыгайган саен, күңел халык җырларына, чын әсәрләргә тартыла башлый»
Концертта Татарстанның халык артисты, жюри әгъзасы Рөстәм Асаев белән дә аралашып алдык.
– Бәйге бик ошады, мин бик шат әлеге конкурста булуым белән. 3 көн рәттән шушы атмосферада – иҗади, халыкчан, халык җырлары, профессиональ композиторлар әсәрләре яңгырады. Һәрберсе өчен җанатып утырдым. Бу бит – урын гына бирү түгел, җиңел дип уйлыйлар инде – аларны тыңлап, мин үземнең дә җырчы түгел икәнлегемне аңлап бетердем инде (көлә). Шулкадәр моңлы, җиренә җиткереп җырлыйлар, ихластан. Шундый үзенчәлекле җырчылар катнашты.
Җырчылар белән беррәттән чаналар да бик сокландырды. Ничәмә-ничә буыннан килгән әйбер бит бу. Бүгенгесе көндә чаналар заманы булмаса да, моны бит чаналар гына дип карарга түгел. Бу – безнең гореф-гадәтләр, бабайларыбыздан калган мирас. Әлеге мирасны бүгенгесе көндә шулай матур итеп саклап, шушы чаналарга кушылып халыкчан җырлар, чын сәнгать күренә икән, бу – икеләтә бәйрәм. Гармуннар, тальяннар тавышын ишетү бүгенге «шайтан туе» заманында бик кадерле.
Чын күңелдән Рөстәмгә рәхмәт әйтәсем килә, киләчәктә тә шушы чаналарны ясаучы исән-сау булсын. Әлеге бәйге ихластан, күңел өчен эшләнгәне сизелә. Кеше бит чын, ихлас әйберне тоя. Ул яшь вакытта гына дәртле, селкенә торган җырлар ошый. Олыгайган саен күңел халык җырларына, чын әсәрләргә тартыла башлый. Ул генетик яктан салынгандыр инде, буыннан-буынга күчә. Аны яшь вакытта гына аңламыйсың.
Рөстәм Закиров – «Үзем уйлаганнан да шәп үтте»
«2017 елда «Пошалым чаналары»н оештырганнан соң, ул шактый гына – 7 ел пауза алып торды. 2020 елда шулай ук гала-концерт буларак эшләгән идек. Хәзер еш кына сорыйлар: «Фестиваль озын гомерле булырмы?» – дип. Әгәр дә инде чана остасы Рәдиф исән-сау булса, без сәламәт булсак, сез шулай килсәгез – Аллаһы ярдәме белән булыр. «Өч Пошалым – өч игезәк» җыры озын гомерле булырмы?» – дип сорыйлар. Мин үзем исән чакта җырлармын. Аннары соң, соңгы арада безнең «неприкосновенный» дип атыйм инде мин аны, җырчы Элвин Грей бар бит. Ул «Әлдермеш»ләрне җырлый башлады. Ходайның бер көнендә «Мәйдан» каналын ачкач, ул «Эх, Пошалым чанасы» дип җырлар, дигән өметтә дә торам. Бик зур рәхмәт барыгызга да. Шушы чараны оештырганда, мин үземнең бик күп дусларым булуына инандым. Бик ярдәм иттеләр. Үзем уйлаганнан да шәп үтте», – диде Рөстәм Закиров концертны йомгаклап.