Элвин Грей тәхәллүсе белән танылган Радик Юльякшин «Әлдермешкә кайтам әле» җырын яздырган һәм Әлдермеш авылына кайтып клип төшергән.
Клипта Элвин Грей җырлый-җырлый авылга кайтып килә, аны зифа буйлы каеннар озата, кайсы бер-берсенә башларын салган. Табигатьтә көзге моңсулык хөкем сөрә. Җырчы авылның хуҗасыз калган иске йортлары, шулай ук тормыш кайнап торган яңалары янында да җырлый. Клипта Хәния Фәрхи җырлаган өлеше дә бар.
Исән вакытта бергәләп җырларга, клип төшерергә өлгермәүчеләр хәзер хыялларын шул рәвешле чынга ашыра башлады. Илсөя Бәдретдинова ире Илфак Шиһапов мәрхүм булгач, аның тавышын сәхнәдә яңгыратты – бу аның ире белән беренче һәм соңгы дуэты булды. Чулпан Йосыпова да җырчы Нурислам белән клип төшерергә җыенган булган, әмма өлгермәгәннәр. Җырчы яңа төшергән клипка Нурислам җырлаганын да керткән.
«Бу – сезнең өчен дә, минем өчен дә көтеп алынган премьераларның берсе. Әлеге җырны легендар җырчы Хәния Фәрхи белән җырларга хыялланган идем. Дуэт килеп чыкты. Бөек хатын-кыз истәлегенә», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Радик Юльякшин «Әлдермешкә кайтам әле» җырын 5 ел элек җырламакчы булуы, әмма ул вакытта композитор рөхсәт бирмәве турында сөйләгән иде.
«Хәния Фәрхинең вафатына 1 ел булды. Без «Әлдермешкә кайтам әле» җырын яңа аранжировкада әзерләгән идек. Әмма, кызганыч, бу җырны башкара алмыйм. Чөнки композитор катгый рәвештә каршы. Шуңа күрә концертта минем аранжировка яңгыраячак, анда Хәния апайның тавышын калдырдык, халык концертта җырлый алсын өчен шулай. Җырласын һәм «Әлдермешкә кайтам әле» җырын искә төшерсен», – диде ул.
Халык «Әлдермешкә кайтам әле» җырын Юльякшин башкаруында кабул иткән. Җырчыны премьера белән котлаганнар, күңелгә үтеп керерлек итеп җырлавын һәм клипның нинди истәлек булуы турында да язганнар.