Чулпан Әхмәтҗанованың «Син назлар эзләмә» җырына клибы чыкты. Анда вафат булган җырчы Нурисламның элек төшерелгән видеосы да кертелгән. Клипта Нурисламның улы Артур да катнаша.
Җырчы Чулпан Әхмәтҗанова – Нурисламның бик озак еллар бергә эшләгән якын дусты.
«Нурислам исән чакта өлгереп булмады. Чулпанның бик тә эшләтәсе килде. Нурисламның улы Артур да тырышты, молодец!
Чулпанның үзенчәлекле, аһәңле тавышы, Нурисламның элеккеге без төшергән видеолары ярдәмендә матур клип туды. Нурисламның рухы шат булсын», – дип язган социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина.
«Син назлар эзләмә» җырының авторлары – Р.Хисмәтуллин һәм А. Вәлиуллина.
Җырчы Нурисламның улы: «Әти йорты белән саубуллашырга чыгып, ишегалдында җан бирде»