news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльмира Зарипова Фәния Хәированы 90 яшьлеге белән котлады: «Нинди бай, бәхетле сез!»

«Гомерен гаиләсенә, эшкә багышлаган. Чын хезмәт кешесе. Аның гомере Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тора», – диде Фәния апа Хәирова турында Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. Ул 90 яшьлек хезмәт ветеранын тәбрикләргә аның өенә барды.

news_top
Эльмира Зарипова Фәния Хәированы 90 яшьлеге белән котлады: «Нинди бай, бәхетле сез!»
Эльмира Зарипова Фәния Хәированы 90 яшьлеге белән тәбрикләп, аның Түбән Кама үсешенә өлеш кертүен билгеләп узды
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

90 яшьлек юбилей һәм Өлкәннәр көне – менә шулай чәчәкләргә, бүләкләргә, җылы сүзләргә бик юмарт бу көннәре Фәния апаның. Хәер, андый игътибарны ул һәрвакыт күреп торадыр: әнә бит балалары, оныклары, кияү-киленнәреннән ничек уңганын сөйләп бетерә алмый. Без, килгән кунакларга да, язмышына шөкер итеп, һәммәсенә рәхмәтле булуы турында сөйләде.

Эльмира Зарипова, матур котлауларын ирештереп, бүләкләрен тапшырды, Фәния апаның иңенә җылы ак шәл салды. Аннан сөйләшү табын артында дәвам итте. Фәния апа санаулы гына вакыт эчендә тормыш юлының иң истәлекле вакыйгаларын сөйләргә ашыкты. Хәтере дә яхшы, сөйләме дә бик аңлаешлы, сөбһаналла.

Өч кызым бар. Биш оныгым, җиде оныкчыгым бар. Җиде оныкчык – барысы да кызлар. Кияүләрем дә шулкадәр әйбәт, шалтыратып кына торалар. Онык өйләнде, бик уңган килен туры килде. Бөтенесе дә шулкадәр игътибарлы… Туганнарыбыз да күп. Безнең Казанда гына да 70ләп тугандаш гаилә яши, Мәскәүдән күченеп килүчеләр дә бар, – дип шөкерана кыла Фәния апа.

«Нинди бәхетле, бай кеше сез!» – дип соклануын белдерде Эльмира Зарипова.

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Килгән кунакларга табынга Фәния апа үзе пешергән кош теле куелды

Фәйзиләр нәселе белән туганлык җепләре дә нык икән Фәния апаның. «Җәүдәт Фәйзи, «Галиябану»ны язган Мирхәйдәр Фәйзинең туганы мин. Минем карт әби Җәүдәт Фәйзинең әтисе Харис бабай белән бертуган. Ә Мирхәйдәр Фәйзи Җәүдәт Фәйзинең әтисе белән бертуган», – дип горурланып әйтте Фәния апа.

  • Фәния Хәирова 1936 елның 30 сентябрендә ТАССРның Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында икенче бала булып туган. Гаиләдә 4 бала үскән.
  • Фәниягә 5 яшь булганда, мәктәп директоры булып эшләгән әтисе репрессиягә дучар ителә һәм төрмәгә ябыла. Ул 1942 елда төрмәдә вафат була. Соңрак әтисе реабилитацияләнә.
  • Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Фәния апа туган авылында калып, колхозда яши һәм хезмәт куя. 1962 елда Шамил Әмиров дигән кешегә кияүгә чыга. Яшь гаилә Үзбәкстанга күченеп китә. Анда Фәния апа тимер-бетон эшләнмәләр заводында хезмәт куя.
  • 1984 елда гаилә Түбән Кама шәһәренә күченеп килә. Фәния апа монда берничә ел төзелеш өлкәсендә эшли. 2008 елдан гаилә Казанда яши башлый. Фәния апаның гомуми хезмәт стажы 36 ел тәшкил итә.

«Җиләген дә җыя, кайнатмасын да әзерли»

Фәния апа белән Шамил абый өч кыз тәрбияләп үстерә – Рәфинә, Тәнзилә, Әлфинә. Кичә алар барысы да кунакларны каршы алып, сыйлап, әниләре тирәсендә, әле яулыгын рәтләп, әле хәлен сорашып, бөтерелеп кенә йөрделәр. «Безнең әни әле ул, сөбһаналла, сәламәтлеге ягыннан безне дә уздыра. Бишенче катка җәяү менеп йөри, җиләген дә җыя, кайнатмасын да әзерли, ашарга да пешерә, камыр ризыкларына да кулы ятып тора. Әнинеке кебек юка зур коймакны беркем пешерә алмыйдыр. Ә аның кош теле… Ул аны борынгы рецепт буенча әзерли, телне йотарлык», – дип мактап-мактап сыйладылар балалары кунакларны.

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Фәния Хәирова чәй табыны артында тормыш юлын сөйли

«Әни өчәр бакча чәчә иде»

Әтием Иске Үтәмештә мәктәп директоры булып эшләде. Аннары Иске Кәминкә дигән авылга да мәктәп директоры итеп җибәрделәр. Чирмешәндә «завроно» итеп куймакчылар иде, ләкин каршы төшүчеләр булып, әтине 1941 елның 20 нче маенда төрмәгә утырттылар. Ә бер айдан сугыш башланды. Башта Бөгелмәдә төрмәдә утырды әти, әни аңа сохарилар илтеп йөргәнен беләм. Аннары Чиләбедә үлде инде.

Еллар узгач, әтине акладылар. Мин сәяси репрессия корбаны баласы булып саналам. 1984 елда Түбән Камага кайткач, анда авыр хезмәттә – 7 ел штукатур-маляр булып эшләгәннән соң, әтинең ташламасы нигезендә өч бүлмәле фатир да бирделәр, – дип яшьлек хатирәләрен яңартты Фәния апа.

Ә Үзбәкстанда яшәгәндә «Союзпечать»та эшләргә туры килә аңа. Шул чакта төрле мәдәни чараларда бик күп күренекле артистларны күрә алуын сөенеп искә ала ул.

Фәния апаның балачагы сугыш елларына туры килә.

Без «тюремщик» гаиләсе идек. Әни салым түләде. Ул бик тырыш булды: терлекләр асрады, ничек итеп җирләр казыгандыр?! Өчәр бакча чәчә иде. Күп кеше сугыш елларында ачлыктан үлде. Без ачлыкны күрмәдек, – дип уртаклашты.

«Аның гомере Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тора»

Эльмира Зарипова сугыштан соңгы елларда Түбән Камада төзелеш тармагында эшләп, Фәния апаның Түбән Кама үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп узды. «Аның гомере Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тора», – диде.

Министр республикада һәр дүртенче кеше өлкән яшьтә булуын билгеләп узды. «100 еллык юбилеен үткәрүчеләр – 335 кеше. Өлкәннәр ункөнлегендә барлык олы буын вәкилләренә тагын бер кат рәхмәт әйтү мөмкинлеге булдырыла. Бүген республикадагы казанышларның нигезендә олы буын кешеләре эшләп калдырган хезмәт ята», – диде.

Эльмира Зарипова республикада өлкәннәр өчен төрле программалар гамәлгә ашырылуын искәртте. «Озак вакытлы карау системасы бар бездә. Кем үзен үзе карый алмый, кемгә ярдәм кирәк – бу программа шулар өчен. Аның кысаларында социаль хезмәткәрләр 6 меңләп татарстанлыга ярдәм күрсәтә.

«Гаилә» актив озын гомерлелек программасы гамәлдә. Төрле спорт чаралары, ветераннар арасында иҗади «Балкыш» фестивале, компьютер ярышлары буенча «Хикмәт» дигән чемпионат үткәрелә.

Татарстанда яшәүчеләргә озын гомер телим. Ул гомер актив, сәламәт булсын! Һәркемне киләчәктә балалары, оныклары арасында матур тормыш көтсен! – дигән теләкләрен җиткерде.

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Фәния Хәирова: «Бөтен эшне яратам. Барысын да эшләдем. Эшләмәгән эшем юк минем, Аллаһка шөкер»

«Урамга һәр көнне чыгам»

Фәния апа да, министр сөйләгәнчә, нәкъ шундый актив картлыгын кичерә. Биш катлы лифтсыз йортта бишенче катка һәр көн җәяү төшеп-менеп йөри.

Урамга чүп түгәргә чыгам да, һәр көнне йөреп керәм.

Бөтен эшне яратам. Барысын да эшләдем. Эшләмәгән эшем юк минем, Аллаһка шөкер. Бөтен нәрсә Аллаһы Тәгаләдән тора. Озын гомер авыр, җиңел эшкә генә карамый. Туганнан туганнарым укытучылар, табиблар, инженерлар булып эшләде, алар инде үлделәр, ә мин нинди авыр эшләрдә эшләп, әле дә исән. Әнием дә озын гомерле булды – 98 яшьтә үлде. Әбием 97 яшькә кадәр яшәде. Сезгә дә шундый озын гомер телим, – дигән теләктә калды Фәния апа.

Фәния апа яшьләргә киңәшләрен дә бирде.

Әгәр инде холыксызрак ир икән, сабыр, акыллы булып, түзәргә кирәк. Талашмаска тырышырга. Ә ирләре яхшы булса, андый гаиләләрдә гадәттә татулык инде. Аллаһка шөкер, балаларым, оныкларым бөтенесе бик акыллылар. Исән-сау булсыннар!

Фәния Җиһангир кызының тормыш юлы – катлаулы тарихи чорларны кичергән, намуслы хезмәт белән гомер иткән һәм гаилә кыйммәтләренә тугрылык саклап яшәгән өлкән буын вәкиленең үрнәк тормыш юлы, дип билгеләп узды Фәния апаны тәбрикләргә килүчеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар