news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманованың танышы Лилия ханым: «Аны бөтен кеше яратты»

news_top
Эльмира Сөләйманованың танышы Лилия ханым: «Аны бөтен кеше яратты»

Эльмира Сөләйманованың танышы, Ерыклы авылыннан Лилия Гильманшина җырчы белән танышуы турында сөйләде:

– Без унөченче елда аның белән таныштык. Ул безнең авылга кайтып, авыл бәйрәмен үткәрде. Аны бөтен кеше яратты. Яратмый торган түгел. Аннары без аралаштык, алар безгә кунакка килеп, шулай. Ул: «Лилия апа, без дүрт бүлмәле фатир алдык, кунакка килерсез», – диде. 

Концертларга һәрвакыт чакыра торган иде. Азаккы елларда инде без дингә кереп китеп, концертларга бик йөрми башладык. Хәбәрләшә идек. Әниләр көнендә мин аңа берни дә җибәрә алмадым, Дубайда калдык. Без кичә ишеттек, бик авыр кайгы булды, кичә килә алмадык, бүген килдек. Тыныч йокласын, бик яхшы кеше иде. 

Җырчы Эльмира Сөләйманова белән хушлашу - туры трансляция

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар