Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманованың энесенең хатыны:«Миңа үлгән кешенең киемен киясең, дип яла ягалар»

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманованың энесенең хатыны:«Миңа үлгән кешенең киемен киясең, дип яла ягалар»
"Шәһри Чаллы"

Эльмира Сөләйманованың күлмәкләрен музейга сорыйлар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасына киленнәре – энесенең хатыны хәбәр иткән.

«Кичә Альбертның сүзләрен укып шаккаттым. Ул гына да түгел, нәрсә генә дип шалтыратмыйлар һәм смслар язмыйлар безгә», – ди ул.

«Миңа, үлгән кешенең киемен киеп йөрисең, дип яла ягалар. Мин бөтенләй 42нче үлчәм киям, Эльмираның киемнәре 48-50нче үлчәмле. Аннары бөтен алтыннары да кызы Дианага калды. Ул аларны такмый, шулай да, алар анда. Бәлки, үскәч кияр. Ә күлмәкләре, париклары – әнидә. Алар тартмаларга җыеп куелган. Дима аларны үзе бирде. Күңеленә авыр булмасын өчен булса кирәк, барысын җыеп тапшырды.

Ул күлмәкләрне сорап кайдан гына шалтыратмыйлар. Эльмирага 40 көн дә булмаган иде. Әнигә болай да авыр. Бәлки, Альбертка каты бәрелгәндер. Ул бу сүзләрне күңеленә якын алган булса кирәк. Шулай да киемнәрне кая кую мәсьәләсен хәл итү мөһим. Аксубай районы Ибрай авылында клубта музей кебек почмак ачмакчылар. Аларны шунда да сорыйлар. Әни нәрсә дияр? Әлегә аның кайгысы түгел», – дип хәлгә ачыклык кертте Дилүсә Кашапова.

5 февраль – Эльмира Сөләйманованың туган көне. Бу көнне аның үлгәненә 51 көн була.

Эльмира Сөләйманованың администраторы Альберт урамда Эльмираның энесенең хатынын күрүен һәм аның мәрхүмәнең тунын кигәнлеген дә сөйләгән, дип хәбәр иткән идек.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100