Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманованың әнисе кызының үлемендә администраторын гаепли? – «Шәһри Чаллы»

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманованың әнисе кызының үлемендә администраторын гаепли? – «Шәһри Чаллы»
https://vk.com/tat_shokk?z=photo-14730911_457240783%2Falbum-14730911_00%2Frev

«ВКонтакте» социаль челтәрендә «Подсушано татарлар» битендә «Шәһри Чаллы»га сылтама белән мәрхүм җырчы Эльмира Сөләйманованың администраторы Альберт Бачтанов белән әңгәмәдән өзек урнаштырганнар.

Җырчының төркемендә озак еллар дәвамында биюче, соңгы елларда администраторы булып эшләгән Альберт редакциягә: «Сүзне нидән башларга да белмим», – дип шалтыраткан. Имеш, ул истәлеккә дип, Эльмираның кайбер эстрада әйберләрен сорап, җырчының әнисе белән элемтәгә кергән. Тик аңа җавап итеп, әнисеннән әллә нинди сүзләр язылган смс-хәбәр генә килгән. Янәсе, Эльмираны гүр иясе итү генә җитмәгән, Альберт аның әйберләрен дә үзләштермәкче була икән. Кыскасы, әни кеше кызының үлемендә администраторны гаепләгән... икән.

Шушы хәлләрдән соң борчылып йөргәндә, Альберт урамда Эльмираның энесенең хатынын күрүен һәм аның мәрхүмәнең тунын кигәнлеген дә сөйләгән. «Аптырап киттем. Шунда Эльмираның ире Дима белән элемтәгә чыктым. Ул 40 көне тулганчы ук «тёща»сының, өйләренә килеп, Эльмираның бөтен киемнәрен, бизәнү әйберләрен, алтыннарын җыеп алып киткәнлеген әйтте. Күңелем әрни, нигә ул алай кылана икән?» – дип, борчылган сөйләгән Альберт редакциядәгеләргә.

«Шәһри Чаллы» Эльмираның ире Дмитрий белән элемтәгә чыккан. «Эльмираның барлык әйберләрен әнисенә биреп җибәрдем. Ул аларны нишләткәнен мин белмим. Эльмирадан минем ике балам бар. Бүтән берни дә кирәкми», – диде ул. Хатынының әнисе белән яхшы мөнәсәбәттә икәнне дә әйтте. «Альбертка Эльмираның күлмәге нигә кирәген аңламыйм. Истәлеккә, гадәттә, фотосурәт саклыйлар», – дигән ул. 

Бу хәлләр турында укып, «Подсушано татарлар» төркемендә утыручыларның тәмам ачуы чыккан. Мәрхүмә җырчыга тынычлап йокларга ирек бирмиләр, дип сүккәннәр. Фикерләр дә капма-каршыга бүленгән.

«Әнисе үзе кияр өчен алмагандыр алтыннарын, җыеп кына куюыдыр. Дима өйләнми тормас, кем туры килә бит әле. Балалар үскәч, әбиләре кайтарып бирер әниләренең әйберләрен. Администраторына гайбәт чәчеп йөрергә түгел, аңа соң нинди эстрада әйберләре кирәкте икән? Ул инде – бөтенләй чит кеше. Администратор бит ул эштә, ә монда – шәхси тормыш, авыз күтәреп, ир башы белән, интервью биреп, кеше тормышына тыгылып йөрергә хакы юк!» – дигән фикерне алга сөргәннән беришләре.

«Үлгән кеше әйберсенә кызыкмасалар инде?! Киленнәренең өстенә кияргә киеме булмаганмыни? Эльмираның тунын киеп куймаса? Бу инде – оятсызлыкның иң югары ноктасы! Гайбәт түгел – гыйбрәт! Бик дөрес язган администратор Альберт!» – дигәннәр икенчеләре.

«Бу – аларның гаилә эше. Монда беркем дә катышырга тиеш түгел. Үзебезне генә күрик тә, тик торыйк. Үзләре хәл итерләр», – дип, Эльмира рухына дога кылып, якыннарына сабырлык теләп, иң мөһиме, мәрхүмә җырчының тыныч йоклавын теләүчеләр дә булган.

Фото: https://vk.com/tat_shokk

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Ник кунелен эрни сезгэ элэкмэгэнгэме?ул бит аеын энисе.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100