news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманова турында: «Моңлы кешеләрне Аллаһы Тәгалә үз янына тизрәк ала»

news_top
Эльмира Сөләйманова турында: «Моңлы кешеләрне Аллаһы Тәгалә үз янына тизрәк ала»
видеодан скриншот

Эльмира Сөләйманованы озату мәрасимендә җырчы Резидә Кадыйрованың апасы Земфира Галиуллина да бар иде. Ул сеңлесе исеменнән Эльмираның әнисенә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерү өчен килгән.

Бу хәбәрне ишеткәннән соң, Резидә белән мине көпә-көндез яшен суккандай булды. Матур, мөлаем, яшәргә дә яшәргә кирәк вакытында Эльмираның шулай китеп баруы йөрәккә бик авыр тәэсир итте. Резидә белән бүген иртән дә сөйләштек. «Апам, барып, Эльмирага догалар укып, әнисен кысып кочаклап, аңа кайгы уртаклашу сүзләре әйт әле», – диде. Эльмира белән якын аралашып яшәделәр.

Кичерергә бик авыр, әлбәттә, бу хәсрәтне.  Үзебезнең тормышта да булды әле шундый кайгы соңгы арада. Түбән Камада яшәүче апабызның 33 яшьлек малае гүр иясе булды. 

Эльмира бик моңлы иде. Уйлый-уйлыйм да, моңлы кешегә бу дөньяга, бу заманга яраклашып яшәве авыр булганга, Аллаһы Тәгалә аларны тизрәк ала бугай, дим. Бу искитмәле заманда яшәргә хәлләре калмыйдыр аларның, бәлки.

Эльмираны моңы өчен бик ярата идем. Безнең сыман гади булганы өчен. Гади тормышта яшәп, тырышып-тырмашып күтәрелде. Бер кеше дә аңа булышмады, үзенең көче белән шоу-бизнеска чыккан талант ул.

Фирдәвес җәннәтләрендә булырга язсын үзенә. Әнисенә тагын бер кат сабырлык. Инде алдагы тормышларында хәвеф-хәтәрләр күрергә язмасын. Әнисенә Эльмира төсе итеп калган ике оныгын тәрбияләргә Аллаһы Тәгалә ихтыяр көче һәм сабырлык бирсен», – дип сөйләде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар