Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманова истәлегенә концерт куялар

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманова истәлегенә концерт куялар
социаль челтәрләр

Татарстанның атказанган җырчысы Эльмира Сөләйманова истәлегенә аның әнисенең туган авылы Аксубай районы Иске Ибрай авылында бер төркем җырчылар концерт куячак. Бу хакта «Интертат»ка җырчы Нияз Җәләлов хәбәр итте.

«Узган ел без Иске Ибрай авылы мәдәният йортында туган якны өйрәнү музее эчендә Эльмирабыз истәлегенә музей ачкан идек. Анда аның концерт күлмәкләре, дисклары, концерт афишалары, фотолары, мактау хатлары һәм бүләкләре урнаштырылды. Быел без мәдәният йортыннан Эльмираның музее өчен аерым бер бүлмә алдык. Концертны хәйрия концерты дип игълан иттек. Аннан җыелган акчалар әлеге яңа музей-кабинетны төзекләндерүгә сарыф ителәчәк.

Әлеге идеяне Эльмираның әнисе Фидания апа, Иске Ибрай авылы мәдәният йорты директоры Нәфисә Шәрифуллина да күтәреп чыкты. Концертта катнашырга тәкъдим итеп шалтыраткан барлык җырчылар да берсүзсез ризалык бирделәр.

Истәлек концертында Ландыш Нигьмәтҗанова, Рамил Галимҗанов, Фирүзә Хафизова, Ранис Габбазов, Айнур Гәрәевлар һәм мин катнашам.

Концертта Эльмирабызның туганнарын да күрергә шат булыр идек. Әмма авылда аның ерак туганнары гына бар инде. Фидания апа үзе дә төгәл кайта алачагын белми әле. «Нияз, концертны карый алырмынмы икән… Түзеп утыра алмыйм бит, елыйм», – диде. Фидания апага һаман да бик авыр әле, бала югалту кайгысы бик ачы шул», – диде Нияз Җәләлов.

Концерт 3 октябрь көнне авыл мәдәният йортында 19.00 сәгатьтә башлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100