Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Кәлимуллина яңа концерт программасы турында: “Мин ирекле кеше! Мин үзем теләгәнчә эшләячәкмен!”

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина үзенең икенче концерт программасын әзерли һәм Татарстанның зур шәһәрләре буенча концерт туры уздыра.

news_top_970_100
Эльмира Кәлимуллина яңа концерт программасы турында: “Мин ирекле кеше! Мин үзем теләгәнчә эшләячәкмен!”

“Мин компромиссларга бармыйча үзем теләгәнне эшләячәкмен. Мин шулай хәл иттем”, дип игълан итте үзенең яңа концерт программасына багышланган матбугат конференциясендә Эльмира Кәлимуллина. “Моның сәбәпләре бар. Алар иҗатка да, шәхси тормышыма да кагыла”, дип аңлатып үтте ул.

“Голос” стартының Казанча дәвамы

Түбән Кама кызы, Казан дәүләт консерваториясе дипломлы Эльмира Кәлимуллина Россия телеканалының “Голос” проекты аша танылды. Яхшы вокаллы, чибәр татар кызын күрү өчен күзләребезне Мәскәү телевидениесе ачып биргән иде. Аңа инде шактый вакыт үтте. Без инде Эльмираны “Голос” финалисты дип түгел, ә “Татарстанның атказанган артисты”, “җырчы” дип кенә атый башладык. Аның фамилиясе төрле дәрәҗәдәге проектларда, рәсми концертлар программасында яңгыравы да гадәти хәл. Кыскасы, “Голос” биргән стартны Эльмира Кәлимуллина да, аның әлеге проекттагы коллегасы Динә Гарипова да уңышлы файдаланды. Дөрес, Динәгә җиңелрәк булгандыр бәлки, аның белән контракт төзелде, “Евровидение”гә дә барып кайтты.

Ә Эльмира Кәлимуллина төрле дәрәҗәдәге проектларга алына-алына үз карьерасын үзе корды. Һәрхәлдә, җырчының үзе белән серләшеп яшәмәгән кешегә шулай күренә.

Без аны ТР Дәүләт симфоник оркестры әзерләгән “Ак бүре” операсында да күрдек, ул Эльмир Низамов белән төрле проектларда катнаша, бергәләп Парижда да, Мәскәүдә дә концертлар куеп кайттылар. Эльмира Парижда һәм Азәрбәйҗанда хәтта “Әлиф”тә дә җырлады. Әлеге бюджетсыз проектта бөтен җырчының да җырларга риза булмаганлыгы билгеле, гаеп итеп тә булмый.

Матбугат конференциясендә ачылган бөек сер

Яңа концерт программасына килгәндә, Эльмира Кәлимуллина үзен талантлы ирләр белән урап алган. Концерт программасын әзерләүчеләр арасында режиссер, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Максим Скалозуб, музыкант Андрей Руденко һәм композитор Эльмир Низамов бар.

“Без сәхнәдә бер генә йолдыз – Эльмира гына булырга тиеш дигән фикергә килдек. Аның ире Евгений да шушы фикердә. Сәхнәдә ирләр генә булып, алар арасында Эльмира балкып торачак”, - диде концерт программасының режиссеры Максим Скалозубов.

Шушы сүзләре белән ул Эльмираның серен дә ачып ташлады. Эльмира Кәлимуллинаның кияүгә чыгуы әле болай ачыктан-ачык игълан ителмәгән иде. Теманы җырчы озынга сузмады: “Шәхси тормышым турында сөйләргә теләмим. Ирем бар”, - дип кенә куйды. Ул бары тик ире белән иҗат мәсьәләсендә дә киңәш-табыш итүен, аның фикерләренә колак салуын әйтте.

Татарның Эльмиры һәм Эльмирасы бар

“Татар халкының күңеле ул – җыр. Шуңа да, күп төрле жанрларда эшләсәм дә, җыр иҗат итүдән туктамыйм. Әмма минем җырларым өчен үз башкаручым кирәк. Мин аларны теләсә кемгә тәкъдим итә алмыйм. Аны бөтен кеше дә башкара алмаячак. Ул җырчы мине аңларга, ул җырларга үз күңелен дә салырга тиеш. Эльмира – минем төп башкаручым. Без аның белән “Голос”ка кадәр үк иҗат итә идек. Ул миңа ышана. Безгә бергә эшләү бик уңайлы. Без бер дулкында”, - диде Эльмир Низамов.

Эльмира Кәлимуллинаның концерт программасында Эльмир Низамовның музыкасы күп булачак дип вәгъдә иттеләр.

Тинчурин театры колагына бер сүз

Сүз уңаеннан, Эльмир белән Эльмира киләчәктә моноопера әзерләргә хыялланалар. Ул “Сөембикә” булырга да мөмкин, “Сөембикә” булмаска да... Әмма ике яшь иҗатчының иҗат таҗы булган зур күләмле әсәр язылачак һәм башкарылачак.

“Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла”, дигәндәй, бу сүзләрне алдына музыкаль-драматик репертуар булдыру бурычы куелган Тинчурин театры җитәкчелеге дә ишетер, бәлки.

“Мин зур күләмле әсәр язарга сусадым”, - диде соңыннан Эльмир Низамов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Эльмир белән Эльмираның тамашачысын бу театрга китерә алсак, начар булмас иде...

Эльмира Кәлимуллина охшаш клиплардан пиар ясамый

Матбугат конференциясендә Эльмира Кәлимуллинаның шоу-бизнесның гади артисты булмавын раслаган бер факт билгеле булды.

Аврил Лавинның Head Above Water җырына ясалган яңа клибы Эльмира Кәлимуллинаның 2015 елда чыккан клибына аваздаш икән ләбаса. Эльмира Кәлимуллинаның “Будда” җырының премьерасы 2014 елның августында булган. Клип 2015 елның маенда чыккан. Текст һәм музыка авторы – Артем Михаенкин.

Концерт программасы әзерләп йөргән, 1000 урынлы “Пирамида” залын тутырасы булган артист өчен бу хәл менә дигән пиар чыганагы бит инде. Бер “шоубиз” вәкиле булсамы? И күкрәк төяр иде... Авторлык хокукларына бәйле мондыйрак хәлләрне көз көне рәхәтләнеп тамаша кылдык. Эльмира моңа сөенгән генә... һәм бары тик шул гына... “Бу минем өчен көтелмәгән хәл булды. Моны охшашлык дип кенә дә әйтеп булмый. Безнең клиптан аерым кадрлар алынган, сюжет линиясе дә кабатланган. Мин моңа сөендем”, - диде ул әлеге теманы шәрехләп.

Кыскасы, Эльмира Кәлимуллина, авторлык хокукларын яклап, судлашып йөрмәячәк. “Минем башка әһәмиятлерәк эшләрем бар. Мин иҗат белән шөгыльләнәм”, - диде ул.

Әлбәттә, җырчының өстендә аны контракт белән бәйләп куйган “монстрлар” утырса, бәлки, ул да “авторлык хокуклары бозыла” дип йодрык төйгән булыр иде. Димәк, Эльмира бу яктан ирекле.

“Мин ирекле булырга тырышам. Минем үз карашым, үз уйларым бар..., - диде Эльмира уйланып. Паузадан соң ныклы итеп өстәде: “Әйе. Мин ирекле кеше!” Афәрин!

  • Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинаның концерт туры дүрт шәһәрдә үтәчәк. Концертлар 15 мартта Казанда башлана һәм 21 мартта туган шәһәре Түбән Камада тәмамлана. 17 мартта җырчы Чаллыда һәм 20 мартта Әлмәттә чыгыш ясаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100