news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльмира Гыйльфанованы бәби табу йортына алып киткәннәр

news_top
Эльмира Гыйльфанованы бәби табу йортына алып киткәннәр
социаль челтәрләр

Эльмира Гыйльфанова белән Рафил Җәләлиевнең әти-әни булырга җыенулары турында язган идек. Бүген Рафил Җәләлиевнең социаль челтәрләрендә хәләл җефетенең инде бәби табу йортында булуы турындагы хәбәргә юлыктык. Актаныш районы видеографы Айдар Низамов моңа кадәр бөтен концерт-мәҗлесләрне бергәләп алып барган пар белән фотога төшмәкче булган. «Хатыннар белән бергәләп фотога төшик әле, кайда хатының?» - дигән идем. «Роддомга алып киттеләр», - диде Рафил. Шул килеш тә Сабан туен бер дигән итеп алып барды», – дип мактаган аны видеограф дусты. Айдар Эльмираның исән-сау бәби алып кайтуын теләгән.

Без дә Эльмира Гыйльфанова белән Рафил Җәләлиевтән матур һәм сөенечле хәбәрләр көтеп калабыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар