news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«ЕлМай» халыкка елмаеп эшли: Сөт товарларына ярминкәдә чиратка төнлә үк килеп басалар

Республикакүләм Казан ярминкәләрендә еш кына Биектау районының «ЕлМай» сөт комбинатының продукциясенә сузылып киткән чиратларны күрәбез. Ә узган атнадагы ярминкәдә «ЕлМай» палаткасы янында комбинат директоры Илнур Шәйхетдиновны күреп алгач, янына барып сөйләшеп алырга булдым.

news_top
«ЕлМай» халыкка елмаеп эшли: Сөт товарларына ярминкәдә чиратка төнлә үк килеп басалар
Фото: Юлай Низаев

Узган шимбәдә Казанның Юлиус Фучик урамындагы көзге авыл хуҗалыгы мәйданына юл тоттык. Һәм әллә кайдан ук игътибарны бер сәүдә ноктасына «су буедай» чират җәлеп итте. Әллә инде берәр нәрсә тараталармы, дип барсак – Биектауның «ЕлМай» сөт комбинаты товарларын саталар икән.

Әйтергә кирәк, бүген Татарстанның сөтчелек тармагы җитештерү буенча беренчелектә баруын дәвам итә. Комбинат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының җирле продукцияне үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән инициативасын да хуплап, бу стратегик һәм халык мәнфәгатьләрен кайгырткан мәсьәләне күтәреп алган.

Сатып алучылар гозерләрен ишетеп: авылча каймак белән корт та җитештерүгә тотынганнар

«ЕлМай» продукциясе сатыла торган ноктада сөт комбинаты директоры Илнур Шәйхетдинов сатып алучылар белән үзе сөйләшеп тора иде. Күрешү форсатыннан файдаланып, мин дә сорауларымны бирдем.

Безнең «ЕлМай» сөт комбинаты 2018 елда ачылды. Иң башта атланмай һәм майсызландырылган коры сөт җитештерүдән башлаган идек. Хәзерге көндә күптөрле ассортимент тәкъдим итәбез: каты, ярым каты һәм йомшак сырлар да, төрле-төрле майлар да ясыйбыз. Авылда әниләр ясаган кебек корт, каймакны халык бик яратты. Шуннан эретелгән сырларыбыз да барлыкка килде. Хәзер ассортимент гаять бай. Татарстан халкын экологик яктан да натураль товарлар белән тәэмин итеп торабыз. Казанда яшәүче һәр гаиләнең табынына барып җитү максаты белән эшлибез. Продуктларыбыз өчен оялырлык түгел.

Ярминкәләрдә дә сезнең комбинатның сату ноктасын еш күрәбез.

– Һәр атна, шимбә саен ярминкәләргә чыгабыз. Безнең сөт товарларын 9 мәйданчыкта табарга була. Якшәмбе тагын бер мәйданчыкка барабыз. Аннан соң, без җитештергән товарларны кибет киштәләрендә дә табып була. Һәр көнне Казанга 3 машина чыгып китә, күпләп алганда илтеп бирү дә каралган. «ЕлМай» сайтына кереп, 1-2 бассагыз, һәркемнең өенә, фатирына китереп бирү мөмкинлеге бар. Кулланучылар белән элемтә дә булдырылган. Халыкның фикерләрен ярминкәләрдә дә ишетәбез, исәпкә алабыз, – дип сөйләде ул.

«ЕлМай» комбинатының ярминкәдәге сәүдә нокталарында дегустация мөмкинлеге дә тудырылган. Сөт комбинаты директоры сүзләренчә, «ЕлМай» товарларына хаклар чагыштырмача арзан.

Ярминкәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе Алмаз Гамировны да очраттым.

– «ЕлМай»га килгәндә, без әлеге сөт комбинаты белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәбез. Алар – безнең тугры хезмәттәшләребез. Быел зур федераль проектта да катнашалар: агросәнәгать комплексына хезмәт кадрлары әзерләүгә багышланган проектта. Һәр инициативага җавап кайтара торган предприятие белән эшләү уңайлы.

Ә ярминкәләргә килгәндә, шушы Юлиус Фучик урамында ярминкәне үткәрүдә дә «ЕлМай» зур өлеш кертә. 2-3 ел элек алар монда чыга башладылар. Ул вакытта әле халык болай күп итеп йөрми иде. Аннары менә дегустацияләр дә уздыргач, товарның сыйфатлы икәнен дә аңлап алгач – халык өйрәнеп китте. Халыкның «ЕлМай»ны ничек яратуын һәм көтеп алуын нәрсәдән бәяләп була? Менә монда хәтта төнге 2:00 сәгатьтән чират тезелә башлый, ул вакытта «ЕлМай» сатучылары килеп тә җитмәгән була әле. Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып киткәнче үк, әлеге сөт комбинаты продукцияләрен сорап шалтыратучылар да байтак, димәк, халык көтеп ала. Сыйфатлы булмаса – ихтыяҗ булмас иде, – диде ул.

Илнур абый да, үз чиратында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына рәхмәтләрен җиткерде. «Ярдәмне тоеп, бер-беребезне аңлап эшлибез. Заманында кооперативлар өчен программалар булдырылгач, без әйбәт кенә субсидияләр алуга ирештек. Сатып алынган җиһазлар һәм техникалар өчен субсидия нигезендә акчалар кайтарылды үзебезгә», – дип сүзебезгә кушылды ул.

«Хаклар ошый, товар сыйфатлы»

Чиратта торучылар белән дә сөйләшеп алдым. Нишләп соң алар Биектауның сөт комбинаты җитештергән продуктларга чират тора икән?

Наил Камалов:

Минем эштән кайтып баруым, Биектауның «ЕлМай» комбинаты җитештергән сөт, майны алырга махсус килеп бастым. Ярминкәләр оештырылганда еш киләм, товарлары сыйфатлы. Бәяләр дә кулай. Менә 2 рәт чират тезелеп киткән: берсе – сөткә, икенчесе – майга. Ә миңа икесе дә кирәк. Үзебездә җитештерелгән продукция ошый. Тәмле дә, кайда җитештерелгәнен дә белеп торасың.

Зөләйха Гыймадиева:

Хаклары ошый, товары сыйфатлы. Мин һәрвакыт ярминкәләрдә «ЕлМай»ның майларын, сөтләрен алырга яратам. Без бик шат: шәһәр халкына авылча ризыклар алып киләләр. Ә чиратка килгәндә, сатучылар килеп кенә торсын, кичтән килеп чират алып, монда кунарга да ризабыз, – дип елмайды ул.

Муллыгы белән сөендергән ярминкәләр «ЕлМай» белән тагын да гөрләп үтә. Бирегә килгән һәр шәһәрдәшебез күңеленә ошаган ризык һәм башка төр товарлар сатып алып кинәнә.

«ЕлМай» сөт комбинаты продукциясен түбәндәге ярминкә мәйданчыкларында табарга була:

Авиатөзелеш районы:

  • Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселеше (ярминкә якшәмбе көнне узачак)
  • Ленинград урамы (ориентир – Беломорская ур., 6)

Вахитов районы:

  • Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендәге мәйданчык

Киров һәм Мәскәү районнары:

  • Батыршин ур., 20

Яңа Савин районы:

  • Ямашев пр., 71а

Идел буе районы:

  • Җиңү пр., 46в
  • Юлиус Фучик ур., 64, к1

Совет районы

  • Аграр урамы, 2, Казан агросәнәгать паркы
  • Липатов урамы 7, Дәрвишләр бистәсе

«Салават күпере» микрорайоны

  • Авзалова урамы, 15 («Радужный» сәүдә үзәге янәшәсендәге территориядә)

Ярминкәләрдән тыш, «ЕлМай» продукциясен үзләренең сәүдә нокталарында да сатып алырга мөмкин:

  • Биектау районы, Калинин авылында, Березовая урамы, 1Б, 1 нче офис
  • Аграр урамындагы 2 нче йорт, «Агропарк»
  • Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 1, «Мәскәү базары»

«ЕлМай» сөт комбинаты җитештергән продукцияне турыдан-туры өйгә китертү мөмкинлеге дә каралган. Моның өчен бары тик интернет-кибеттә заказ бирергә кирәк. Өйгә китереп бирү хезмәте көн саен 8.00-20:00 сәгатьләрдә ялларсыз эшли. Түләүсез китерү 2500 сумнан алып сатып алганда башкарыла. Шәхси кабинетта 5 процент күләмендә бонуслар да исәпләнә әле. Бонусларны киләсе заказны рәсмиләштергәндә кулланырга мөмкин. «ЕлМай»ның рәсми сайтында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә отышлы акцияләр, конкурслар һәм призлар уйнатулар да үткәрелеп тора.

Реклама. ИП Шайхетдинова Г. М.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар