«Еллар үтсә дә кыйбласына тугры кала» – «Мәдәни җомга» газетасына 30 яшь
21 октябрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мәдәни җомга» газетасының 30 еллыгы уңаеннан тантаналы әдәби-музыкаль кичә узды. «Интертат» тарихи бәйрәмнән репортаж тәкъдим итә.
Газетаны күркәм юбилее белән котларга журналистлар, язучылар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм басманың тугры укучылары җыелган иде. Бәйрәм тамашасы татар сәхнәсенең танылган артистлары чыгышлары һәм котлаулар белән үрелеп барды. Газетаны юбилее белән Филүс Каһиров, Артур Исламов, Раил Садриев, «Риваять», «Сорнай» ансамбльләре һәм башка танылган мәдәният вәкилләре котлады. Әлеге кичтә басма өч дистә еллык тарихын тугры укучылары белән бергә барлады.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Киләсе юбилейларны да зур залларда уздырырга язсын»
Беренче булып газетаны «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады. Ул редакциягә уңышлар, газетаның киләсе юбилейларын да шундый зур залларда уздырырга насыйп булсын, дип теләде.
Бүген «Мәдәни җомга»ның дуслары бик күп булуын үз күзләребез белән күрдек. Газета яши, аның киләчәге бар. Ләбиб абый – болай да тынгысыз җан, әлеге бәйрәмне оештыру өчен ул бик нык тырышты. Күңелен, җанын биреп әзерләнде. Хезмәткәрләргә аерым рәхмәт җиткерәсе килә, тырышып эшлиләр, газетаның киләсе юбилейларын да шундый зур залларда уздырырга язсын, – диде ул.
Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның котлау хатын укыды. Шулай ук ул редакциягә «Татмедиа» агентлыгының Рәхмәт хатын һәм редакция кулланылышына яңа телефон тапшырды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Монда татар милләтен яратучылар гына җыелган»
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев үз котлавында газетада бастырылган мәкаләләр, күтәрелгән проблемалар һәрвакыт актуаль булуын искәртте:
Мин монда татарның сәнгать, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрен күрдем. Сәхнәдә дә бик матур, дөрес язу тора – «зыялы татар газетасы» дигән. Дөрестән дә, монда бик күп татар зыялылары утыра. Барыгызга да зур рәхмәт, монда бары тик татар милләтен яратучылар гына җыелган. «Мәдәни җомга» – безнең татар халкын, телен, мәдәниятен, мәгърифәтен, гореф-гадәтләрен һәм динен саклауга бик зур өлеш керткән газета, бүген дә әлеге эшне дәвам итә.
Яңалыклар һәрвакыт булып тора. Хәзер газета социаль челтәрләрдә дә актив. Мин дә бик яратып, укып, карап барам. Бер көнне Туфан Миңнуллинның мәкаләсен укыдым, Туфан абыйның әлеге язмасын бүген укысаң, сөйләсәң дә, нәкъ безнең көнгә кагылышлы. Күп язмалар искерми, мәңгелек булып кала, – дип сөйләде депутат.
Камил Ногаев «Мәдәни җомга» газетасы редакциясенә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Чарада озак еллар «Мәдәни җомга» газетасында хезмәт куйган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сөембикә Кашаповага Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды. Бу хактагы карарны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
Бүләкне Сөембикә Кашаповага Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев тапшырды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Милләт сулышын тоясың килсә, әлеге газетаны укып барырга кирәк»
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров газетаның бөтен татар дөньясын колачлавын, халык авазын ирештерүче булуын ассызыклады:
«Мәдәни җомга» газетасы һәрвакыт татар зыялыларының фикерләрен туплап, киң җәмәгатьчелеккә җиткерә торган мәйдан булды. Милләт сулышын тоясың, аңлыйсың килсә, әлеге газетаны укып барырга кирәк. Ул Татарстан халкына гына түгел, бөтендөнья татарларына милләт мәсьәләләрен кыю, тәвәккәл җиткерә. Еллар үтсә дә үз кыйбласына тугры булып кала бирә.
Зур рәхмәтләребезне редакциягә, хезмәткәрләргә, әлеге басманы өч дистә ел әйдәп баручыларга җиткерәбез. Зиннур Мансуров, Вахит Имамов, бүгенге көндә Ләбиб Лерон – өчесе дә олпат затлар, вакыйгалар үзәгендә кайнаган, бөтен күзәнәкләре белән милләтне аңлаган шәхесләр.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Данис Шакиров сәхнәгә 2015-2024 елларда «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире булган Вахит Имамовны чакырды.
Вахит Имамов – көчле шәхес, нык рухлы көрәшче. Вахит абыйны сәхнәгә чакырмый мөмкин түгел. «Мәдәни җомга»ның аерым бер дәвере – Вахит Имамов чоры. Рәхмәт сезгә, Вахит абый! – диде ул һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Мәдәни җомга» газетасы редакциясенә Бөтендөнья татар конгрессыннан бүләккә яңа ноутбук тапшырылды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«40, 50 еллыкны да бергә-бергә билгеләп үтәргә насыйп итсен»
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс Җиһаншин:
Уйландыра, хисләндерә, күңелләргә керә торган чара. Әлеге газетаның беренче санын хәтерлим, әлеге санда татар матбугатында беренче тапкыр дини шамаил кебек «Әлһәмдүлилләһ» дигән мөһерне күргәч, газетаның киләчәге зур булачак, дигән өмет туган иде. Бүген инде аның уңышлы газета булуын барыбыз да күрәбез. «Мәдәни җомга»ның эчтәлегенә, андагы рубрикаларга күз салсак, газетаны дингә мәхәббәт белән алып баруларын күрәбез, баш мөхәррирләр моңа һәрвакыт зур игътибар бирде. «Мәдәни җомга»ның 40, 50 еллыгын да бергә-бергә билгеләп үтәргә насыйп итсен.
Ильяс Җиһаншин «Мәдәни җомга» газетасы редакциясенә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте Рәхмәт хатын тапшырды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Шулай ук газетаның баш мөхәррире Ләбиб Леронга Диния нәзарәтенең «Бердәмлек» медале тапшырылды. Ильяс хәзрәт үз чыгышын Коръән аятьләрен уку һәм дога кылу белән тәмамлады.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Укучылары булмаса, газетаның кирәге юк»
Бәйрәм азагында сәхнәгә «Мәдәни җомга» газетасының бүгенге редакциясе чакырылды. Алар – газетаның баш мөхәррире Ләбиб Лерон, журналистлар Рәшит Минһаҗ, Миләүшә Галиуллина, Лилия Гаделшина, Фидания Леронова, Алсу Зәйдуллина, Эльза Газизова һәм Светлана Щеглова.
Кечкенә дә төш кенә, дигән кебек, шушы аз санлы коллектив белән газетабызны чыгарабыз. Бу – сезнең, укучыларыбызның ярдәме белән. Укучылары булмаса, газетаның кирәге юк. Без милләтебез, халкыбыз өчен тырышабыз. Газета сезнең кулларга барып ирешсен өчен бар көчебезне сарыф итәбез. Мин монда килгән һәрбер кешегә чиксез рәхмәт, без милләткә һәрвакыт тугры калдык, – диде газетаның баш мөхәррире Ләбиб Лерон.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Шундый булып калсагыз иде!»
Ләбиб Лерон үзенә кадәр эшләгән баш мөхәррирләргә һәм журналистларга рәхмәт белдерде.
Газетаның башында торган Ренат абый Хариска, эшне дәвам иткән Зиннур Мансуровка, аннан эстафетаны кабул иткән Вахит Имамовка, алар заманында булган һәрбер коллективка, һәрбер хезмәткәргә чиксез рәхмәтләремне әйтәм. Безнең әлеге бәйрәм дәвам итә, ул инде беренче сан чыккан вакытларга туры китереп, июль аенда башланган иде. Без әле ветераннарыбызны, элек эшләгән хезмәткәрләребезне чакырырга җыенабыз, бәйрәмебез дәвам итәчәк.
Соңгы сүз ТР халык язучысы, «Мәдәни җомга»ның элеккеге мөхәррире Вахит Имамовка бирелде:
Залда чыннан да безнең милләтебезгә, әдәбиятыбызга, татар халкына тугры халык җыелган. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән берүк шундый булып калсагыз иде! – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов