news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Еллар буена укымый калдырган намазны ничек төзәтергә?

Хәзрәт дәфтәр ачарга һәм укыган намазларны язып барырга киңәш итә.

news_top
Еллар буена укымый калдырган намазны ничек төзәтергә?

Кеше еллар буена намаз укымыйча йөрсә дә, аны барыбер укырга кирәк. Бу турыда Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин аңлата.

Укылмый калган намазлар күп булмаганда, аз гына буш вакыт килеп чыгуга аларны яңартырга кирәк. «Төрле хәл булырга мөмкин. Һәр намазның үз вакыты бар. Аллаһы Тәгалә һәр намазга озын вакыт биргән, шушы вакыт эчендә аны укыр өчен ике минут табарга була», — ди хәзрәт.

Кешенең еллар буе укылмый калган намазлары булса, аңа махсус дәфтәр ачарга киңәш ителә.

«Дәфтәр ачыгыз. Шунда язып барыгыз. Фарыз намазларны гына укырга кирәк. Көн саен бишәрләп булса да укып барып, бер ай эчендә дә шактый күп укырга була. Аллаһы Тәгалә сезгә мөмкинлек һәм көч бирсен», — ди хәзрәт.

  • Көннең кайсы вакытында намаз укырга ярамый?
  • Тиләвәт һәм шөкер сәҗдәсен кайсы очракта кылалар?
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар