Тиләвәт һәм шөкер сәҗдәсен кайсы очракта кылалар? | intertat.tatar

Тиләвәт һәм шөкер сәҗдәсен кайсы очракта кылалар?

Намаз кылу фарыз булган һәркемгә тиләвәт сәҗдәсен кылу да фарыз.

Коръәннең кайбер аятьләре укылганнан соң «тиләвәт сәҗдәсе» дип аталган сәҗдәне кылырга кирәк. Мондый аятьләр Коръәндә 14 урында очрый. Бу таләп аятьләрне ишеткән кешегә дә, аларны укыган кешегә дә кагыла. Тиләвәт сәҗдәсе – Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуның бер төре. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте сайтында аңлатыла.

Намаз кылу фарыз булган һәркемгә тиләвәт сәҗдәсен кылу да фарыз. Хатыннар хәез вакытында һәм бала тапканнан соң чистарыну чорында тиләвәт сәҗдәсен кылмыйлар.

Намазда тиләвәт сәҗдәсен башкару кагыйдәләре

1. Намаз укыганда сәҗдә аятеннән соң Коръән укуны дәвам итү теләге булса (өч аятьтән күбрәк), бу аять артыннан ук бер тапкыр тиләвәт сәҗдәсе кылына. Шуннан соң намаз кылучылар кыямга кире кайталар һәм Коръән укуны дәвам итәләр.

2. Мондый аять соңгы аять булса яки аннан соң өч яки аннан кимрәк аять укылса, бу очракта тиләвәт сәҗдәсе кылмыйлар, намазны гадәттәгечә дәвам итәләр.

3. Намазда укылган сәҗдә аятен бу вакытта намаз укымаган берәрсе ишетсә, ул да тиләвәт сәҗдәсе кылырга тиеш була. Кемдер намаз кылганда берәүнең намаздан тыш сәҗдә аятен укыганын ишетсә, тиләвәт сәҗдәсен намаздан соң кыла.

4. Намазда сәҗдә аятьләрен укыган кеше тиләвәт сәҗдәсен намазда вакытта ук кыла, ә намаз беткәннән соң кылмый.

5. Имам намазда сәҗдә аятьләрен укыса, ул үзе дә, аның артында намаз укучылар да тиләвәт сәҗдәсен кылалар.

Намаз укымаган вакытта тиләвәт сәҗдәсен кылу кагыйдәләре

1. Тиләвәт сәҗдәсе тәһарәтле килеш башкарыла.

2. Гаүрәтең ябылган хәлдә кыйблага карап басырга һәм тиләвәт сәҗдәсе кылыга дип ният итәргә.

3. Кулларны күтәрмичә «Аллаһу әкбәр» дип әйтергә һәм сәҗдә кылырга. Сәҗдәдә чакта 3 тапкыр «Сөбхәнә Раббиәл-Әгълә» диергә.

4. «Аллаһу әкбәр» сүзләрен әйтеп торып басырга. Шул сүзләрне әйтү мөстәхәб (саваплы) була:

«Гуфрәнәкә Раббәнә вә иләйкәл-мәсыйр»

«Синең гафу итүеңне үтенәбез, Раббыбыз, һәм Синең хозурыңа булачак кайтуыбыз».

6. Тиләвәт сәҗдәсе 1 кат кына һәм сәламсез башкарыла.

 Коръәндәге сәҗдә аятьләре

1. «Әгъраф / Пәрдә», 7:206

2. «Рәгыд / Күк Күкрәү», 13:15

3. «Нәхел / Умарта Кортлары», 16:48

4. «Бәни Исраил / Ягъкуб балалары», 17:107

5. «Мәрьям», 19:58

6. «Хаҗ», 22:18

7. «Фуркан / Аеручы», 25:60

8. «Нәмел / Кырмыска», 27:25

9. «Сәҗдә», 32:15

10. «Сад», 38:24

11. «Фүссиләт / Аңлатылды», 41:37

12. «Нәҗем / Йолдыз», 53:63

13. «Иншикак / Ярылмак», 84:21

14. «Галәк», 96:19

Шөкер сәҗдәсе

Төрле бәла-казалардан котылганнан соң, яки кеше тормышында берәр төрле шатлыклы вакыйга булса, ул кеше шөкер сәҗдәсен кылырга мөмкин. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтеңне белдергән мондый сәҗдә нәкъ тә тиләвәт сәҗдәсе кебек башкарыла. Әбү Бәкернең радыйаллаһу ганһү хәбәр итүенчә, Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм яхшы хәбәрләр алган чагында шөкер сәҗдәсе кыла торган булган. Шөкер сәҗдәсе − мөстәхәб, әмма аны намаздан соң ук башкару мәкруһ була, чөнки белеме җитәрсез булган кешеләр бу сәҗдәне намазның бер өлеше дип уйларга мөмкиннәр. Әлеге сәҗдәне мәкруһ вакытлардан тыш теләсә кайсы вакытта кылырга була.