Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Елга буенда ут төрткәннәр, кайтсалар - өйләрендә дә янгын үрләгән»

Бурдан кала, уттан калмый. Чын дөресе шул бит. Мамадыш районы Норма авылында 18 апрельдә чыккан янгын ярты сәгать эчендә Фәния һәм Илһам Хаҗиевларның мал-мөлкәтләрен көлгә әйләндереп, тормышларын 180 градуска үзгәртә дә куя. Бу очракта әле дә ярый үзләре исән-сау дип сөенергә кала.

news_top_970_100
«Елга буенда ут төрткәннәр, кайтсалар - өйләрендә дә янгын үрләгән»
ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Гаилә хәзер вакытлыча Чаллыда, Илһамның әти-әнисе фатирында яши. Фәния бу арада эш эзләү мәшәкатьләре белән бик тыгыз булганлыктан, аның белән сөйләшергә җай чыкмады. Сеңлесе Гүзәл янгынның ничек килеп чыкканлыгын сөйләде.

«Апамның бөтен тормышы күз алдыннан үткән»

— Әби белән бабайларның йортлары иде бу. Илһам абый белән Фәния апа аны тышлап, яңарттылар.

Янгын чыкканда, апамның биш яшьлек кызы белән үзләреннән ерак түгел басудан кайтып килешләре булган. Янгын чыкканын күреп, документларны булса да коткарып булмасмы дип, йөгергәннәр. Тик янгын шулкадәр көчле булган, инде өйгә кереп булмаган һәм күршеләренә йөгереп кергәннәр. Күршеләре янгын сүндерүчеләрне чакырган. Тик Мамадыштан килеп җиткәнче барыбер өлгермәсләр иде, 20-30 чакрым ара бит ул.

Шул чакта апамның бөтен тормышы күз алдыннан үткән, җыйган күпме әйберләре 30 минут эчендә янып беткән. «Нишләргә? Кая барырга? Алга таба кайда һәм ничек тормыш итәргә?» - дип хафалана башлаган апа.

Янгын хәбәрен ишеткәч, безнең барлык туганнар тиз арада авылга кайтып китте. Кайтсалар, шул урамда бер кат киемнән калган абый, апа һәм кызлары гына басып тора. Апа белән баласын шунда ук Чаллыга алып киттеләр, абый янгыннан соң җыештырырга һәм документлар артыннан йөрергә дип калды.

Хәзер Фәния апам кызы белән Чаллыда, аларның киеп чыгарга киеме дә юк иде, әле ярый кешеләр битараф булмады, булыштылар. Хәзер апа эш эзли, медосмотр үтеп йөри. Мин үзем декретта булгач, аның кызын карарга булышам, — дип сөйләде Фәниянең сеңлесе Гүзәл.

Аның сүзләренчә, янгын чыкканда Илһам йорт тирәсендә булса да, документларны алып чыгарга өлгермәгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында янгын сәбәбе турында хәбәр дә бар. Янгынга каршы көрәшүчеләр 16 сәгать 15 минутта 40 квадрат метр мәйданда бер катлы агач йортта чыккан янгынны сүндереп бетерүләре турында әйтелә. Бу өйгә янгын турында хәбәр җиткерү җайланмасы куелган булган. Йорт хуҗасы шул сигналны ишетеп, өйдән чыгарга өлгергән, дип язылган. Янгынның сәбәбе электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозудан дип фаразлана.

«Баласы белән хатыны утта янмадымы икән, дип курыктым»

Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы Хәсәнҗан Мөбәрәкшин да безгә янгын турында сигнализация җайланмасы һәр йортка таратылганын әйтте.

— 230 сумнан бөтен кешегә дә өләштек без аны. Былтыр да, алдагы елны да. Кемнәрдер икешәрне сорады. Аны ике шөреп белән борасың да куясың. Кая куйсаң да кычкыра ул. Минеке шкаф өстендә тора, газда бәләкәй генә төтен чыкса да, бик каты кычкыра, — дип сөйләде җирлек башлыгы.

Кеше бер-бер хәл булганчы туктамый, диләр бит әле. Бу фаҗига да шушы гаиләнең тормышка карашын үзгәртеп җибәрә алса ярар иде, дип телисе килә. Эчкечелекнең кайчан хәерлегә илткәне бар?!

— Янгын алдыннан 1-1,5 сәгать алдан авыл башында күрдем мин Илһамны. Аек түгел иде. Алар иптәшләре белән елга буенда утырганнар да, шуннан кайтып киләләр иде. Елга буендагы чирәмгә ут төрткәннәр. Без күрше авыл советыннан кешеләр белән бергәләшеп, андагы янгынны сүндерергә төштек. Берзаман сүндереп бетердек кенә, «Карагыз әле, Нормадан да төтен чыга бит», - диләр.

Машинаны кабыздык та йөгереп мендек, полициягә, янгын сүндерүчеләргә шалтыраттык. Без килгәндә өйнең эче тулы ялкын иде инде, тышка төтен күп чыга иде, түбәгә ут капмаган иде әле.

Хатыны белән баласы өйдә түгел иде, шөкер, башка кешеләрдә булган. Моны белгәнче, баласы белән хатыны утта янмадымы икән, дип курыктым. Йөрәкләр жу итте.

Эшләми ул ир. Себергә китеп эшләп караган иде, туктаттылар. Мотыйгуллинда эшли башлады, эчә башлагач, тагын ташлады. Нәрсә уйлап яши торгандыр ул бәндә?! Югыйсә, сау-сәламәт, инвалид түгел, башы эшли. Кулы да эш белән аның.

Үзенә дә әйттем, «Болай эчеп кенә тормыш алып барып булмый, эшкә урнаш, авылда ятма, арендага фатир алып торып та яшәп була», - дидем, — дип сөйләде Хәсәнҗан Мөбәрәкшин.

Бүген Хаҗиевларга ярдәм йөзеннән, туганнары Алсу Җиһаншина акча җыюны оештырган. Чаллыда кызларын балалар бакчасына урнаштырасылары, яшәр урыннарын кайгыртасы, кием-салымнарын да яңартасылары бар.

Рамазан аенда бирелгән хәернең савабы да зур булыр. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен карта номеры: 4276 6200 4998 5199, Җиһаншина Алсу Бахрамовна исемендә. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100