Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Елена Степаненко Петросянның кызы туганнан соң шок хәлендә калган

news_top_970_100

Елена Степаненкога элекке ире, 78 яшьлек Евгений Петросянның кабат әти булуы турында яңалыклар барып ирешкән. Елена Степаненко шок хәлендә, хәтта телсез калган, дип яза «Комсомольская правда» сайты.

Евгений Петросянның дүртенче хатыны элекке иренең кабат әти булуына гаҗәпләнгән. Танышлары сүзләренчә, Елена Степаненко сатирикның тагын бер баласы турындагы яңалыклардан телсез калган.

Юмористка беркем белән аралашмый, телефонын алмый. «Элекке иренең кызы туганына аптырады ул... Елена Григорьевнага Петросянның 55 яшьлек кызы ярдәм итеп тора. Алар гел элемтәдә», – дип сөйләгән Елена Степаненконың танышлары.

Соңгы вакытларда Елена Степаненко чыгышлардан баш тартты. Элек бик актив чыгыш ясаса да, хәзер концертлар куймый.

Хәер, озын-озак карьерасы дәвамында Елена Григорьевна туплаган мал-мөлкәт белән ничек теләсә, шулай яши ала. 90нчы елларда Евгений Ваганович җитәкчелегендә ул бик зур акчалар эшләгән, аншлаглар җыйган.

Евгений Петросян һәм аның бишенче хатыны Татьяна Брухунова икенче балалары туу турында март уртасында хәбәр итте. Уллары Ваганнан тыш, алар хәзер кыз бала да үстерә, тик бәләкәчнең исемен сер итеп саклыйлар.

Петросянның балалары исә бернәрсәгә дә мохтаҗ булмаячак. Өлкән яшьтәге артистның берничә миллионлык мал-мөлкәте бар. Юмористның Мәскәүдә 4 фатиры бар, аларның гомуми бәясе – 810 миллион. Моннан тыш, Петросян Сочида да апартамент сатып алган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 март 2024
    Исемсез
    Бэлки булышканнардыр Петросянга
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100