Элемтәгә чыкмаган хәрбиләрне эзләүче Сергей Никитин: «Тыныч булырга, тик белешергә кирәк»
Газизен көтүче өчен иң читен һәм куркыныч нәрсә – хаттан өзелү, диләр. Исәнлек турында хәбәрләр килеп торганда, яшәргә була. Хәбәр килми башласа, ни хәл итәргә? «Интертат» элемтәгә керми башлаган хәрбиләрне эзли торган «Улзытон» төркеме җитәкчесе Сергей Никитин белән хәбәрсез югалганнарны эзләүдә булыша торган ярдәмлек әзерләде.
Мамадыш районының удмуртлар автономиясе җитәкчесе Сергей Никитин «Улзытон» дип аталган хәбәрсез югалганнар солдатларны эзләү төркемен оештырган. Узган елның декабреннән ул махсус хәрби операция зонасына, хәрби госпитальләргә даими барып йөри. Хәбәрсез югалган хәрби егетләрне эзләп таба, һәлак булган солдатларны туган йортларына алып кайта. Бүгенге көндә ул якынча 20 солдат егетне Татарстанга алып кайткан.
«Бу – үзеннән-үзе башланып киткән эшчәнлек», – ди Сергей Никитин. 1 ел элек аның, ял итәргә дип, авылга кайткан чагы була. Шулчак хәрби операциядә беренче һәлак булучы егетләр турында хәбәрләр тарала башлый. Беркөн аның ишеген туганы кагып: «Сергей, зинһар, ничек тә булса ярдәм ит», – дип үтенә. Солдат егетне госпитальдән алып чыгып кайтарырга ярдәм итүен сорый. «Бу – бик катлаулы, авыр эш булырга охшап тора иде, әлбәттә. Әмма туган кешегә «юк» дип әйтә алмадым. Без бергәләп җыенып чыгып киттек. Егетне Ростовта эзләп табып, госпитальдән алып чыктык. Алып кайттык. Бу – минем солдатлар эзеннән иң беренче мәртәбә баруым булды. Шуннан соң миңа бер-бер артлы мөрәҗәгатьләр белән килә башладылар», – ди Сергей.
«Минем алынасым килмәде, дөресен әйткәндә. Туганнарга ярдәм итмичә булмый инде, анысы белән шөгыльләндем. Әмма аннан соң бер белмәгән кешеләр ярдәм итүемне үтенеп килә башлады. Ә «юк» дияргә тел әйләнми. Өметләнеп килгәннәр бит инде алар. Ярдәм итәргә тырыштым һәрберсенә. Ә аннары инде миңа берөзлексез мөрәҗәгатьләр яварга тотынды. Шулкадәр күп кеше, өметләнеп, миңа шалтыратты. Хәер, мин контактларымны кайдадыр элеп тә куймадым, ярдәм итәм дип, игълан да итмәдем. Анда инде чигенә торган түгел иде. Алга таба эшләргә туры килде.
Хәзер инде менә 1 ел шөгыльләнәбез бу эш белән. Минем белән 10-15 егет эшли. Без – барып, фронт сызыгы буйлап йөреп егетләрне эзли торган бердәнбер оешма. Россиядә башка алай эзләүче юк. Без барып эзлибез, шуннан юллап алып чыгабыз, егетләрне алып кайтып, хатыннарына, әти-әниләренә тапшырабыз. Менә шушы эшне бүген минем белән 10-15 кеше эшли. 2 егет – Татарстанныкы, калганнары башка төбәкләрдән кушылды. Кайвакыт өчәү барабыз, кайвакыт бишәү, кайвакыт 10 егет булып барабыз. Берүзеңә авыр моны башкарырга. Өч егет җыелып булса да китсәк, эшләп була. Без шул хәрби биремнәргә керәбез. Егетләрне алып чыгабыз. Моны башкару бик катлаулы, бик авыр. Чөнки Оборона министрлыгы сугыш белән кисешү сызыгына керергә рөхсәт итми.
Анда баргач, буш кул белән барып булмый. Солдат егетләребезгә, 2-3 машинаны шыплап тутырып, гуманитар ярдәм алып барабыз. Быел җәй «Алга» батальоны егетләренә, алгы сызыктан яраланган солдатларны йөртү өчен, «УАЗ» автомобиле алып барып бирдек. Аны хәйриячеләр ярдәме белән сатып алдык. Шул «УАЗ»га, минем «Лада Ларгус»ка ярты тонналап гуманитар йөк төядек. Азык-төлек, юрган-мендәрләр, тепловизорлар, радио һәм башкалар. Менә күптән түгел «Улзытон» эзләү төркеме белән, хәбәрсез югалган солдатларны эзләп, чираттагы сәфәргә – Сватово, Веселое, Бахмут, Запорожье шәһәрләренә барып кайттык. 10 көн шунда булдык. Анда да шулай ук «Алга» батальоны егетләренә гуманитар ярдәм тапшырып кайттык. Егетләргә нәрсә дә булса алып барасы, нәрсә белән дә булса сөендерәсе, эшләрен җиңеләйтәсе килә бит.
«Безгә йөрәктән чыккан мөрәҗәгатьләр белән киләләр»
Безгә мөрәҗәгать итүнең ниндидер стандартлары, кагыйдәләре юк. Безгә йөрәктән чыккан мөрәҗәгатьләр белән киләләр. Кеше минем шәхси номерыма шалтырата. Төрле нокталардан чыгалар. Шуңа төнлә дә шалтыратулар килә. Мин җавап бирәм. Тыңлыйм. Сорашам. Бөтен мәгълүм булган нәрсәне сорашып алам да, эзләргә тотынабыз.
Монда оператив рәвештә эшләргә кирәк. Шалтыраттылар, сораштың, юлларга тотындың. Әллә кайлардан шалтыратучылар бар. Бурятиядән, Байкал арты краеннан да мөрәҗәгать итәләр. «Юк» диеп булмый. Ничек «юк» дисең инде?
Госпитальләрдән үз машиналарыбызда алып кайткан да бар. Егетләрне аннан алып чыгарга булышып, әти-әниләренең, туганнарының машинасына салып алып кайткан да бар. Хәбәрсез югалган солдат госпитальгә эләккән булса, шактый тиз табыла. Бик озак табылмый икән – гадәттә, ул исән түгел булып чыга...
Шушы 1 ел эчендә Татарстанга егермеләп егетне алып кайттык. Монда исәннәр дә, һәлак булганнар да бар, дип исәпләргә кирәк. Улларының, ирләренең мәетләрен кайтара алмаучылар бик күп шалтырата... Мин инде күптән санамый бшладым. Чөнки Татарстан белән генә эшләмим бит. Әллә кайлардан мөрәҗәгать иткән кешеләргә алып кайттык улларын, ирләрен. Монда инде хәзер бөтенесе утызлап, кырыклап, бәлки иллеләп кеше булгандыр.
«Югарыга» шалтыратырга түгел, түбәннән эзли башларга кирәк»
Солдаттан хәбәр килми башлагач, якыннары, иң беренче эш итеп, паникага бирелә. Кабаланырга тотына, истерика башлана. Тынгысызланып, югалган солдатларның әти-әниләре, хатыннары, туганнары әллә кайларга чыга, шалтырата, яза башлый. Әмма төп хата шунда – «югарыга» шалтыратырга, язарга түгел, ә киресенчә, түбәннән башларга кирәк.
Иң беренче эш итеп, солдат белән бергә хезмәт иткән егетләргә чыгарга кирәк. Соңгы хәрби биремгә аның белән бергә кергән егетләргә яисә алар белән элемтәдә торган туганнарына шалтыратырга, язарга. Әгәр соңгы биремнән бу солдат чыкмаган икән, хезмәттәшләре бу хакта хәбәр итә алачак. Еш очракта алар аның белән нәрсә булганын әйтә ала. Чөнки биремгә бергә керәләр, бергә чыгалар. Иң оператив мәгълүматны хезмәттәш егетләрдән турыдан-туры рәвештә алып була. Шуңа күрә солдат белән бергә хезмәт итүче егетләрнең, аларның туганнарының контактларын белеп тору файдалы.
Башта ук каядыр «югарыга», министрлыкларга шалтыратып җавап алырга тырышу еш кына нәтиҗә бирми. Башта хезмәттәшләреннән, алар белән дә элемтәгә кереп булмаса – аларның туганнарыннан белешергә кирәк. Биремнән чыгып, башка егетләр туганнары белән элемтәгә кергән, сезнеке генә хәбәрсез икән – эзләргә, белешергә кирәк, дигән сүз. Монда көтеп утыруның мәгънәсе юк.
Фәлән көн, фәлән атна көтәргә кирәк, аннан соң гына эзли башларга кирәк, дигән сүзләр бар. Мин моның мәгънәсе юк дип саныйм. Әгәр кеше гел хәбәрдә булып, соңгы биремнән соң хәбәргә чыкмый башлаган икән – ул югалган. Аны эзли башларга кирәк. Паникага бирелеп, шашынып, котырып эзләргә тотынырга, димим. Тыныч булырга, әмма белешә, сораша башларга кирәк. Озаграк көткән саен табу кыенлаша. Ягъни, элемтә өзелү белән, солдатны эзли башларга кирәк. Никадәр тизрәк тотынсаң, шулкадәр яхшырак.
Хезмәттәш егетләрдән соң, чылбыр буенча китәсең. Солдат комиссия үтеп киткән военкоматка мөрәҗәгать итәргә була. Анда алган белешмәләр белән хәрби частьнең командирына, ротаның командирына, взводның командирына чыгарга була. Алга таба хәрби прокуратурага барырга.
«Бернинди мәгълүматны да сатып алмагыз!»
Теләсә нинди сайтлардагы мәгълүматка ышанмагыз. Бернинди мәгълүматны да сатып алмагыз. Ниндидер исемлекләрне күрер, ниндидер мәгълүматны алыр өчен акча түләмәгез. Аек акыл белән эш итегез. Әгәр сезгә, махсус операциядәге кешегезне, аның турында шәхси мәгълүматны телгә алып, нәрсә өчен дә булса акча сорап язалар, шалтыраталар икән – ышанмагыз. Бернәрсә өчен дә акчалар күчермәгез. Бүген ялган мәгълүмат таратучылар, аны сатып акча эшләүчеләр күп.
Украина ягыннан провокация бик күп – кешеләрнең хисләре белән уйныйлар. Шуңа күрә махсус операциядә хезмәттәге якын кешегез турында шәхси мәгълүматларны, аның шәхси фотосурәтләрен чыгарып салмагыз, теләсә кая элеп куймагыз. Бу әйберләрне сезгә каршы куллана алачаклар. Сезнең якын кешегезнең фотосурәтен алып, фотошоп ярдәмендә теләсә нинди кадрлар ясап, сезгә җибәрә алалар, аны әсирлектә дип ышандыра алалар. Фейк мәгълүмат бик күп бүген.
Аннары, күрәзәчеләргә, багучыларга, экстрасенсларга бармагыз! Борчуга баткан әниләр, сеңелләр, хатыннар тарафыннан бик еш кылына торган ялгышлык бу. Аек акыл белән эш итәргә, сак һәм уяу булырга өндим.
Димәк, солдаттан хәбәр килми башлагач, үтәлергә тиешле гамәлләр һәм аларны үтәү тәртибе:
- Солдат белән бергә хезмәт итүчеләр яисә аларның якыннары, туганнары белән элемтәгә керергә;
- Военкомат аша солдатның кайда хезмәт иткәнен ачыкларга, ул белешмәләр белән хәрби частьнең, полкның, ротаның, взводның командирларына чыгарга, солдатның статусын белешергә;
- Оборона министрлыгының кайнар линияләренә шалтыратырга: +7 (495) 696-88-00 яисә 117; 122 номерлары буенча эләгеп була;
- Ачыклый алган барлык мәгълүматны җыеп, хәрби прокуратурага мөрәҗәгать итәргә (сораулар буенча төп хәрби прокуратурага 8 (495) 693-64-17 номеры буенча эләгеп була);
- Социаль челтәрләрдәге чатларны, төркемнәрне, фото/видеоларны җентекләп карап барырга (эзләнүче солдатны танысагыз – хәрби прокуратурага хәбәр итәргә).
Актаныш районының «Без бергә» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Гөлинә Иделбаева: «Биш мең кеше, күмәкләшеп, солдатларны эзләшәбез»
«Хәбәргә чыкмаса, солдат егетнең якыннары миңа яза, шалтырата башлый. Улын югалтып борчуга, куркуга чумган әти-әниләрне, иреннән хәбәр килмичә тынгысызланган хатыннарны мин тынычландырам, юатам да, без бергәләп егетләрне эзли башлыйбыз», – ди Актаныш районының «Без бергә» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Гөлинә Иделбаева.
«Без бергә» волонтерлык хәрәкәтенең Телеграмда төркеме бар. Анда бүгенге көндә инде Татарстанның төрле районнарыннан да кушылдылар. Без бер-беребезгә терәк булыр өчен берләштек. 5 мең кеше шунда, күмәкләшеп, солдат егетләребезгә гуманитар ярдәм җыеша, аралаша, хәбәрсез югалган егетләрне эзләшә. Солдатларның әти-әниләре, туганнары, якыннары монда үзара танышалар, элемтәдә торалар. Бер гаилә кебек, көн саен хәбәрләшеп торабыз.
Солдат белән элемтә өзелгәч, беренче эш итеп, төркемгә солдатның фотосурәтен, барлык мәгълүм булган белешмәләрне: исем, фамилиясен, туу елын, ничәнче хәрби бүлектә, полкта, батальонда, ротада, взводта, отделениедә хезмәт итүен, жетон номерын, кайсы көнне соңгы хәрби биремгә кереп китүен, кайчан соңгы тапкыр хәбәргә чыгуын, бергә хезмәт иткән иптәшләренең позывнойларын, үзенең позывноен төркемгә язып эләбез. Кем нәрсә белә, кем ничек ярдәм итә ала – яза башлыйлар. Бергә хезмәт иткән иптәшләренең туганнары барлык белгәннәрен язып җибәрә. Номерларын бирешәләр, элемтәгә керәләр үзара. Бергәләшеп эзлибез.
Егетләр хәрби биремгә кереп китәр алдыннан хәбәр биреп куялар. Төркемдә әти-әниләр, туганнар бердәмләшеп көтә башлыйлар. Аннары егетләр, исән-сау чыккач, тагын бер хәбәр бирә. «Хәбәр бирде, исән-сау», – диеп теркәп язып куялар аннары төркемгә якыннары. Берәү хәбәргә чыкмаса – аны тыныч кына, әкрен генә эзли башлыйбыз. Паника булмасын, дип тырышабыз. Эзләү эшен системага салдык, дияргә була инде. Мөмкинлекләремнән килгәнчә, ярдәм итәм. Командирларга чыгам, сорашам, белешәм.
«Бер егет өчен әллә кайларга чыгып карыйбыз, әллә ничә номерга шалтыратабыз»
Командирлар белешмә бирергә бик атлыгып тормыйлар – чөнки ул конфиденциаль мәгълүмат. Эзләүчеләрнең солдат белән туганлыкларын дәлилләп, мәгълүмат алабыз. Бер егет өчен әллә кайларга чыгып карыйбыз, әллә ничә номерга шалтыратабыз. Эзли торгач, бөртекләп җыя торгач, әкрен генә мәгълүмат туплана. Госпитальдә ятучы үзебезнең Актаныш егетләре белән элемтәгә кереп сорашабыз – эзләнүче солдат анда юкмы икән? Солдат госпитальдә табылса, район администрациясе белән берлектә, егеткә бөтен кирәк-яракны юнәтәбез, нәрсә белән ярдәм итеп була – бөтенесен әзерлибез дә госпитальгә тапшырабыз.
Бик еш кына солдатлар әти-әниләренә, туганнарына мәгълүмат җиткерми. Кайсы хәрби бүлектә, полкта, ротада, взводта, отделениедә хезмәт итүен хәбәр итмәскә тырышучылар бар. Минем үземнең бертуган апаем да контракт төзеп китте. Ул да әйтмәде. Мин военкоматка барып белешергә мәҗбүр булдым. Белешмәсәм, күңелем тынгы белмәс иде. Барлык мәгълүматны сорап алдым, бертуган апасы буларак. Бер-бер хәл булса, мин аны ничек эзләргә икәнен беләм хәзер.
Мобилизация вакытында Актаныштан егетләребезне озатканда, мин 180 кешедән торган исемлек язып алдым. Һәр егетнең исем, фамилиясен, шәхси мәгълүматны, кием размерларын һәм башкаларны теркәп куйдым. Берәр солдатыбыз хәбәргә чыкмый башласа, без бөтен мәгълүматны туплап, эзләү төркемнәренә тапшырабыз.Татарстан волонтерларының гомуми төркеменә дә юллыйм барлык мәгълүматны. Бөтен мөмкин булган чараларны күрәбез.
«Бик күп тапкырлар фейк (ялган) мәгълүмат таратучыларга юлыкканыбыз булды»
Эзләү процессы буенча мин солдатның туганнары белән булырга тырышам. Чөнки бик күп тапкырлар фейк (ялган) мәгълүмат таратучыларга да юлыкканыбыз булды… Солдатның якыннарын тынычлык сакларга, салкын акыл белән эш итәргә, бар нәрсәне иләк аша үткәрергә, ун кат тикшерергә өндим.
Мәсәлән, 27 ноябрьдә, озак эзләгәннән соң, үзебезнең район егете Арсланов Мансурның һәлак булуын ачыкладык. Севастопольдә хезмәт итә иде. Аны иң элек шуннан эзли башладык. Барлык номерларга шалтыратып чыктык. Хезмәттәш егетләренең берсе хәбәр итте: «Мансур пулемет уты астында калды», – диде. Аннан соң бик күп торле мәгълүматларга юлыктык. «Юк, Мансурны кичә генә күрдек, исән бит ул», «Мансур фәлән җирдә, төгән җирдә, тегеләй ул, болай ул», – диеп ялган мәгълүмат бирүчеләр булды. Ә әти-әни кеше өметләнә бит инде. Бәлки, чыннан да үлмәгәндер, исәндер, ди. Ышана... Ахыр чиктә Мансурыбызның һәлак булуы расланды.
Шулай ук күптән түгел югалган Фәррахов Ниязның һәлак булуын ачыкладык. Ә Талипов Ниязны менә берәр айлап эзлибез әле. Сигезәр айлап юллаганнан соң исән килеш табылган егетләр дә бар. Инде табылмас, дигәннәр дә табыла. Шуңа күрә ышанырга кирәк.
Көн саен өзми-куймый Ниязны эзлибез.
«Хәрби жетон номерын белмибез бит, ни хәл итәргә?!»
Югалучылар бик күп... Улларын, энеләрен, апайларын, ирләрен югалтучыларга шуны әйтәсем килә: хәрби операциядәге якын кешегез турында барлык белешмәләрдән хәбәрдар булырга тырышыгыз. Кайда хезмәт итә, кемнәр белән хезмәт итә, үзененең һәм хезмәттәш иптәшләренең позывнойлары нинди, ничәнче хәрби бүлектә, полкта, батальонда, ротада, взводта хезмәт итә, жетон номеры нинди. Никадәр күбрәк белсәгез, шулкадәр яхшырак. Солдат егет хәбәрсез юк булгач, туганнарының каушап, югалып калуы ихтимал. Кайчак ничәнче бүлектә хезмәт иткәнен, жетон номерын искә төшерә алмый азапланучылар бар. Стресс вакытында белгән әйберне дә тиз генә искә төшереп булмый кайчак. Ә белмәсәң – тиз генә эзләп табуы тагы да читен. Шуңа күрә барлык мәгълүматны туплап, язып куярга кирәк.
Бер-бер хәл була калса, сезнең кулда барлык белешмә булырлык булсын. «Жетон номерын белмибез, нишләргә соң...» – дип хафаланучылар күп. Хәрби жетонның номеры солдатның хәрби билетында 19нчы биттә теркәлгән була, шулай ук мобилизацияләнгән солдатларның электрон шәхси кабинетларына керү жетон номеры буенча башкарыла. Солдат хәбәрсез югалган очракта, аның туганы военкоматка килеп, документлар ярдәмендә солдат белән туганлыгын дәлилләп, хәрбинең жетон номерын белә ала. Шулай ук, Оборона министрлыгына язмача гариза белән мөрәҗәгать итәргә була. Солдатның шәхси белешмәләрен биргән һәм туганлыкны дәлилләгәннән соң, жетон номерын белү мөмкин булачак.
Нык булыгыз, үзегезнең эмоциональ хәләтегезне кайгыртыгыз, бетеренмәгез, тынычлык саклагыз. Табылмастай егетләрнең бик озак вакытлардан соң табылган очраклары бар. Дога-теләктә булыгыз, өметегезне өзмәгез, ышаныгыз һәм эзләгез! – дип тәмамлады сүзен Гөлинә.