Электрон кенәгәдә булу шарт: мал асраучыларга субсидиягә гаризалар кабул итү төгәлләнә
Авыл хуҗалыгы тармагында дәүләт тарафыннан булдырылган төрле матди ярдәм чаралары бар. Акчалата ярдәмне алу өчен, малларны законнарга буйсынып асрау мөһим. Димәк, терлек чиплаштырылган, ветеринария тикшеренүләре үткән булырга тиеш.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерлары, кәҗәләр һәм 1 яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре асраган өчен чыгымнар өлешен кайтаруга гаризалар кабул итү турында хәбәр иткән иде. Гаризаларны 2024 елның 5 апреленнән 19 апреленә кадәр тапшырып була, гаризаларны кабул итү тәмамлану вакыты да җитеп килә.
Субсидия күләмнәре әллә ни зур түгел. Мәсәлән, 1 сыер өчен – 2 мең сум, 2 сыер өчен – 3 мең сум, 3 һәм аннан күбрәк сыер өчен – 4 мең сум; ветеринария чаралары үткәрүгә 500 сумга килешү имзаланганда, өстәмә рәвештә һәр сыерга 300 сум субсидия түләнәчәк. Билгеле, авыл кешесе өчен, мал асраган чакта, аз гына керем дә бик мәслихәт.
Бу субсидия турында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының кече хуҗалык формалары буенча урынбасары Рөстәм Гайнуллов белән сөйләштек.
Программаның төп максаты нинди? Шәхси секторда мал асраучылар санын арттырумы? Авыл хуҗалыгы тармагына халык җәлеп итүме?
Программаның төп һәм беренчел бурычы – шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын саклап калу һәм арттыру. Бу җәһәттән, шулай ук, авыл халкын эш белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү, керемнәрне арттыру максатлары билгеләнә. Программа Татарстан Республикасының азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Бу акчаны алыр өчен нинди гаризалар белән мөрәҗәгать итү сорала, нинди шартлар бар? Шәхси секторда мал асраучылар ничә сыеры булганын ничек дәлилли?
Субсидия алу өчен мөрәҗәгать итүчедә түбәндәге документлар булырга тиеш:
- милек яки башка хокуктагы шәхси ярдәмчел хуҗалык алып бару өчен рөхсәт ителгән җир кишәрлеге кәгазьләре;
- Россия Федерациясе гражданины булуны раслаучы документ;
- 1 яшьтән өлкәнрәк савым сыерлары, кәҗәләр һәм кәҗә бәтиләренең, агымдагы финанс елның 1 гыйнварына торышы буенча, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алуның электрон хуҗалык кенәгәсендә теркәлгән булуы. Аларның саны «Минем субсидияләр» системасында автомат рәвештә тикшерелә (электрон хуҗалык кенәгәсеннән алынган белешмәләр буенча);
- агымдагы финанс елында түләүле ветеринария хезмәтләре күрсәтүгә шартнамә. Аның савым сыерларына карата үткәрелә торган язгы һәм көзге ветеринария-профилактика чараларына тулы түләүне раславы зарур.
Кемдер, сыер урынына танасы хакында да мәгълүмат бирә алыр иде... Тик бу кадәр документлар бирәсе булгач, бу очрак кисәтеләме?
Мәгълүмат «Минем субсидияләр» системасында автомат рәвештә тикшерелә, субсидия савым малларын тотуга бирелә. Әлеге субсидияне алу критерийларының берсе – электрон хуҗалык кенәгәсендә терлекләрнең баш саны булу да ялганлауларга юл куймас!
Димәк, бу субсидия ветеринария өлкәсенә турыдан-туры бәйле, Рөстәм Рафаилович?
Әйе, берникадәр бәйле. Ветеринария чараларын үткәрү өчен, 500 сум түләүгә ризалык биреп, килешүгә кул кую шарты белән, һәр сыер өчен 300 сум өстәмә субсидия түләү үткәрелә.
Гаризалар кабул итү 5 апрель көнне үк башланган. Халык, мал асраучылар бу яңалыкка ничек карый? Гаризалар күпме тапшырылды?
12 меңнән артык гариза килгән.
Билгеләнгән суммалар дәгъва итүчеләргә 19 апрельдән соң биреләме?
Сайлап алу тәмамланганнан соң, җиңүчеләр исемлеге төзелә. Алар 19 апрельдән соң субсидия алачак. Акча кредит оешмаларында ачылган шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарның банк счетларына, субсидияләр күчерә торган көннән башлап, 5 көн эчендә күчереләчәк.
Бу – субсидиянең бер төре бит. Бирелгән акчаны кире кайтарырга тиешме кеше?
Тикшерү фактлары буенча субсидияне биргәндә билгеләнгән шартлар субсидия алучы тарафыннан бозылган очракта, шулай ук бу төр матди ярдәмне бирү нәтиҗәләре күрсәткечләренә ирешмәгән очракта, субсидия кире кайтарылырга тиеш.
Авыл кешесе яки өлкәнрәк зат электрон рәвештә документларын тапшыра алмаган очракта нишли ала?
Субсидия алуга сайлап алуда катнашу өчен, «Минем субсидияләр» мәгълүмат системасының рәсми сайтында шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданин http://subsidiya.tatar.ru яисә http://subsidiya.tatarstan.ru яки «Минем субсидияләр» мобиль кушымтасында, «ЕСИА» – (Единая система идентификации и аутентификации) мәгълүмат системасында расланган хисап язуын файдаланып, шәхси кабинетны авторизацияли.
Сервиста шәхси кабинетны мөстәкыйль ачу мөмкинлеге булмаган очракта, кеше үзе яшәгән муниципалитетның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә яки башкарма комитетына мөрәҗәгать итә ала. Аңа шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруын дәлилләгән документлар тапшырырга кирәк булачак.
Мондый ише программалар башка төбәкләрдә дә бармы?
Тулаем алганда, Россия Федерациясендә әлеге ярдәм туктатылды. Ярдәм илнең кайбер төбәкләрендә региональ бюджеттан килә: Краснодар крае, Чувашия Республикасы, Ульяновск өлкәсе. Әмма ул Татарстан Республикасында кебек масштаблы характерда түгел.
Чиплаштыру эше республикада актив алып барыла, дип беләбез. Республикада шәхси хуҗалыкларда күпме сыер, кәҗә исәпләнә? Асраучылар күпме?
Электрон хуҗалык кенәгәсе мәгълүматлары буенча, 2024 елның 1 гыйнварына республикада 95 548 сыер, 42 454 кәҗә бар.
Җавапларыгыз өчен рәхмәт, Рөстәм Рафаилович. Халык өчен файдага булсын!