Электрон “больничный”ның өстенлекләре нинди?
Вакытлыча эшкә яраксызлык турында электрон “больничный”ның өстенлекләре нинди? Сорауга РФ Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин җавап бирә.
Эш белән тәэмин итүче оешмалар өчен өстенлекләре:
- электрон вариантта тутырылган “больничный”да хаталар аз;
- эшкә яраксызлык буенча ялган документ ясап булмый;
- кәгазь документ әйләнеше кими;
- учетны оештыруга чыгымнар кими;
- мәгълүматларны эшкәртү гадиләштерелә;
- конфликтлы вазгыятьләр кими.
Гражданнар өчен:
- югалту, йомарлау, бозу куркынычы юк;
- иминиятләштерелгән зат катнашы минимальләшә;
- вакытка экономия;
- мәгълүматның дөреслеге;
- табибтан имза алып, мөһер суктыру мәшәкатьләре юк.
Дәүләт өчен:
- иминият очраклары буенча бердәм белешмәләр базасы;
- ялган документ очраклары юк;
- кәгазь бланклар әзерләүгә финанс чыгымнары кыскару.
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.