Элекке наркоман, ВИЧ йоктырган Эльмира: «Балаларымның сәламәт тууы чын бәйрәм булды»
Узган 2020 елда Татарстанда ВИЧ диагнозы белән бәбиләгән 177 хатын-кызның барысының да балалары сәламәт туган. Республикада бу беренче тапкыр. Казанда яшәүче 41 яшьлек Эльмира Николаева (исем-фамилиясе үзгәртелде) белән танышып сөйләштек. 20 ел наркотиклы тормыштан соң, бүген ул ике сәламәт бала анасы.
Эльмира — Самара кызы. Милләте белән татар, рус егетенә кияүгә чыккан.
Эльмира, ничек тормыш корып җибәрдегез? Ирегез диагнозыгызны алдан белдеме?
Мин бит бик озак наркоман идем, наркоманиядән дәваланудан соң тернәкләндерү программасын узасы, шуларның берсендә ирем белән таныштым. Ул да заманында наркотиклар белән мавыккан, ләкин ВИЧ инфекциясе юк. Соңрак бергә торырга уйладык. Эмиль һәм Артем исемле малайлар үстерәбез. Олысына 3 яшь, кечкенәсенә 8 ай.
Ирегездә ВИЧ булмагач, аңа йоктырмадыгызмы соң?
Анализлар буенча миндә бит «нуль нагрузка». Даими рәвештә дарулар эчә башлагач, ирем белән танышканчы ук шундый нәтиҗәгә ирештем. Бу канда вирус бик кечкенә күләмдә калган дигәнне аңлата. Вирус башка кешегә йокмый, күпмедер риск бардыр инде, ләкин мондый очраклар юк дип беләм.
Өйләнешкәнче үк авырганыгызны әйттегезме соң?
Әйе, туйга кадәр үк әйттем. Без бит реабилитация узганда үзебез турында сөйлибез. ВИЧ буенча чаралар, лекцияләр гел булып торды. Дөрес, вирус күбәймәгәнме дип, гел анализ биреп торырга кирәк.
Ничек бала табарга курыкмадыгыз соң сез?
Лекцияләрдә: «Әгәр әниләрнең анализы әйбәт, вирус бастырылган икән, балага йокмый», — диделәр.
Курку бар инде ул, аны беркая куеп булмый. Үземнән торганын эшләдем, ВИЧлы бала туу куркынычын мөмкин кадәр киметергә тырыштым. Беренчесен 37 яшьтә, икенчесен 40 яшемдә таптым. Йөклелек әйбәт узды, планлы тикшерүләрне үтеп бардым.
Ул балаларны чыннан да теләдегезме, әллә көтмәгәндә узып куйдыгызмы?
Теләдем, ничек кенә, әле озак вакыт уза алмадым. Иремә кадәр башка ир белән тордым, озак уза алмадым, беркайчан йөкле булмам инде дип, приюттан да алырга уйлаган идем. Һәм кинәт узып куйдым. Күрәсең, я вакыты җитмәгән, я кешесе ул булмагандыр.
Мин кыз бала теләдем. Тәрбиягә алыргамы инде дип, шул амәнәтемне үтәргә ниятләп йөрдем. Ходай үземә балалар бирде. Балалар йортыннан алсам да, хәзер түгел әле, әлегә мөмкинлекләр юк. Ирем дә башкачарак карашта. Элек ВИЧлы кешеләргә бала бирмиләр иде, белүемчә, хәзер нуль нагрузкалы булганнарга бирәләр.
Балаларны кайда таптыгыз?
Икесен дә РКБда. Икенчесе ковид шаукымына туры килде. Чикләүләр, тәртипсезлек күп иде. Башка төрле мөнәсәбәт сизелде инде: ВИЧлы булгач, аерым палата бирәләр, гомуми палатага салмыйлар. Монысын аңламыйм, ВИЧ тик торганда күчми бит инде. Без җәмәгать транспортында да йөрибез, югыйсә. Озак кына мине бала таптыру залыннан күчерми тордылар, тавыш куптаргач кына селкенә башладылар. Аннары бүлек мөдире килеп, имеш, мине кем беләндер бутаганнар, имеш, ковидка уңай нәтиҗә булган, диде. Уңай нәтиҗәне күрсәтегез, ник алайса мин костюмсыз таптым, дидем. Күршедәге бер хатынны бөтен табиблар костюмнар киеп таптырды.
Балаларыгызны да тикшереп торалармы?
Олысын хисаптан төшерделәр, кечесе әле учетта. Роддомнан чыккач, СПИД үзәккә бардык, беренче балада башта антитәнчекләр бар иде, вакыт белән юкка чыктылар. Кечесендә беренче анализда ук табылмады.
ВИЧ булганын белә торып, балагыз сәламәт тууын белгәч, нәрсә кичердегез?
Барыбер курку булды инде. Анализ көткәндә курыктым. Тискәре нәтиҗә килгәч, өстән тау төшкән кебек булды. Әнигә шалтыраттым, сөенде. Балаларның сәламәт тууы чын бәйрәм булды.
Ә үзендә ВИЧ икәнен белә торып, бала табарга курыккан хатын-кызларга нәрсә диярсез?
Курку ул белмәүдән, мәгълүмат җитмәүдән генә. Белмәсәм, мин дә сәламәт бала таба алмыйм дип, куркып яшәгән булыр идем. Сәламәт бала таба аласың дип гел ишетеп торгач, бу инде ышанычны арттыра. СПИД үзәктә нинди табибка эләгүең дә мөһим, үзара нинди элемтә урнашуга карый.
Үскәч, балаларыгызга ВИЧлы икәнегезне әйтәчәксезме?
Яшерергә җыенмыйм. Бер ояты да юк. Кызык булса, сөйләрмен аларга да.
Ирегездән башка диагнозыгызны тагын кем белә?
Әти-әниләр, ирем генә белә. Туганнарга әйтмәдем, ирем белмәүләрен тели, белерләр дип курка, аңламаслар дип уйлый.
Элек наркотиклар кулландым дидегез, ничек котылдыгыз?
Минем яшьлек хәйран тынгысыз булды, наркотикларны яшүсмер вакыттан ук куллана башладым. Ул вакытта наркотиклар модада иде, бөтен кеше шулай яшәде, вакытны бүтәнчә уздыру күз алдына да килми иде. Авыр наркотиклар кулландым. Бәйлелек көчле иде, 20 еллап мин шуннан котыла алмадым. Шул вакытта йоктырганмындыр ВИЧны, я кан тамырлары аша, я җенси юл аша да булырга мөмкин. Минем белән аралашкан кешеләр арасында ВИЧлы кешеләр булганын белдем, башсыз булганмын, миңа эләгергә мөмкин дип уйламаганмын.
2013 елда Казанга тернәкләнү үзәгенә килдем. Аңарчы Самарада берничә тапкыр яткырып карадылар — нәтиҗәсе булмады. Бу юлы үзем бардым. Ардым, туйдым ул тормыштан.
Реабилитация үзе бер ай, реабилитациядән соң дәвалау программасы уздым. Бер ай яттың да чыктың, проблема бетте дигән сүз түгел бу. Ул даими эш, билгеле бер таләпләр.
Ә ВИЧ диагнозын кайчан белдегез?
Мин Самарада башка бер сәбәп белән кан бирергә барган идем, әллә нинди сәер караш тойдым, табиблар миңа җирәнеп карый иде төсле. «Шунда гына утыр, якын килмә, шунда гына басып тор, син йогышлы», - диләр. Паспорт сорадылар. Ул миндә юк иде. Миндә ул вакытта ВИЧ тапкан булганнардыр инде, ни өчен ачык итеп әйтмәгәннәр, ник паспорт кирәк булган — яшерделәр. Миңа 26 яшь тирәсе иде.
Монда Казанга наркоманиядән реабилитациягә килгәч, анализ бирдем, шул вакытта ВИЧка шикләр расланды.
Аннан әниегезгә хәбәр иттегезме?
Әйе, әнигә шалтыраттым, борчылды, ул болай да шикләнгән бугай инде. «Ярар, әни, кешеләр дару эчеп яши, бернинди куркынычы юк, эчәрмен мин дә», - дидем. Миндә инде аңарчы В, С гепатиты да тапканнар иде. Белүемчә, алар әле ВИЧтан да куркынычрак. Менә шул вакытта бик курыкканымны хәтерлим.
ВИЧ алай куркытмады мине. Миндә ВИЧ булуны әни миңа караганда авыррак кичерде бугай. Мин ул вакытта наркотикларда булгач, миңа җиңелрәк, бара идем дә, тагын кадап кайтып тынычлана идем. Үзем тыныч булгач, бераздан әни дә тынычланды.
Үкенәсезме үткәнегезгә?
Юк, мин үкенмим, кызык минем тормышым, куркыныч әйбер булды дип тә әйтә алмыйм. Тормышта булып тора инде, аннан чыгу юлын гына табарга кирәк. Бөтенесе синең кулда. Борчылырга, хафаланырга кирәкми, җебеп торасы юк.
Димәк, сез үзегезне көчле хатын дип саныйсыз?
Әйе, мин көчле хатын. Теләсәң, үзеңне бәхетле итеп ясап була. Миндә сәламәт күзәнәкләр саны да күп, сәламәт кеше иммунитетына якынаеп барам. Препаратларны көн дә куллансаң гына шуңа ирешеп була. Кайберәүләр гомере буе инсулин кадый, андый гомерлек дару эчәчүләр бар инде ул.
Наркотикларга хирыслык балаларга геннардан күчсә… Бу турыда уйлаганыгыз бармы?
Каннан балаларга күчү очраклары күптер дип уйламыйм, күбрәк тәрбиядән тора, дип саныйм. Балачактан ниндидер комплекслар, проблемалар булганга кеше шуңа тартыладыр. Минеке шулай тәрбия белән бәйле булды.
Сез начаррак гаиләдә үстегез мәллә?
Юк, мин яхшы гаиләдә үстем, тик әти-әниләр безне үзләрен ничек үстергән булсалар, шулай үстерделәр.
Бу кырыс дигән сүзме инде?
Әйе, контроль артык күп булды. Минемчә, наркотикларга икесе дә сәбәп: контроль бөтенләй булмау да, артык күп булу да. Менә минеке икенчесе, әти-әнинең ул контроле мине чыгырдан чыгара иде, ярсый идем, гел киресен эшлисе килде. Наркотикларны әти-әнигә ачу итеп куллана башладым шикелле. Миндә яхшы кыз күрәселәре килде, татар егетенә кияүгә чыгарга тиеш идем, алар фикеренчә. Ә мин үземчә эшләдем, рус егетенә чыктым, эчтәге каршылык зур иде. Балага артык көчләп тагуның бер файдасы да юк аның.
Алайса, балаларыгызны артык каты кайгырту-күзәтүдә тотмаячаксыз?
Шулай телим дә, барып чыкмый әле, үзем шулай тәрбияләнгәч, бүтәнчә эшләү кыенрак икән.
Үзегез татар булгач, татар, мөселман традицияләрен өйрәтәсезме соң? Мөселман бәйрәмнәрен беләсезме?
Юк, анысын да үгетләмим, үскәч, сайларлар үзләре. Мөселман бәйрәмнәрен үзем дә аңлап бетермим, кайберләрен кабул итмим, аңлашылмаган әйберләр күп миңа.
Балаларыгызны кем итеп күрәсез?
Минем андый планнарым юк, үз планнары буенча корырлар тормышларын.
Сезгә 41 яшь, бу тормышта нинди хаталар, я дөрес карарлар эшләгәнегез турында нәтиҗә ясаганыгыз бармы?
Үз шәһәремнән китү дөрес карар булды. Әгәр шунда калсам, барыбер шул ук дуслар беләр аралашып, наркотиклы тормыш дәвам иткән булыр иде. Монда реабилитация узгач, номерларын сыздырдым, кара исемлеккә керттем. Минем кебек дөрес юлга аяк басканнар белән генә элемтәдә торам.
Хәзер үз-үзегезгә ышанасыздыр, наркотикларга кире кайтмассыздыр бит?
Ахыргача ышанып бетәргә ярамый шул, бәйлелек гел бар ул. Авыррак мизгелләрдә наркотиклар ниндидер авырлыкны җиңү ысулы кебек. Шул бәйлелек җиңмәсен өчен, гел терапия, билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.
Ә ирегез наркотиклардан котылдымы соң?
Андый кеше гомере буе авыру инде ул. Аңа да гел кагыйдәләрне искәртеп торам, әле менә тагын чуалып алган дип сизәм. Наркотиклар кулланучылар белән бөтенләй аралашырга ярамый, ерак тотарга кирәк аларны, ә аның әле һаман элекке шундый дуслары бар. Бәйлелек синнән көчлерәк ул. Син үзеңне тыеп калырсың шикелле, ә ул алай түгел, шуңа күрә гомер буе сакланырга кирәк.
Сез аны контрольдә тотыгыз инде алайса… Тормышыгыз рәтләнеп кенә килә дигәндә…
Юуууук, үз башында булмаса, кешене контрольдә тотып кына булмый аны.
Бергә яшисездер бит?
Әйе… Юк, вакытлыча юк.
Сез үзегез дә хәзер ВИЧны кисәтү юнәлешендә эшлим, дидегез…
Әйе, мин ВИЧ инфекцияне профилактикалау буенча проект координаторы ярдәмчесе булып эшлим. Без реабилитация үзәкләренә, тубдиспансерга барып, лекцияләр укыйбыз, чаралар, экспресс тестлаштырулар үткәрәбез. ВИЧ йоктыру куркынычы зур булган наркоманнар, секс хезмәткәрләр, төрмәдә утыручылар белән сөйләшәбез.
Сез эштә вакытта балаларны кем карый соң?
Мин аны Самарага әниемә кайтардым. Монда эшләрем күп булганда кайтарырга туры килә, ә олысы бакчага йөри.
Татарстанда соңгы дүрт елда ВИЧ инфекция буенча вазгыять тотрыклы санала. 2020 елда республикада ВИЧ диагнозы 891 кешегә куелган. Россия буенча уртача күрсәткечтән бу 1,6 тапкыр ким. Алдагы ел белән чагыштырганда, Татарстанда ВИЧ 17,9 процентка кимегән. 69 процент очракта, кешеләр җенси юл белән йогышлынган.
Югарыда әйтелгәнчә, 177 ВИЧлы хатын-кыз әни булган. Балаларына вирус йокмаган. Бу хатын-кызларның ВИЧ-ка каршы даими дәваланып тору нәтиҗәсе.