Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Элек йөргәннәр очрашуы»: Элвин Грей Гөлназ Асаева белән күрешкән

news_top_970_100
«Элек йөргәннәр очрашуы»: Элвин Грей Гөлназ Асаева белән күрешкән
социаль челтәрләр

Элвин Грей Гөлназ Асаева белән күрешкән. Берара матур дуслык җепләре бәйләгән, соңрак, Гөлназның ире Вилли аркасында дошманлашып та алган 2 җырчы очраклы рәвештә урамда очрашкан.

«Карагыз әле нинди кешеләр!» – дип машинасыннан чыккан Элвин Грей. «Мин инде сине машинадан чыкмассың дип тә уйлаган идем», – дип «төрттереп» алган усал телле Гөлназ. «Бүген генә сине искә төшергән идем», – дигән ул аңа. Җырчылар җылы итеп, кочаклашып күрешкәннәр. 

Алдагы кадрларда Элвин Грей белән Гөлназ Асаеваның Оскар Усмановның җыр яздыру студиясенә кергәннәре күренә. Биек баскычлардан менгәндә: «Икенче кулыңны да сындыра күрмә», – ди Гөлназ, кайгыртучанлык күрсәтеп, дустына.

Гөлназ Асаева белән Элвин Грейның элек үзара якын мөнәсәбәтләрдә булганлыгы билгеле.

«Егет белән кыз ничек йөриләр? Йоклап, үбешеп йөриләр. Андый әйбер бездә булмады. Әлбәттә, аның ягыннан кыйбатлы бүләкләр булды. Айфон бүләк итте, 20 яшемә бик матур бәйрәм оештырды. Игътибар билгесе генә иде. Миңа калса, ул миңа үзенең туганына караган кебек карагандыр. Ямьсез «подкатлар» беркайчан да булмады», – дип сөйләгән иде Гөлназ Асаева «Интертат»ка. 

Тормыш иптәше Вилли белән Элвин Грей арасында низаг чыккач, ирен яклап,  Гөлназның Элвин Грейга усал сүзләр ташлавын да хәтерлисездер. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 апрель 2023
    Исемсез
    уродец
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100