Гөлназ Асаева: «Этләр белән эт буласы килми, көчекләре белән бигрәк тә»
Яшь җырчы Гөлназ Асаева Инстаграм битендә фәлсәфи фикерләре белән бүлешүен дәвам итә. Инстачылар җырчыга үзләренең киңәшләрен калдырган.

«Этләр белән эт буласы килми. Көчекләре белән бигрәк тә», — дип язган җырчы.
Җырчының виртуаль дуслары арасында аны яклучылары да, тәнкыйтьләүчеләре дә табылган.
«Маладис», — дип хуплаган Гөлназны җырчы, композитор Гүзәлия.
«Кеше сүзен тыңла, үзеңчә эшлә, эт улый тора, бүре йөри тора, көнләшәләр»;
«Афәрин, чибәркәй. Алардан өстен бул. Тәрбияле гаиләдән булуың күренеп тора»;
«Сүзләрен кайдан табып бетерәсең?»;
«Бу баланы кем үпкәләткән икән, юньсезләр, телегездә матур сүзләр булмаса, язмавыгыз әйбәтрәк» — дигән комментарийлар калдырганнар җырчыга.
Кайбер инстачыларга Гөлназның әлеге фикерләре ошап бетмәгән.
«Болай сөйләшү бер дә килешми, үзең турында бик югары фикердә», «Алай язма, дәшмичә йот, акыллырак бул», — дип язган алар.