Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Елап танылган Рәфис Атаказов: "Кредит түлисе булганда, һинд киноларындагыча җырлап җибәрик!"

Елап танылган Рәфис Атаказов: "Кредит түлисе булганда, һинд киноларындагыча җырлап җибәрик!"

news_top_970_100
Елап танылган Рәфис Атаказов: "Кредит түлисе булганда, һинд киноларындагыча җырлап җибәрик!"
Рәфис Атаказов Инстаграмга җырлап биеп яшик дигән исем астында видео куйган.

"Һинд киноларында шулай бит. Менә тормышта бер авыр хәл килеп чыкса, җырлыйлар да җибәрәләр яки бииләр. Шуннан да рәхәт нәрсә юк. Авыр булса да, акчасы булмаса да, берәр кыен хәлгә калса да, бииләр дә җырлыйлар. Безгә дә шундый хәлләрне шулай итеп уздырып булмый микән? Мәсәлән, кредит түләргә кирәк, ә синең башыңда да юк", - дип сөйләде дә, һиндча җырлап та җибәрде. 

Соңыннан җырласаң да, җырламасаң да юк, кредит түләргә кирәк, диде ул күзләрен зур ачып.

Инстачылар бу видеоны "көлдереп үтердең"; дип бәяләгән. 

Берсе: Кил әле безнен авылга, безгә ир-ат артистлар житми. Эх, уйнар идек гөрләтеп. 

Рәфис: Йорт салып бирсәгез. 

Өченчесе: Сорагач өч катлыны, кирпечтән сорагыз. 

Рәфис: Кирәкми, монысы да асыл. 

Өченче: Кирәкмәсә сатарсың. 

Менә шундый әңгәмә корып "тумаган тайның билен дә сындырып" алган инстачылар.

Сагынуы турында сөйләп елаган Рәфис Атаказов турында монда укырга мөмкин.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100