Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Елап шалтырата, авылда куркыныч хәл, ди» – Актаныш районында кабат янгын

news_top_970_100
«Елап шалтырата, авылда куркыныч хәл, ди» – Актаныш районында кабат янгын
Видеодан скриншот

Актанышның Пучы авылында янгын чыккан. Янгын видеосы WhatsApp мессенджерларында таралды.

Янгынның хәзерге вакытта дәвам итүе билгеле. Чыганаклар, җилнең көчле булуы аркасында, утны туктатып булмавы турында хәбәр итә. Вазгыять бик катлаулы булып исәпләнә. 

 WhatsApp төркемнәрдә райондашларны бу көннәрдә мунча, чүп ягудан туктап торырга сораган аудиоязма да тиз арада таралды.

«Хөрмәтле авылдашлар! Зинһар өчен бүген-иртәгә түзегез, мунчалар якмагыз, чүпләр дә яндыра күрмәгез. Менә тагын әкәмәт янгын Пучыда. Бик куркыныч хәлләр. Дөрес аңлагыз, зинһар өчен. Пучылар бөтен җирдән ярдәм сорап шалтыраталар. Ямалыда 5 өй янды, монда да шул ук хәл, диләр. Пучыларның авыл советыннан: «Ашыгыч рәвештә янгын сүндерүчеләрне җибәрегез!» – дип чыктылар. Пучы авыл советы секретаре елап шалтырата, авылда куркыныч хәл, ди. Хәзер заводка шалтыраттык, сөт ташу машиналарын да җибәрсеннәр, дип. 

Хөрмәтле авылдашлар, зинһар, бер-берегезгә әйтегез, төтен күрсәгез, сүндерешегез. Бик нык ачынып әйтәбез!» – дип сөйлиләр аудиоязмада.

Янгын авыл янындагы зиратка да күчкән.

 

Берничә көн элек Актанышның Ямалы авыл җирлеге Буазкүл авылында 5 ихата янып көлгә әйләнгән иде. Аларның өчесендә кеше яшәгән булган. Хәзерге көндә зыян күрүчеләргә ярдәм ителә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм гидрометереология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бу көннәрдә җилнең көчәюе турында кисәткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100