Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Елан «туйлары» чоры: агулы еланнар кайсы районнарда күбрәк очрый?

Табигатьтә бер урында күпләп елан җыелганын күрсәгез, аларны борчымавыгыз хәерлерәк. Хәзер аларда парлашу-кавышу чоры. «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә белгечләр республикада нинди төр еланнар яшәве, елан тешләмәсен өчен һәм тешләгән очракта нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләде.

news_top_970_100
Елан «туйлары» чоры: агулы еланнар кайсы районнарда күбрәк очрый?
Рамил Гали

– Еланнар кар арчылуга уяна. Уртача тәүлеклек температура 5 градустан артса, әле кар ятса да, кайбер урыннарда еланнар чыга башлый. Башта ярты сәгатькә, аннары бер сәгатькә чыгалар, көннәр тагын да җылына төшкәч, активлыклары тагын да көчәя. Уртача тәүлеклек температура 20 градустан арткач, иртән һәм кич җанланалар, көндез эсседән качып яталар. 30-34 градус эсседә үләргә дә мөмкиннәр.

Хәзер еланнар бергә җыела торган чак, елан туйлары уза. Ата еланнар нәселне дәвам итү өчен көрәшә. Еланнар парлаша, май азагы – июнь башында көз башына кадәр яшәячәк нәсел үрчетү урынын сайлыйлар, - диде Идел-Кама тыюлыгы директоры, биология фәннәре кандидаты Алексей Павлов.

Белгеч әйтүенчә, Татарстанда бакыр елан (медянка), тузбаш елан (уж), гади һәм дала зәһәр (кара) еланнары (степная и обыкновенная гадюка) очрый. Зәһәр елан зигзаг рәвешле бизәкле дә, каракучкыл төстә дә булырга мөмкин. Гади кара еланның биз сыекчасы дала еланыныкыннан аерыла: аның агуы зәһәррәк була икән. Павлов әйтүенчә, дала кара еланы Спас районында, Болгар тирәләрендә очрарга мөмкин. Ак таплары күп булган еланнар исә республиканың Югары Ослан районыннан алып Тәтеш районына кадәр җирлектә күп очрый.  

Тузбаш соры-каракучкыл төстә, саргылт, ак таплары да булырга мөмкин. Идел буенда бер тапсыз, тулысынча кап-кара тузбашларны да очратырга була. Кешеләр аларны агулы елан белән дә бутарга мөмкин, ди белгеч.

 

Фото: © Рамил Гали

Еланның төренә карап, хәрәкәте дә төрлечә була икән. Тузбашлар туры юлдан, шактый кызу хәрәкәт итә, кара еланнар акрынрак хәрәкәтләнә. Тузбаш куркыныч туганда һәрвакыт кешедән читкә таба китә. Зәһәр елан качу урынына ашыга, ул урыны кеше ягында булса, кешегә таба да барырга мөмкин.

Бакыр еланның кабырчыгы каты түгел, кулга алсаң, йомшак бәрхет тукыма алган кебек, дип чагыштыру китерде Алексей Павлов. Бакыр елан явызлардан саналмаса да, кеше күрсә, куркуыннан барыбер кешегә таба барып, ысылдый да ала, диде ул.  

Былтыр Татарстанда 12 кешене кара елан тешләгән

Татарстанның баш токсикологы Алия Насыйбуллина узган елда Татарстанда елан тешләүгә шикләнеп, 20дән артык кешенең хастаханәгә килгәнен әйтте. Шуларның 12сендә кешене кара елан тешләве расланган. Быел әле зыян күрүчеләр юк.

– Узган елда Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенең токсикология бүлегенә елан тешләп эләгүчеләрнең өчесе авыр хәлдә булды. Кан басымнары төште, беренче тәүлектә реанимация аша уздылар. 12 сәгатьтән артык табибка бармаган кешеләрнең елан тешләгән урыннары бик каты шешкән пациентлар санавиация ысулы белән районнан китерелгән иде, - диде ул.

Табиб әйтүенчә, елан тешләсә, шундук ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк, үз белдегең белән дәвалануның зыяннан бүтән файдасы булмаячак. Елан тешләгән урын 2-3 сәгать эчендә шешә, кайнарлана, шештән елан тешләренең эзе күренмәскә дә мөмкин, беренче сәгатьләрдә аллергияле шок та булуы ихтимал.

Алия Насыйбуллина жгут салу зыянын да искәртте.

– Кайбер кешеләр елан чаккан урынга салкын куеп торырга ярата. Җылытырга да, суытырга да кирәкми – бу кан басымын начарайта. Елан агуын суырып чыгарырга тырышу җәрәхәткә инфекция кертү ягыннан куркыныч. Елан тешләгән урынга жгут салган пациентларның хәле тагын да кискенләшә. Гадәттә, пациентлар хастаханәдә ике-өч атна ятса, жгут салган кешеләр айдан да артык ятарга мөмкин. Кан тамырларына зыян килеп, операциясез дәваланып булмаска да бик мөмкин, - диде табиб.

 

Фото: © Рамил Гали

Елан тешләгәндә кан басымы төшү, тән тиресе җилсенү, косу, эч китү, сулыш алу кыенлашу кебек билгеләр күзәтелә. Хастаханәгә килеп җиткәнче дөрес эш итәргә кирәк. Супрастин кебегрәк аллергиягә каршы антигистамин дару, 1-1,5 литр чиста су, гормональ препаратлардан бер төймә дару эеп куйсаң, агуга каршы башлангыч көрәштә шулар җитә. Ә инде хастаханәдә токсикологлар кешене зәһәр елан тешләгәненә инангач кына елан агуына каршы махсус дәвалау сыекчасы кертәләр.

«Елан белән шаярырга ярамый»

Табигатькә чыкканда, урманга барганда дөрес киенү шарт. Беренче ярдәм кирәк була калса, кирәкле дарулар да булу зарур.

– Тубыкны каплаган калын табанлы аяк киеме, балтырны каплап торган, тәнгә сыланып тормаган кием булса яхшы. Калын кием аша елан теше үтми.

Үлән арасында җиләк яки гөмбә эзләп кул сузганчы, башта әйләнә-тирәне карап алырга, берәр таяк белән чирәмне селкетеп, еланны куркыту яхшы. Еланнарның чишмә кырыйларында, салкынрак урыннарда суынырга дип яшеренүләрен истә тоту кирәк. Аларның бигрәк тә суынган халәттә иртән тешләве ихтимал.

Гомумән алганда, еланнар холкы белән куркак җанварлар, шуңа күрә кеше йөргән урыннардан алар куркып кача. Җәй көнне эссе вакытта алар артык күренми, - диде Алексей Павлов.

Павлов әйтүенчә, еланны котыртып, уеннан уймак та килеп чыгарга мөмкин.

– Еш кына кешеләр елан белән уйнарга ярата, алай шаярырга ярамый. Әгәр син елан күрәсең һәм нинди елан икәнен белмисең икән, аны агулы дип санарга кирәк. Бер малай еланны шешәгә тыгарга җыенганда тешләгән очрак булган иде. Елан башта усалланмаска да мөмкин, ләкин берзаман ачуы чыгып тешләве дә бар.

Тузбашлар агулы булмаса да, кулга алмавың хәерлерәк. Аның биз сыекчасы сасыган ит исен хәтерләтә икән. Кулга алсаң, елан шул матдәне бүлеп чыгара. Әле тузбашларның шундый гадәте дә бар, имеш: куркыныч туа калса, алар чалкан ятып, авызын ачып, үле булып та кыланырга мөмкин икән. Елан күрсәң, белгечләр тыныч кына, артык чәбәләнмичә, кычкырмыйча читкә тайпылырга киңәш итә.

 

Фото: © Рамил Гали

Зәһәр елан республиканың бөтен территориясендә дә очрарга мөмкин. Бигрәк тә урманнар, сулыклар янында, кимерүче хайваннар, кәлтә еланнар, чикерткә, саранчалар күп булган урыннарда яшәргә тырышалар.

Алексей Павлов сүзләренчә, Татарстанда Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә районнарында, Казаннан 100 км радиустагы районнарда елан тешләү очраклары ешрак теркәлә. Нурлатта урманнар күп булса да, кешеләр күбрәк көньяк һәм көнчыгыш өлешләрдә яшәгәнлектән, еланнар белән әллә ни очрашмый дип нәтиҗә ясарга була. Яшел Үзәндә дә урманнар күп, ләкин тимер юл, автомагистральләр янында еланнар популяциясе юкка чыккан. Казанга якынрак урыннарда зәһәр еланнар очрамый дип әйтерлек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100