Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Елан кебек иде ул ялкын»: көчле җил аркасында Лениногорск районында өч йорт янган

«Бу җил җүнлегә котырмый инде» дип ишеткән бар әбиләрдән. Кичә Лениногорск районы Яңа Шөгер авылында да мунчадан башланган янгында ялкын телләре коточкыч җил аркасында бик озынаеп, күрше ихатага да үрләгән.

news_top_970_100
«Елан кебек иде ул ялкын»: көчле җил аркасында Лениногорск районында өч йорт янган

Иске Шөгер авыл җирлегенә керүче Яңа Шөгер авылында Сабит Галәвов төп йорт нигезендә әнисеннән калган өе янәшәсендә берничә ел элек үзе дә йорт салып куйган булган. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова сүзләренчә, 82 яшьлек Сабит абый белән Яиза апа үзләре күрше авыл Шөгердә торсалар да, еш кына дача рәвешендә кулланып, Яңа Шөгергә дә килә торган булганнар.

— Аларның бөтен хуҗалык корылмалары бер җирдә урнашкан. Мунча да, яңа салган өйләре дә… Әнисенең төп йортын да, истәлеккә калсын дип, тышлап куйган иде, анысын кораллар, кирәк-яраклар саклау өчен хуҗалык корылмасы итеп файдаланганнар, ахрысы. Гаражлары да шунда.

Пәнҗешәмбе мунча керә торган көн булгач, кичә мунча якканнар. Шуннан каяндыр кабель исе килә дип сизгән инде ул. Гаражның буеннан буена кабель бара, су суыртырга дибрәк насос та кабызган инде. Шуннан кыска ялганыш булган, җил булгач, кабель да уралган булган инде, ут бөтен корылмага үрләгән. Хәзер бит йортлар да тиз яна торган материал сайдинг белән тышланган. Ашыгып эшләнгән эшләр инде, югыйсә, янгын чыкмасын өчен гофра да кулланабыз бит. Аллаһ сакласын инде, уттан калмый шул, — дип сөйләде Лилия Шиһапова.

Кичәдән авыл халкы өмәдә. Лилия ханым авылдашлар барысы бергә җыелышып, Сабит абыйларның янгыннан соң хуҗалыгын чистартуларын әйтте.

– Бүген Яңа Шөгер халкы җыелды, иртәгә дә ватсапка язып чакырабыз, ун көн эчендә бөтен бүрәнәләрен чыгарып җыештырып бетерергә исәплибез. Безнең авыл халкы бердәм ул, ярдәм итәләр, төне буе чистарттылар, булыштылар, — диде авыл җирлеге башлыгы.

Бәла ялгыз йөрми дигәндәй, җитмәсә Яиза апа да хастаханәгә эләккән кичә. Ашыгып-кабаланып йөргәндә егылып имгәнгән.

— Алар икәүләшеп, акча белән сумкаларны булса да алып чыгыйк, дип өйгә кермәкче булганнар. Бөтен өй эче төтен булгач, тончыгып, тиз генә чыгып өлгергәннәр. Ир-ат бит тиз атлый баскычны, баскычлары да биегрәк булган, Яиза апа шуннан төшкәндә, егылып, кабыргасы сынган. Ашыгыч ярдәм белән тизрәк озаттык, — диде Лилия Шиһапова.

Инстаграмда dtp116 аккаунтында шушы янгын видеосында җил никадәр көчле булуы күренә. Комментарийда су сипмиләр, видеога төшереп карап торалар дип гаепләүчеләр бар. «Янәсе, бездә ирләр утка керә»… Монда да керә алганча кергәннәрдер инде, кеше корбаннары ник кирәк?! Авыл җирлеге башлыгы да янгынны мөстәкыйль сүндерергә тырышу бик куркыныч булганын әйтте.

— Анда бит якын бара торган түгел, миңа, киресенчә, администрация «зинһар, халыкны җибәрмәгез, корбаннар булмасын» дип әйтте. Булдыра алганча, якын-тирәдәге йортларга ут капмасын дип сиптерделәр инде болай да, чөнки якындагы өйләрнең панельлары да эри башлады бит. Аңлата торган түгел. Елан кебек ул ялкын, елан кебек урап ала, урамның бер ягыннан кереп, икенче ягына чыга. Анда басып торып булмый. Бик тиз һәм куәтле янды бит ул.

Ничә янгын машинасы килде, бөтенесенә халык ярдәм итеште. Су биреп торырга тырыштык, 100 метр гына ераклыктагы башняга су җыйган идек. Районнан да, Шөгернеке дә килде, Чыршылыдан да ярдәм сорадык, якын авыллардан да, Яңа Иштирәктә Камаз бар иде, агрофирманыкы да килде. Кемнәрне чакырдык — барысы да килде.

Сабит абый үзе дә әйтте инде: «Менә йортларны бер-берсенә якын салу нәрсәгә китерә икән» дип. «Закон дөрес әйтә бит ул» дидем инде, — дип кичәге хәлләрне сөйләде Лилия Шиһапова.

Авыл җирлегендә бухгалтер булып эшләүче Роза апа да бүген Яңа Шөгер халкының Сабит абыйлар хуҗалыгында кайнаган мәле булуын әйтте. «Халык җыештыра, булышалар, бөтен калайларны тракторга төйиләр, чистарталар», — диде.

Җил аркасында ялкын бик тиз арада күрше хуҗалыкка да телен сузган.

– Күршеләренең йорты да түбәләре янып, стеналары гына калды. Анда беркем яшәми иде, бәхеткә, алар читкә балаларына күченеп киткәннәр иде, өйне сатмакчы булганнар. Хәзер аларга хәбәр иттеләр инде, өйләре иминиятләштерелгән булган. Ә Сабит абыйның йорты иминиятләштерелмәгән булган, — дип сөйләде.

Сабит абыйларның икенче яктан күршесендә яшәүче Марсель Ризванов үзе дә янгын сүндерү хезмәткәре булып эшли. Кичә янгын белән көрәштә ул да катнашкан.

— Бер хуҗалык тулаем һәм күрше йорт янды, мәйданы якынча 20 метрга 30 метрдыр, әле күбрәк тә булмаса. Үземнең дә өем кызып алды. Сайдинглары эрегән бераз.

Күрәчәк булган инде. Сабит абый үзе ут төртмәгән, чүп яндырмаган бит инде. Насос кабызган да, контактлары начар булгандырмы, шуннан кызып китеп, янгын чыккан.

Мондый көнне ут чыгармаска инде, бөтен җир коры, җил белән тиз алып китә утны, — дип кисәтте ул.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100