Ел югалтулары-2022: кемнәр белән бәхилләштек?
«Интертат» 2022 елда арабыздан киткән билгеле шәхесләрне һәм милләттәшләребезне барлады. Шушы исемлеккә кергән һәм керми калган барча әрвахларның урыннары оҗмахта булсын! Якыннарына сабырлык телибез!
27 гыйнвар
Журналист, «Авангард» газетасының элеккеге баш мөхәррире Людмила Путятинская вафат. Людмила Путятинская 20 елдан артык гомерен журналистикага багышлады, 11 ел Тәтеш район газетасын җитәкләде.
22 февраль
85 яшендә Чаллыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының элекке хәбәрчесе, татар язучысы һәм журналист Ягъсуф Шәфыйков вафат.
27 февраль
Журналистика ветераны, тел галиме Илдар Низамов вафат.
19 март
Фольклорчы, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Каюмова вафат.
26 март
Татарстанның эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары генерал Андрей Вазанов вафат булган. Аңа 59 яшь иде.
6 апрель
ЛДПР сәяси партиясе лидеры Владимир Жириновский вафат булган. Аңа 75 яшь иде.
8 апрель
Чаллының «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбенең тренер-укытучысы 62 яшьлек Алмас Заһретдинов Әлмәт янындагы трассада юл-транспорт һәлакәтендә үлгән.
13 апрель
Легендар диктор Мәрьям Арсланова вафат. Диктор 1963-1982 елларда «Татарстан» радиосында эшләгән. Аңа 96 яшь иде.
26 апрель
Татарстанда республиканың эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары Евгений Дәүләтшин вафат булган. Аңа 61 яшь иде.
3 май
73 яшендә драматург Эсфир Яһудин вафат.
11 май
Озакка сузылган авырудан соң Әнвәр Софинов вафат. Әнвәр Әнвәр улы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Мәскәү өлкәсе татар милли үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары.
14 май
Җырчы, Россиянең халык артисты, композитор, продюсер Ренат Ибраһимов вафат. Ренат Ибраһимовка 75 яшь иде. Соңгы елларда Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат итте.
17 май
Популяр җырлар авторы Фердинант Гайсин вафат.
25 май
Журналист Гафиулла Газиз вафат. 1998 елдан Гафиулла «Азатлык Радиосы»*нда (2017 елның 5 декабрендә Россия Юстиция министрлыгы «чит ил агентлары» исемлегенә кертте, 2022 елда Россиядә «Азатлык Радиосы» сайты томаланды) эшли башлый. Шулай ук «Шәһри Чаллы» һәм «Туганайлар» газеталарында да хәбәрче була.
15 июнь
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Европа Берлеге илләрендә яшәүче татарларның «Европа татарлары альянсы» Халыкара берлеге җитәкчесе, озак еллар дәвамында Литва Республикасы Клайпеда шәһәрендәге «Нур» татар оешмасын җитәкләгән гаярь һәм фидакарь шәхес, җәмәгать эшлеклесе Флюр Шәрипов вафат.
23 июнь
«Терминал» заводы директоры Мансур Рәимов вафат.
23 июнь
Лаеш районында әлеге төбәкнең хөрмәтле имам-мөхтәсибе, күренекле дин әһеле Рәүһәт хәзрәт Гатауллин вафат.
24 июнь
Җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фатих Сибагатуллин вафат. 1996 елдан 2007 елга кадәр Нурлат районы җитәкчесе булып эшли, 2007 елның декабрендә V чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлана. Ул алтынчы (2011 елдан) һәм җиденче чакырылыш (2016 елдан) РФ Дәүләт Думасы составына керә.
28 июнь
75 яшендә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты, Әлмәт татар дәүләт драма театрының элеккеге директоры Халитова Тамара Сөләйман кызы вафат булган.
4 июль
Җырчы Айгөл Бариеваның тормыш иптәше Линар Юсипов вафат булды.
9 июль
Татарстан Республикасы балалар клиник хастаханәсе директоры Илдар Закиров 44 яшендә вафат булган.
15 июль
Казанда Бөек Ватан сугышы ветераны, Казан шәһәре «Ярдәм» мәчетенең хөрмәтле мәхәллә әгъзасы Гали Гарифуллин вафат булды. Аңа 103 яшь булган.
17 июль
Камал театрының танылган актрисасы, Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева вафат. Аңа 63 яшь иде.
29 июль
Җитди һәм озак авырудан соң 76 яшендә Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Феликс Пантюшин вафат булды.
3 август
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Сания Бәхтиярова вафат.
4 август
Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Гуманитар фәннәр академиясе академигы, икътисад фәннәре докторы, профессор Рифат Исләев вафат.
4 август
Озакка сузылган каты авырудан соң матбугат ветераны, «Әлмәт таңнары» газетасының беренче баш мөхәррире, язучы, Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Әсгать Сәлахов вафат булган.
9 август
Түбән Камада билгеле блогер Фәния Зиннәтшина 86 яшендә вафат булган.
19 август
Түбән Камада күренекле язучы-юморист Илдар Хәйруллин вафат булды. Аңа 64 яшь иде.
22 август
Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының элеккеге директоры Рафаил Мәхмүтов вафат булган.
29 август
Яр Чаллыда 75нче яшендә 7нче балалар сәнгать мәктәбенә нигез салучы һәм беренче директор Лениза Баһаветдинова вафат.
30 август
Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитетының соңгы генераль секретаре, сәясәтче Михаил Горбачев вафат булган.
1 сентябрь
«Лукойл»ның вице-президенты Равил Маганов Мәскәүнең бер урамында үле килеш табылган. Якынча мәгълүматлар буенча, ул тәрәзәдән егылып төшкән.
10 сентябрь
Казан федераль университетының Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе галиме, педагог, «Сәләт»кә нигез салучыларның берсе Равил Һади вафат.
11 сентябрь
Сәхнә ветераны, җырчы Булат Балтанов кичә Казанда вафат булган. 1969-1985 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә вокалист-солист булып, 1985-1997 елларда администратор булып эшли.
14 сентябрь
Казанда 48нче яшендә танылган журналист Анна Тарлецкая вафат булды.
14 сентябрь
«Комсомольская правда» газетасының баш мөхәррире Владимир Сунгоркин вафат булган. Аңа 68 яшь иде.
16 сентябрь
Җырчы-шагыйрь Илсур Хөснетдинов вафат. Илсур Хөснетдиновның кызы Энҗе җырчы буларак танылды.
17 сентябрь
84 яшендә Россиянең атказанган рәссамы, Рәссамнар берлеге әгъзасы Рәшит Госманов вафат булган.
20 сентябрь
Популяр җырлар авторы Ринат Мөслимов вафат.
22 сентябрь
ТР КВН клубы рәисе Георгий Гатауллин вафат булды .
11 октябрь
Түбән Кама районы Мәгариф идарәсенең элеккеге башлыгы Равис Шакиров 73 яшендә вафат булды.
19 октябрь
Күренекле шагыйрә Резедә Вәлиева вафат.
19 октябрь
Озакка сузылган авырудан соң, әдәбият галиме, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Хисамов вафат.
19 октябрь
Татарстан Дәүләт Советы Аппараты Хокукый идарәсенең гражданлык законнары бүлеге мөдире Исрафил Фәттахов вафат.
27 октябрь
Пермь өлкәсе Барда районының «Таң» газетасы баш мөхәррире Эльмарт Уразов вафат.
30 октябрь
Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә. Бүген Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе Дунаев Николай Иван улы (Наил Дунаев) вафат.
9 ноябрь
Казан илкүләм техник тикшеренү университеты (КНИТУ-КАИ) профессоры, Казан түбән температуралы плазма мәктәбенә нигез салучы, ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе Гали Даутов вафат булды. Аңа 91 яшь иде.
19 ноябрь
82 яшендә күренекле дирижер Анатолий Василевский вафат булды, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.
Анатолий Александрович Василевский 2011 – 2014 елларда Филармониянең джаз-оркестрының баш дирижеры, 2014-2020 елларда дирижеры иде.
28 ноябрь
Педагогика фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Закирә Хәбибуллина вафат. Галимәгә 85 яшь иде.
7 декабрь
Казанның «Иман нуры» мәчетендә хәйрия бүлеге җитәкчесе, «Фәрештә Регина» дип танылган Регина Иванова вафат.
7 декабрь
7 декабрьгә каршы төндә Ульяновскиның танылган спорт журналисты Фәрит Миннебаев вафат булган. Аңа 65 яшь иде
10 декабрь
Танылган шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, күпсанлы популяр җырлар авторы Мансур Шиһапов вафат, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге.
16 декабрь
Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова вафат булган. Эльмира Сөләймановага 40 яшь иде.
18 декабрь
Баянчы Рамил Курамшин вафат булган. Музыкантка быел 75 яшь тулган иде. 1947 елның 16 июлендә Горький өлкәсенең (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Кызыл Октябрь районы Кочко-Пожар (Кучкай Пожары) авылында туган.
19 декабрь
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрының элеккеге директоры Роберт Шәймәрданов вафат булган. Ул театр белән 28 ел җитәкчелек итте. Роберт Шәймәрдановның бер айдан 60 яшьлек юбилее булырга тиеш иде.
24 декабрь
Татар хәрәкәте активисты, Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы, «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбленең җитәкчесе Альбина Мәхмүтова авыр операциядән соң вафат булган. Аңа 43 яшь иде.