Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ел табибы — Ак чәчәкләр» бәйгесе: «Җиңүчене ничек сайлап була икән?»

Медицина хезмәткәре көне (июньнең өченче якшәмбесе) уңаеннан Татарстанда традициягә әйләнгән «Ел табибы — Ак чәчәкләр» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. «Лада Гранта» автомобиле кемгә эләкте? «Ел табибы» исеменә кем лаек булды? Ни өчен бөтен зал елады? Барысы да әлеге репортажда.

news_top_970_100
«Ел табибы — Ак чәчәкләр» бәйгесе: «Җиңүчене ничек сайлап була икән?»
https://tatarstan.ru/

Мәскәү артистлары катнашындагы масштаблы тантана

Быел республиканың меңләгән медигын «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә урнашкан Илһам Шакиров исемендәге концерт залына җыйдылар. Башка елларда зур тантана «Пирамида» күңел ачу үзәгендә уза иде. Былтыр чикләүләр сәбәпле масштаблы бәйрәм итү булмады.

«Казан Экспо» каршында зур автопарк булып авылларга һәм район үзәкләренә тапшырыласы 150 «Лада Ларгус» ашыгыч ярдәм машинасы һәм 43 Ford Transit микроавтобусы тезелеп тора иде. Концерт залына керүчеләрне ишек төбеннән оркестр белән каршы алдылар. Сәхнәдә дә тантананы башыннан ахырына кадәр Дәүләт камера хоры һәм София Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка оркестры озата бардылар.

Тантананы Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде. — Илебезнең иң авыр чорларында алдынгы сызыкта һәрвакыт медицина хезмәткәрләре торды. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле табиблар, шәфкать туташлары, медбратлар, санитарлар, ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчеләр, хастаханәләрнең эшчәнлеген тәэмин итеп торучы техник хезмәткәрләр, — диде министр.

Чараны Яна Чурикова, Михаил Волконадский һәм Марина Михайлова алып бардылар. Кунаклар алдында Салават Фәтхетдинов белән Валерий Сюткин чыгыш ясадылар. Тантананың рәсми өлеше тәмамлангач, медицина хезмәткәрләре өчен Валерий Сюткинның концерты дәвам итте.

«Елның иң яхшы медицина хезмәткәре»

Бүләкләү тантанасы «Елның иң яхшы медицина хезмәткәре» номинациясеннән башланды. Татарстанда бүгенге көндә 37 меңнән артык урта медицина хезмәткәре эшли икән. Алар кешеләргә иң беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузучылар. Җиңүче исеменә лаек дип табылган дүрт номинант тәкъдим ителгән. Алар — Әгерҗе үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлегенең өлкән фельдшеры Гөлфия Симакова, Республика клиник инфекция хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Зөлфия Галиәхмәтова, Биектау үзәк хастаханәсе фельдшеры, Әлдермеш фельдшер-акушерлык пункты мөдире Илсөя Усманова, Казан медицина университетының 2 нче Клиник бүлеге өлкән шәфкать туташы Гүзәлия Габдрахманова. Җиңүче дип сәхнәдән Зөлфия Галиәхмәтованың исемен атадылар. Гөлфия Симакова исә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан махсус призны — «Лада Гранта» автомобилен алды. Гөлфия Симакованың быел 53 яшен һәм 35 еллык хезмәт стажын билгеләгәне мәгълүм булды.

«Беренчел звеноның иң яхшы табибы»

«Беренчел звеноның иң яхшы табибы» номинациясендә җиңүне Яр Чаллыдагы Сугыш ветераннары госпиталенең көндезге стационар мөдире, участок терапевты, гериатры, Яр Чаллының штаттан тыш баш гериатры Фәридә Шәрифуллина яулады. Номинантлар арасында шулай ук Казанның 7 нче балалар поликлиникасы участок педиатры Динә Сабитова һәм Түбән Каманың перинаталь үзәкле Балалар хастаханәсенең профилактика бүлеге мөдире, педиатр Диләрә Вәлиева да бар иде.

Номинация буенча җиңүчене бүләкләгәндә Яна Чурикова: «Шулкадәр яхшы табиблар арасыннан җиңүчене ничек сайлап булганын аңлый алмыйм», — диде. Аның сүзен куәтләп, Марина Михайлова чарада катнашкан барлык хезмәткәрләрне дә җиңүчеләр дип атады.

Җиңүчеләрне бүләкләү өчен сәхнәгә бәйгене 14 ел элек оештырып җибәргән шәхесне, Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховны чакырдылар.

— Ун ел элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау системасын, хастаханәләрне яңарту эшен башлады. Бүгенге көндә без аның нәтиҗәсен һәм куәтен күрәбез. Сәламәтлекне саклауга ул хәзер дә икеләтә игътибарын бирә. Татарстанның сәламәтлекне саклау системасы Россиядә иң яхшылар рәтендә. Мин моның белән горурланам, — диде Айрат Фәррахов.

«Уникаль очрак»

«Уникаль очрак» номинациясенә Татарстанның Республика клиник хастаханәсе, Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсе, Яр Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, Казанның 7нче хастаханәсе командалары тәкъдим ителгән. Һәрберсенең дә катлаулы операцияләре каһарманлыкка тиң. Аларның уникаль очрак белән күзгә-күз очрашу тарихы турында кыска видеороликлар күрсәткәндә күпләр күз яшьләрен тыя алмады. Бәйге булгач, җиңүче дә булырга тиеш. Җиңүче исеме Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә бирелде.

Клиник хастаханә конкурска хатын-кызның бавырын күчереп утыртканнан соң Идел буе федераль округында беренче мәртәбә сау-сәламәт бала таба алу тарихын тәкъдим итте. Казанда кеше органнарын күчереп утырту буенча уңышлы операцияләр ясала!

Гомерләре өзелә дигәндә генә табибларның тырышлыгы белән исән калган кешеләр дә бүләкләү вакытында сәхнәгә менде. Җиңүче команда бүләкне Россия Фәннәр академиясе академигы, танылган кардиохирург Ренат Акчурин кулыннан алды.

— Миңа гомер буе кардиохирургия буенча да, органнар күчереп утырту буенча да иң авыр очраклар белән очрашырга туры килде. Бүгенге күргәннәр мине күз яшьләре чыгарлык итеп тетрәндерде. Шушындый медицина булуы белән мин Татарстанның табиблар җәмәгатьчелеген чын күңелдән котлыйм, — диде Ренат Акчурин.

Бүләкләү тантанасында көтелмәгән вакыйга да булды. Республика клиник хастаханәсенең трансплантологы Александр Киршин медицина җәмәгатьчелеге алдында сөйгән ярының кулын сорады. Сөйгәне ризалыгын белдерде. Ул да шул ук хастаханәдә гастроэнтеролог булып эшли икән. Ике яшь табибның кавышуы залда уңай эмоцияләрне арттырып җибәрде.

2021 елның «Сәламәтлек саклау легендасы» исеме Республика балалар клиник хастаханәсенең ветераннар советы рәисе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы, Казан медицина университеты профессоры Дамира Галиевага бирелде. Аңа альтернатива булмады. Бүләкне министр Марат Садыйков тапшырды.

«Ел табибы»на бүләкне Татарстан Президенты тапшырды

Бүләкләүнең кульминация өлешенә дә килеп җиттек. «Ел табибы» номинациясендә җиңүчене әйтер өчен сәхнәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов менде. Башта һәр номинант белән алдан әзерләнгән видеоролик аша таныштырдылар. Җиңүчене билгеләү җиңел булмагандыр. Видеодан күренгәнчә, аларның һәрберсе Татарстан медицинасына зур өлеш керткән. Рөстәм Миңнеханов та, җиңүченең исемен әйткәндә: «Сайлаучы мин түгел. Мин бары тик конвертны ачып укучы гына», — диде.

Номинантлар арасында Казан медицина университетының госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире, Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре докторы һәм профессор, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия буенча штаттан тыш баш белгече Диана Абдулганиева; Әлмәттә «Татнефть» медсанчастенең лазер хирургиясе кабинеты офтальмологы Альбина Гыйләҗева; Республика клиник онкология диспансерының 4нче онкология бүлеге мөдире, онколог Альберт Гыймранов булды.

«Ел табибы» номинациясендә Татарстан Президенты Диана Абдулганиеваның исемен укыды. Диана Абдулганиева табиблар гаиләсендә туган һәм әти-әнисенең юлын дәвам иткән.

2020 елда Диана Абдулганиева Татарстанда пандемия вакытында виртуаль обход керткән табиб. Шуның нәтиҗәсендә белгечләр 2020 елда бөтен республика буенча ун меңнән артык авыруга консультация биргән.

Аның җитәкчелегендә республикада ковидка каршы плазма куллану башланган. Бу ысул бик күп авыр хәлдәге авыруларны үлемнән коткарган.

Диана Абдулганиева Республика клиник хастаханәсенең вакытлы инфекцион госпиталендә иң авыр хәлдәге пациентларны шәхсән дәвалаган.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышын: «Сәламәтлек сатылмый, аны сәламәтлек саклау системасында эшләүче кешеләр ярдәме белән саклап кына була» сүзләре белән башлап җибәрде.

Татарстан Президенты сәламәтлек саклау министры белән пандемия башланган чорда Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә «кызыл зонага» керүен искә төшерде.

— Киенү процедурасы үзе бик катлаулы. Без «кызыл зонада» махсус саклану киемендә 30-40 минут булдык, ә бит табиблар бу махсус киемдә көн саен һәм көн буе эшлиләр. Бүген дә пандемия беркая китмәде. Без бу афәт белән көрәшәбез, моның белән яшәргә өйрәндек.

Сәламәтлек саклау системасы һәрвакыт өстенлекле булып калачак. Минем эш көне сәламәтлек саклау министры һәм Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе белән очрашудан башлана. Шуңа күрә без сезгә, табибларга, нинди режимда эшләргә туры килүен беләбез. Сез тагын да зуррак хөрмәткә лаек. Рәхмәт сезгә! Үзегезне саклагыз! — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов барлык медицина хезмәткәрләренә.

Бәйгедә җиңү яулаган хезмәткәрләргә 100 мең сум күләмендә акчалата премия, компьютерлы планшет тапшырылды. Һәр номинант чит илдә стажировка узу мөмкинлегенә ия булды.



Галерея: «Ел табибы - Ак чәчәкләр» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләүдән фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100