Бу минутларда Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Ел табибы-2026» исеме билгеле булды. Биредә «Ак чәчәкләр» республика премиясен тапшыру тантанасы уза.
«Ел табибы-2026» исеменә Республика балалар клиник хастаханәсенең 1нче анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире, анестезилог-реаниматолог Анна Тимофеева лаек булды.
Чарада Татарстанның иң яхшы шәфкать туташы да билгеле булды. «Шәфкатьлелек һәм кайгыртучанлык» номинациясендә җиңүне Казанның 6 нчы поликлиникасы ашыгыч ярдәм бүлеге шәфкать туташы Марина Кузнецова яулады. Җиңүчене «Ел табибы-2025» исеменә лаек булган Лилия Басанова игълан итте. Ул барлык табиблар һәм пациентлар исеменнән шәфкать туташларына җылы куллары һәм мәрхәмәтле йөрәкләре өчен рәхмәт белдерде.
«Уникаль очрак» номинациясендә катнашкан өч клиника коллективы арасыннан жюри берсенә дә өстенлек бирергә җөрьәт итмәгән. Алар барысы да җиңүчеләр дип игълан ителсә дә, Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары коткарган малайга барабанны әйләндереп, өч конвертның берсен сайлау хокукы бирелде (җиңүчеләрне чарада шул рәвешле билгеләделәр). Бала ДРКБ командасы дип язылган конвертны тартып чыгарды.
Бүген, шулай ук, «Иң яхшы берләшмә», «Һөнәргә тугрылык», «Яшь гвардия» номинацияләрендә бүләкләү булды.