news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Экзит-пул нәтиҗәләре: 71,7 процент белән «Бердәм Россия» алда бара

news_top
Экзит-пул нәтиҗәләре: 71,7 процент белән «Бердәм Россия» алда бара
Фото: © "Татар-информ"

Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директоры Мария Ефлова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында өч көнлек сайлауда экзит-пул нәтиҗәләрен игълан итте.

  • РФ Федераль Җыены IX чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау 18-20 сентябрь көннәрендә барды.
  • Экзит-пул (Exit-pool) – ул сайлаучылардан сайлау участоклары янында сорау алу нәтиҗәләре.

Участокларның 32 проценты – Казанда, 36 проценты – республиканың башка шәһәрләрендә, 32 проценты авыл торак пунктларында урнашкан иде. Социологлар 18 мең кешедән сораштырган, 60 проценты ничек тавыш биргәнен әйтергә ризалашкан. Сайлауга килү күрсәткече гадәттәгечә югары булды», – диде Мария Ефлова.

  • «Бердәм Россия» – 71,7 процент;
  • ЛДПР – 4,3 процент;
  • «Партия прямой демократии» – 0,4 процент;
  • «Зеленые» партиясе – 0,8 процент;
  • «Гадел Россия» – 2,4 процент;
  • «Родина» – 0,3 процент;
  • КПРФ – 11,2 процент;
  • «Партия пенсионеров» – 0,6 процент;
  • «Коммунисты России» – 0,5 процент;
  • «Новые люди» – 6,7 процент.

«Сораштырылганнарның 1 проценты бюллетеньнарны бозганын әйтте. Якынча нәтиҗәләр буенча, «Бердәм Россия» өстенлек итә. «КПРФ», ЛДПР, «Новые люди» партияләренә карата ышаныч дәрәҗәсе югары», – диде Мария Ефлова.

Ул төгәл нәтиҗәләрне Үзәк сайлау комиссиясе чыгарачагын искәртте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар