Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эквадорда мәхшәр дәвам итә, урамнарда кораллы Джокер һәм Бэтмен куркытып йөри

news_top_970_100

Эквадорда җинаятьчелек вазгыяте кискенләшкәч, Джокер һәм Бэтмен костюмы кигән, коралланган ир-атлар пәйда булган. Җирле телеканалларның берсе косплейлардан хәтта интервью да алган. Бу видео социаль челтәрләрдә таралган, дип яза «360» сайты.

Кадрларда күренгәнчә, яшел чәчле, ачык төстәге кием кигән һәм грим сөрткән ир-ат журналист белән сөйләшә. Аның кулында автомат, һәм ул аны әледән-әле корып тора. Косплей Джокер тавышы белән сөйләшергә һәм, аның героена хас булганча, тилеләрчә көләргә тырыша.

Ярканат костюмы кигән кеше журналистлар белән аз аралашкан. Бэтмен күбрәк вакытын яшел чәчле иптәше артында агрессив хәрәкәтләр ясап уздырган. Ир-атның кулында пистолет була, соңрак ул аны Джокерга төби. Косплейларның икесе дә камера алдында сугыша һәм комикслардагы оригиналь геройлары кебек үк эшләргә тырыша.

Алдарак Эквадор президенты Даниэль Нобоа дәүләттә «кораллы эчке конфликт» режимы кертте һәм хәрбиләргә җинаятьчел төркем катнашучыларын куркынычсыз итәргә боерды. Эквадорда яшәүче россияле «360» басмасына сөйләгәнчә, наркокартельләр Эквадорда хакимлекне үз кулларына алырга тели. Җирле халык паникада, җәмәгать транспорты белән бәйле проблемалар килеп чыккан, кибетләр һәм кафелар ябылган.

Искәртеп үтик, Көньяк Америкадагы Эквадор дигән илдә тәртипсезлекләр башланган. Алар илдәге иң зур банда – «Лос-Лобос» башлыгы Фабрисио Колон Пико төрмәдән качкач башланды. Төрмәне кулга алган бандитлар полицейскийларны атып, асып үтергән видеоларны тарата. Наркокартель әгъзалары урамнарда полицейскийларга атты, аларны шартлатты. Наркокартель вәкилләре илнең иң зур шәһәре – Гуякильдәге университетка һөҗүм иткән һәм 50 студентны үтергән.

Видеолар

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100