Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эквадорда төрмәдән җинаятьчеләр качкан, һәм илдә тәртипсезлекләр башланган

news_top_970_100
Эквадорда төрмәдән җинаятьчеләр качкан, һәм илдә тәртипсезлекләр башланган

Көньяк Америкадагы Эквадор дигән илдә тәртипсезлекләр башланган.

Тәртипсезлекләр илдәге иң зур банда – «Лос-Лобос» башлыгы Фабрисио Колон Пико төрмәдән качкач башлана.

Ул илнең президентлыгына кандидат – 59 яшьлек Фернандо Вильявисенсионы үтерүдә гаепләнә. Кандидат халык белән очрашу өчен мәктәпкә килә, һәм аны урамда атып үтерәләр. Фернандо Вильявисенсио – элекке журналист, ул мафиозникларга каршы көрәшәчәген әйткән булган.

Шулай ук Фабрисио Колон Пико илнең генераль прокурорын үтерүгә әзерләнүдә, бер кешене урлауда гаепләнгән. Колон Пико 5 гыйнварда кулга алына. Төрмәдә бунт була, тоткыннар сакчыларга һөҗүм итеп, аларны асып, атып үтерә башлый, Колон Пико төрмәдән чыгып кача, дип яза «Primicias» басмасы.

Фабрисио Колон Пико Эквадорда зурлыгы буенча икенче урында торган банда – наркокартель җитәкчесе булган, бу бандада 8 мең кеше исәптә тора икән. Ә беренче урындагы банда – «Лос Чонерос», аның җитәкчесе – «Фито» кушаматлы 43 яшьлек Адольфо Масияса Вильямара шулай ук төрмәдән качкан була. Ул 2011 елдан бирле төрмәдә утырган булган. Телеграм-каналлар язуынча, аны «утырган» дип әйтү дә дөрес түгел – ул 12 мең кеше утырган төрмәне контрольдә тоткан.

Хәзерге вакытта берничә төрмәдә бунт булган, тоткыннар 100дән артык сакчыны әсир итеп алган.

Банда вәкилләре Эквадорның «TC Television» телеканалына бәреп кергән һәм туры эфир вакытында журналистларны әсир итеп алган.

Эквадор президенты илдә эчке хәрби конфликт баруын таныган. Телеканалда журналистларны азат итү видеосы чыкты.

Котылган журналистлар, елый-елый, Ходайга рәхмәт әйткән.

Төрмәне кулга алган бандитлар полицейскийларны атып, асып үтергән видеоларны тарата.

Россиянең Эквадордагы илчелеге туристларга чыгып йөрмәскә киңәш итә. Эквадор президенты кораллы төркемнәрне юк итәргә боерган. Наркокартель әгъзалары исә урамнарда полицейскийларга һөҗүм итә – ата, шартлата башлаган.

Илнең президенты, бандитларны атып үтергән теләсә кайсы солдат һәм полицейский хаклы булачак, хөкем ителмәячәк, дип белдергән.

Хәзерге вакытта шәһәр урамнарында кораллы полицейский, хәрбиләр дә, кораллы бандитлар да бик күп.

Наркокартель вәкилләре илнең иң зур шәһәре – Гуякильдәге университетка һөҗүм иткән һәм 50 студентны үтергән.

Наркокартель вәкилләре урамда укучы кызны атып яралаган. Полицейский аны коткару өчен кочаклап йөгергән.

Илдә барлыгы 1900 тәртипсезлек очрагы теркәлгән. Эквадор армиясе 22 төркемне хәрби җинаятьче дип игълан иткән, алар сөйләшеп тормыйча юк ителергә тиеш, дигән илнең хәрби көчләре җитәкчесе.

Һәлак булган, каза күргән кешеләр арасында Россия ватандашлары булуы турында мәгълүматлар юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100