Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришвәт өчен утырган экс-министр Алексей Улюкаев вакытыннан алда иреккә чыгачак

news_top_970_100
Ришвәт өчен утырган экс-министр Алексей Улюкаев вакытыннан алда иреккә чыгачак

Россиянең элекке икътисад үсеше министры Алексей Улюкаев май уртасында иреккә чыгарга мөмкин. Ул 2017 ел ахырында зур суммада ришвәт алуда гаепләнгән иде.

Тверь суды Алексей Улюкаевны шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыгару үтенечен хуплады, дип яза «Интерфакс».

Экс-министрны вакытыннан алда иреккә чыгару мәсьәләсе 27 апрельдә үк каралган. Әмма карар үз көченә кергәнче Алексей Улюкаев колониядә калачак. Әгәр суд карарына шикаять бирелмәсә, экс-министр инде май уртасында ук иреккә чыгарга мөмкин.

«Интерфакс» язганча, прокуратура хезмәткәрләре дә, колония администрациясе дә утырышта экс-министрны вакытыннан алда иреккә чыгаруга каршы бер сүз дә әйтмәгән. Киресенчә, алар Алексей Улюкаевның тәртибе яхшы булуы турында әйткән.

2017 елның 15 декабрендә Алексей Улюкаев аеруча зур суммада ришвәт алуда гаепләнгән иде. Суд ачыклаганча, экс-министр тикшерү эксперименты вакытында «Роснефть» җитәкчесе Игорь Сечиннан 2 млн доллар алган.

Нәтиҗәдә, Алексей Улюкаевны сигез елга ирегеннән мәхрүм иттеләр һәм 130 млн сум штраф салдылар. Хөкем карары буенча, элекке министрга хакимият органнарында һәм дәүләт корпорацияләрендә шулай сигез ел дәвамында эшкә урнашу тыелган иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100