Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2 млн доллар ришвәт алган Улюкаевны колониягә озаттылар

Улюкаев бу ришвәтне Сечиннан алуы турында хәбәр ителгән иде.

news_top_970_100
2 млн доллар ришвәт алган Улюкаевны колониягә озаттылар
Россиянең элеккеге икътисад министры Алексей Улюкаевны колониягә озатканнар. Бу турыда «Известия» газетасы хәбәр итте.

2017 ел декабрендә суд Улюкаевны 2 миллион доллар ришвәт алуда гаепле дип тапты.

Улюкаев «Роснефть» башлыгы Игорь Сечиннан «Башнефть»не приватизацияләү өчен шул суммада ришвәт алган, дип хәбәр ителгән иде.

Суд Улюкаевны 8 елга каты режимлы колониягә хөкем итте. Ул шулай ук 130 миллион сум штраф та түләргә тиеш.

Экс-министрны кайсы колониягә озатулары турында хәбәр ителмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100