Узган елда 2 меңгә якын кисәтү ясалды. Мисал өчен, предприятие табигатькә зыян китермәгән, ләкин ниндидер документы юк ди, ул вакытта кисәтү генә ясыйбыз.
Ләкин профилактик чараларга, кисәтүләргә карамастан, законны бозып тотылучылар да күп. 2018 елда 6 меңгә якын закон бозу очрагы ачыкланды. Аларга 60 млн сумнан артык штраф салынды. Бүген аның 55 млн сумы муниципаль районнар бюджетына кайтарылды.
Штраф салу гына түгел, табигатькә килгән зыянны да саныйбыз. Табигатькә зарар салучыларга карата җинаять эшләре кузгатабыз. Бу эш актив рәвештә 2016 елда башланган иде. Елдан ел закон бозу очраклары кими, ләкин законнан тайпылучыларга чараларны катгыйландырабыз. Бер-ике ел элек кенә 6-7 җинаять эше кузгатылган булса, 2018 елда экология өлкәсендә 35 җинаять эше ачылды. Җиргә чистартылмаган су агызу нәтиҗәсендә күпләп балык үлү, законсыз рәвештә карьерлар казу очраклары да теркәлде.
Әйтергә кирәк, табигатьнең чисталыгын бозучылар үзләре дә гаебен аңлый. Узган елда предприятиеләр 132 млн нан артык суммага чаралар үткәрде. Каядыр фильтрлар, каядыр чистарту корылмалары куйдылар, каядыр карьерларга рекультивация үткәрделәр.
Иң киң таралган хокук бозулар көнкүреш, сәнәгать калдыклары өлкәсендә. Ел саен республика буенча 2 меңгә якын законсыз чүп ташлау урыннары чистартыла.Районнарга рәхмәтлебез, чөнки чүплекләрне юкка чыгару юнәлешендә бергә эшлибез. Чүпне тиешсез урынга ташлаган хокук бозучы билгеле булмаганда, районнар чүплекләрне юкка чыгару чыгымнарын күтәрә. Закон нигезендә, физик, юридик затлар чүпләрен полигоннарга чыгарырга тиеш. Полигоннарның Росприроднадзорда учетта булып, лицензияле булуы зарур. Зур предприятиеләргә сораулар юк, чөнки аларның күпчелеге чүпне лицензияле оешмалар белән килешү нигезендә полигоннарга чыгара. Күбрәк сораулар шәхси эшмәкәрләргә, вак предприятиеләргә. Аларның күпчелеге килешүләр төземи, шуңа басуларда, урман кырыйларында чүп өемнәре барлыкка килә. Безнең махсус хисаплар да бар, алар ел саен 1 мартка кадәр тапшырыла. Предприятиеләр калдыкларын чыгару буенча кайсы оешмалар белән эшли – контроль алып барыла.
Күзәтчелек эшендә тагын бер юнәлеш – сулыкларны саклау. Моның өчен 2013 елдан бирле сулыкларның яр буе чиген билгелибез. Моны федераль бюджет финанслый. Елгаларның чикләре билгеләнгәч, тулысынча Су кодексы таләпләренә туры китереп, табигатьне файдаланучылардан таләп итә алабыз. Су кодексының 6 маддәсе буенча, су буенда 20 метр буш булырга тиеш. Төзелешләр алып бару, коймалар тоту тыела. Шушы эш нәтиҗәсендә, соңгы өч елда 700 ләп закон бозу очрагы ачыкланды. Корылмалар барысы да юкка чыгарылды, кайберләре судта карала. 2018 елда, сулыкларга ташлаган пычрак матдәләр, чүплекләр, коймалар, корылмалар барлыкка килүне кушып исәпләсәк, 1300 ләп закон бозу очрагы теркәлде.
– Әйе, күпчелек районнарда чистарту корылмалары 80-90 елларда салынган. Алар хәзерге заман таләпләренә туры килми. Берничә ел элек нормативлар үзгәрде. Бүгенге көндә закон таләбе буенча, елгадан алына торган суга караганда, ташлана торган су чистарак булырга тиеш, шуңа күрә чистарту корылмалары идеаль эшләргә тиеш. Аларның хәзерге заман таләпләргә туры килә торган технологияләр нигезендә эшләнүе шарт. Әйткәнемчә, күпчелек предприятиеләр моны аңлый, бу юнәлештә эш үткәрелә. 2018 елда предприятиеләр корылмаларны яңадан реконструкцияләү, яки яңа технологияләр өчен 5 млрд сумнан артык акча керткән.
Районнарга килгәндә, су белән тәэминат программасы бар. Монда да шактый зур күләмдә акчалар бүленеп бирелә. Бүген ел саен 15-20 районда 15-20 чистарту корылмасы төзекләндерелә. Эш бара, ләкин әле башкарасы эшләр бихисап.
– Эшегездә нинди яңа технологияләр кулланасыз?
– Технологияләргә килгәндә, быел күрше төбәкләрдән безгә тәҗрибә алырга киләләр. Инспекторлар төрле техника, җиһазлар, квадракоптер, фотоловушка, иярченле җайланмалар ярдәмендә эшли. Бу безгә даими рәвештә облетлар ясарга мөмкинлек бирә. Һава атмосферасы, сулыклар җирнең сыйфатын тикшерү өчен, пробалар анализга алына. Техник база ныгытыла. Ел ахырында гына тагын 5 күчмә лаборатория алдык.
– Бүген Татарстан авылларында чүп җыю ничек оештырылган?
– Яңа система кергәнче үк үзләрендә чүп җыюны оештырган районнар бар. Инде моңа халык та әкренләп ияләнеп килә. Әлмәт, Баулы, Мөслим районнарын үрнәк итеп куярга була. Аларда чүп контейнерлары да булдырылды. Сәүдә үзәкләрендә, социаль объектлардагы кебек үк, батарейкалар, лампалар, пластик шешәләр өчен авыл җирлекләрендә аерым әрҗәләр куелган очраклар бар.