Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уралдагы татар активисты Фәрит Носратуллин: «Мин авторитар хатын-кызлардан куркам»

Екатеринбургта яшәүче татар активисты Фәрит Носратуллин белән «иң популяр татар блогеры» дип таныштырдылар. Фәрит абыйга быел 70 яшь тула. Тормыш иптәше Рәсимә апа аны токарь һөнәренә өйрәткән. Менә нинди ул Урал һавасын сулап үскән хатын-кызлар.

news_top_970_100
Уралдагы татар активисты Фәрит Носратуллин: «Мин авторитар хатын-кызлардан куркам»

Рәсимә һәм Фәрит Носратуллиннар Екатеринбургтагы татар чараларына парлашып йөри. Анда узган конференциягә дә бергә килгәннәр иде, икенче көнне мин аларга кунакка бардым. Стенага эленгән телевизор ТНВ каналын күрсәтә. Хуҗабикә җәйдән әзерләгән җиләк-җимешләрен, кайнатмаларын, банкага япкан яшелчәләрен табынга куйган, камыр ризыклары пешергән.

«Без бит җәй буе бакчада ятабыз. Барысын да үстерәбез, кышка әзерлибез. Кышны шәһәрдә үткәрәбез. Укырга йөрибез, яшьләр чакырса, мәдәният үзәгенә барабыз. Олылар өчен «Хәзинә» оешмасы бар, анда да йөрибез», – дип елмайды йорт хуҗасы.

«Башкорт белән татар гел дус яши бит»

Алар икесе дә тумышлары белән Башкортстаннан. Фәрит абый Балакатай районының Сандалаш авылында үскән.

Ул башкорт авылы иде. Әти Мәчетле районындагы Яңа Мөслим дигән татар авылында туган. Сугышка кадәр әти шофер булган, шоферлар җитмәгәч, аны бу авылга күчергәннәр. Әни дә татар авылыннан. Мин 10 ел башкорт мәктәбендә бөтен фәнне башкорт телендә укыдым. Башкортча гына сөйләшә идем. Өйләнгәч, Рәсимә татарча сөйләшергә өйрәтте, – дип сөйләде ул.

«Был» дигәнен әле дә онытмый, «бу» димичә, гел «был» ди, – дип елмайды тормыш иптәше.

Рәсимә апа – Башкортстанның Борай районыннан.

Минем авыл бетте инде, – дип дәвам итте ир кеше. – Анда 1-2 йортта умартачылар һәм аучылар гына яши. Безнең йортка да умартачы керде. Әти-әни рухына дога кылырга кайтып йөрибез. Татар кешесендә авылга тартылу һәрвакыт бар. Рәсимәнең авылына кайтабыз. Ул тиз генә киемнәрен алмаштыра да бакчаны урап керә. Без мотоблокка төялеп печәнгә барабыз. Агыйдел буена төшәбез. Анда татар авыллары күп, ул җирләрдә гомер буе татар яшәгән, – ди Фәрит абый.

1988 елда Фәрит Носратуллин Свердловск өлкәсе татар-башкорт мәдәният үзәге рәисенең урынбасары, өлкәдәге Октябрьский районы татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе була.

«Өлкәдә татарлар һәм башкортлар күп иде. Башкорт белән татар гел дус яши бит. Минем классташлар – башкорт, без барыбыз да дус. Ул җитәкчеләр, түрәләр арасында гына тыныч түгел», – ди ул.

Фәрит абыйдан кала гаиләдә тагын 5 бала булган. Хәзерге вакытта өчесе исән. Энесе Екатеринбургта яши, апасы Башкортстанда гаилә корган. Ул үзен «башкорт» ди икән. Рәсимә апаның 4 абый-энесе бар. Ике баланың паспортында «башкорт» дип язылган булган. 

«Беренче очрашуда Рәсимә миннән качты»

Авыл мәктәбен тәмамлагач, Фәрит Носратуллин армия хезмәтенә Монголиягә китә. Аннан кайткач, Урал дәүләт техникумына метал эшкәртү факультетына укырга керә. Укыган вакытта заводка эшкә урнашу мөмкинлеге була. Заводта ул Рәсимә апа кул астында өйрәнчек булып эшли башлый, әмма бу – аларның беренче очрашуы булмый. «Гаиләнең бәхете хатын-кыздан тора», – дип сүзен башлады ул.

«Беренче очрашуда качты ул миннән, – дип елмайды ул. – Матурымны Маяковский паркында йөргәндә күреп алдым. Дус кызы белән бергә иделәр. Авыл малае булгач, барып эндәшергә батырчылык җитмәде инде. Танышырга дип бөтен көчне җыйган идем – йөгереп китеп барды, качты. Өйләнгәч кенә, ул вакытта ник качтың соң, дип сораган идем», – дип сөйләде гаилә башлыгы.

Дәвамы Рәсимә ападан булды.

Әйе, дус кызым белән идек. Карыйм, бер грузин миңа карый да карый, карый да карый. Курыктык та йөгердек инде, – дип искә алды ул.

Ул вакытта яшь егет кап-кара чәчле булган, бакенбардлар белән йөргән. Шуңа да яшь кызның күңеленә шом кергән.

Икенче очрашу уртак танышларының туган көнендә була. Анда инде эш танышуга барып җитә.

«Бер озатып кайтканнан соң, Рәсимә мине куып кайтарган иде. Аның егете булган икән. Озатып кайттым да, икенче көнне дә киләм, дидем. «Килмә, иртәгә егетем килә», – ди. Мин барыбер килдем. Теге егеткә башка килмәскә куштым. Рәсимә үзе шулай хәл иткән иде», – дип искә алды Фәрит абый.

Үзем дә уйладым, кызлар да ярдәм итте. «Шундый модный егетне куалап кайтардыңмы?» – ди кызлар. Аның чәче дә озын иде, төсле күлмәк кигән, аның өстеннән жилет. Жилетының төймәләре ялтырап тора. Модный иде шул, – дип елмайды тормыш иптәше.

Эш булгач, егет укуын ташлый. «Менә укуны ташлаганга да Рәсимә гаепле инде», – дип елмайды ул. Шулай итеп, алар бер цехта эшли башлыйлар. Фәрит абый әкрен генә баскычтан күтәрелә: бригадир, мастер, участок җитәкчесе, бүлек җитәкчесе, смена начальнигы була. Рәсимә апа исә гомер буе үз цехына, үз эшенә тугры кала.

Заводка ул 10нчы сыйныфны тәмамлагач урнаша. Анда апасы (иск. – «теткам» дип сөйли ул) янына эшкә килә. Бер цехта ломнар ясаган, аннан икенче цехта гидромоторлар өчен шатуннар ясый.

«Җиңел хезмәт түгел инде, әмма эштән китү турында уйлар булмады. Башта акча эшлим, аннан укырмын, дип уйлаган идем, аннан балалар туды. Әти-әниләр якында булмагач, балаларны калдырырга кеше юк иде, Фәрит эштә чакта – мин өйдә, мин киткәндә, ул кала иде», – дип сөйләде ханым. Рәсимә апа үзе кечкенә генә гәүдәле кызчык булса да, 100 шатунлы тартмаларны үзе күтәрә торган булган.

«Сабан туен татарчага әйләндердек»

1974 елда алар гаилә кора. Өйдә дә, эштә дә бергә булалар. Бер-бер артлы 2 малай алып кайталар.

Ул вакытта эшкә, акча эшләргә, дип килгән һәм җирле татарлар күп булган.

Татар авыллары күп иде. Килүчеләр дә күп. Һәр заводның тулай торагы бар. Акчасы әйбәт, яшәр урын булгач, яшьләр укырга теләмәде, күпләр укуны ташлады. Без бердәм булдык, шуңа җиңел иде. Татарча сөйләшеп, татарча җырлап-биеп яшәдек, русларны да өйрәтә идек.

Без өйләнгән елларда милли хәрәкәт юк иде әле. Ул вакытта Сабантуй «народный спортивный праздник» дип атала иде. 80нче елларда Татарстан яки Башкортстаннан артистларны китерәләр иде.

Ничек инде шулай була? Татарда гел Сабан туе булган. Без, җыелышып, директорга бардык. «Әйдәгез, ярдәм итегез», – диде. Ул вакытта «Операция «Ы»дагы Шурикны уйнаучы актерның әтисе Александр Демьяненко Сабан туен алып бара иде, ул диктор иде. Бәйрәмне татарча алып барырга кирәк, дидек тә, диктор итеп Хәйдәр Гыйльфановны (иск. – хәзер Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле) билгеләдек. Мин көрәшне алып бардым. Судьялар да татарлар булды. Шулай итеп, Сабан туен татарчага әйләндердек. Александр Демьяненко безгә үпкәләгән иде шунда. Сабан туйлары әле дә уза, йөрибез.

Күчеп килгәч тә, без оялмадык, шуңа рәхәт булды. Оялып, русча сөйләшеп йөрүчеләргә авыр иде. Мин аларны кызгандым. 90нчы елларда без көчле идек. Безгә тиюче булмады. Мин татар-башкорт мәдәният үзәгендә урынбасар идем. Безнең кырда эшмәкәрләр күп булды. Эшмәкәрләр клубы, хәйрия фонды бар иде. Эшмәкәрләр бәйрәмнәргә пакетлар белән продуктлар китерде. Без аларны таратып йөрдек. Тормыш авыр иде, байлар акчаны нишләтергә белми иде, безгә китерделәр», – дип искә алды Фәрит Носратуллин.

«Татар конгрессында яшьләр булырга тиеш»

Фәрит Носратуллин, хәзерге яшьләр эшенә «5»ле куям, ди. Ул яшьләрнең иҗтимагый эшне алып баруы белән канәгать.

Яшьләр бүгенге көнне алып бара, без аларга карап сокланабыз. Алар тырыша. Яшьләр өчен «Яшен» оешмасы бар. Чараларны үткәреп торалар. Безне дә чакыралар әле.

Мине нәрсә борчый? Казанда берәр җыелыш, чара, съезд үткәрелсә, безнең картлар китәләр дә баралар шунда. Бер үк кешеләр бара. Анда яшьләрне җибәрергә кирәк. Киләчәк яшьләр кулында бит. Конгресста (иск. – Бөтендөнья татар конгрессы) яшьләр булырга тиеш.

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды.

Фото: © Салават Камалетдинов

Конгресс җыелышларыннан фотографияләрне карагыз, анда яшьләр юк. Мин 1992 елда конгрессның беренче съездында булган идем. Ул вакытта без яшь идек әле. Хәзер инде 30 ел үтте, анда әле дә шул ук кешеләр йөри. Екатеринбургтан шул ук кешеләр бара. Яшьләргә юл бирергә кирәк. Елмаеп караганы һәм яхшы кеше булганы өчен алып барырга кирәкми, эшләгән кешене алып барырга кирәк. Мин яшьләр яклы, – дип сөйләде ул.

«Әдәби телне өйдә өйрәтеп булмый»

Фәрит абый үзенең Ютуб каналын алып бара. «Одноклассники» социаль челтәрендә 6 төркем булдырган. Барысын да карап, тәртиптә тота. Ул телне үстерү өчен Интернетны актив файдалану яклы.

Тел мәсьәләсе борчый инде. Бүген яшьләр көне-төне Интернетта аралаша. Туган телне яшь буынга сеңдерү һәм милли үзаңны тәрбияләүдә Интернет зур мөмкинлекләр бирә. Шуңа мин дә татарча сәхифәләр алып барырга тырышам.

Түрәләр: «Телне өйдә өйрәтергә кирәк», – диләр. Өйдәге көнкүреш теле белән генә ерак китеп булмый. Хөкүмәт татарча укыту өчен мөмкинлекләр булдырырга тиеш. Әдәби телне өйдә өйрәтеп булмый. Менә мин «был» дип сөйлим, Рәсимәнең үзенчә, башканың үзенчә. Шулай гына барса, ул боламык була. Әдәби телне хөкүмәт кенә өйрәтә ала. Өй татар мәктәбен алыштыра алмый. Рәсимә балалар белән гел татарча сөйләште, – ди йорт хуҗасы.

Үзенең Ютуб каналында ул төрле чаралардан видеолар, туган көннәр белән котлаулар, бакча буенча киңәшләр, аш-су рецептлары урнаштыра. 1000гә якын язылучысы бар.

«Мин инде башта оныкны, Рәсимәмне төшерә идем. Җыелышларга барсам, аннан видео төшереп кайта идем. Аннан бер программаны да өйрәндем. Шунда фотолар белән видеолар ясыйм. Үземә дә ошап китте. Мине Рәсимә төшерә, ул минем оператор. Хәзер бакча темасы бик кызыклы, киңәшләр сорап та язалар», – ди ул.

«Гаилә бәхетенең 99 проценты хатын-кыздан тора»

Хәләл җефетенең иҗтимагый эштә булуына Рәсимә апа бер сүз дә әйтмәгән. Чибәр, «модный» егет булгач, игътибар да булгандыр, көнләшмәдегезме, дим.

«Әллә инде, юк, көнләшмәдем. Әйе, чыгып китә иде җыелышларга, мин балалар белән кала идем. Өйдә ирне ризык белән каршы алырга кирәк. Ул рәхәтләнеп өйгә кайта», – дип елмайды хуҗабикә.

«Нык көнләшмәде, әмма булгандыр, – дип кушылды Фәрит абый. – Түзем ул минем. Ул – үрнәк хатын-кыз. Мин авторитар хатын-кызлардан куркам. Минем җитешсезлекләр күп, әмма кеше алдында авыз ачып әйткәне юк. Әкрен генә әйтеп куя, үзем аңлыйм, төзәләм. Озакламый гаиләбезгә 50 ел була, аның миңа бер авыр сүз әйткәне юк. Минем әйтеп ташлаган булгандыр, тик бармак белән дә сукканым булмады. Гаилә бәхетенең 99 проценты хатын-кыздан тора. Ул минем – бик ихлас, өйдәге гөлләр белән сөйләшеп йөри. Мин алай булдыра алмыйм», – ди ир-ат.

Сервантта яшь парның туена бүләк итеп бирелгән чәй сервизы тора. Алар бу бүләкләрне кадерләп саклый. Рәсимә апа шкафтан әбисеннән калган беләзекләрне һәм калфакны алып күрсәтте. 

Шундый рәхәт, ихлас кешеләр белән сөйләшүе үзе бер рәхәт. Татарстаннан читтә кебек тә түгел. Алар зарланмый, яшьләрне сүкми, Интернет белән дус, шаярталар. Үзләре яшь чакта да бөтен эшкә өлгергәннәр.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Матур пар. Эх, бөтен татар шулай тел яратса иде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100