
Җырчы Егор Кридка «Башкортстанның атказанган артисты» исемен биргәннәр. Мактаулы бүләкне ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан алган. Бүләк итеп, аңа башкорт халкының мехлы баш киеме – малахайны – колакчынны тапшырганнар.
«Уфа бик нык үзгәрде һәм көннән-көн ныграк үсештә. Мин монда бәләкәй чаклардан ук килеп йөрим, чөнки туганнарым биредә яши. Һәм һәр килүемдә республиканың яхшы якка үзгәрешләрен күреп китәм», – дип ассызыклады Егор Крид.
«Ул чыннан да талантлы. Яшь. Һәм иң мөһиме – гади. Шәхестә дә, иҗатта да ялган юк. Егор безнең Уфада еш кунак булыр, дип килештек», – дип язган республика җитәкчесе социаль челтәрләрдәге үзенең сәхифәсендә һәм фото белән уртаклашкан.