Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Егетләрне кызлар янына да йөрттерми бу су» – Борнак авылын су баскан

«Кичә килгән булсагыз! Су күпер өстеннән үк акты бит!» – Балтачның Борнак авылында безне шул сүзләр белән каршы алдылар. Язгы ташу вакытында су күпер өстеннән генә агып калмаган, өй асларына хәтле кереп тулган, идән такталарына тиеп тора. Борнак авылы халкы язны ел саен шулай каршылый. «Интертат» язгы ташу галәмәтләрен күреп кайтты.

news_top_970_100
«Егетләрне кызлар янына да йөрттерми бу су» – Борнак авылын су баскан
Абдул Фархан

Авылга алып керүче күпернең ике ягында язгы ташу нәтиҗәсе – Шушма елгасы ярларыннан ташып, үзәнлекләрне биләп алган. Көне кояшлы булмаса да, үтә дә матур табигать күренеше. Борнак авылының бер ягы таулы җирлектә урнашкан. Авылның чигендә урнашкан урамнар ел да язгы ташудан зыян күрә.

«Өч көнгә түзәрбез», – дия-дия яшәдек инде»

Бер урамның башы суга килеп терәлгән. Ихаталарның капкалары, гаражлары, ишекләре ачык тора. Тирә-якка каранып йөрсәң дә, суның бакчаларга, абзарларга, мунчаларга кергәнен күреп була. Ишек алдында су бераз кимеп барган өйнең ишеген шакыйм. Чыгучы булмагач, өйнең эченә кердем. «Өй асларын ачып күрсәтимме, җаным?» – дип, каршы алды 81 яшьлек Әлфия апа Фатыйхова. Чыннан да, бәрәңге сала торган өй аслары, кайсыдыр якларда өй базына су кергән, балчыгы йомшап, суланып утыра.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Мондыйның булганы юк иде. Әз генә керә иде дә чыгып китә торган иде. Быел бик яман булган. Идән аслары ишетелеп төшсә, эшләр харап. Башка елларны 3 көндә бетә иде. Быел кисәк җылытты да, су да кисәк артты. Апрель азагында гына була иде ташу, әле март кына бит. Язны, иртә килә, дигәннәр иде шул.

Кичтән ярты метр гына килгән иде. Иртән торсак, тагын да күбрәк арткан. Кызым белән читтәрәк торган бер рулон саламны күчердек инде. Кияү эшкә киткән иде. Ул кайтканчы, бөтен җир су белән тулды. Шаккатмалы хәлләр. «Булмый әле, керми әле», – дип утырган идек, кермәгән сиңа, – дип сөйләп китте Әлфия апа.

Аларның абзарлары да су эчендә утыра. Сыер белән бозауны абзардан сарайга күчергәннәр. Абзарның күтәртелгән өлешендә үгезләр тилмереп басып тора. «Ашлыкны да карап булмый, тавык янына да чыгып булмый, нишләп утыралардыр. Балалар эштән кайткач, балыкчы итекләрен киеп, карап киләләр, мин бара алмыйм», – ди Әлфия апа. Ул кызы һәм кияве белән яши. Инде оныкларының балалары бар икән. Бер оныгы мобилизациягә эләккән булган. Тиздән аның ялга кайтканын көтәләр.

Бу йорт – Әлфия апаның туган нигезе. «81 ел яшим инде. Гомер буена шушылай», – ди ул.

Бу өйне салганда, кызга 6 ай иде. Быел сентябрьдә аңа да 53 яшь тула инде. Әни исән вакытта, бер елны, су нигезгә лач-лыч китереп бәрә-бәрә тулды. Мунчаның тәрәзәсеннән су аккан вакытлар да булды. Күптән мондый су күргән юк иде. Нигез шушында булгач, «өч көнгә түзәрбез» дия-дия яшәдек инде.

Без яшь вакытта монда бернинди агач юк иде. Суы да тирән иде. Атлар кереп, рәхәтләндереп коена торганнар иде. Ул агачлар хәзер каян килеп чыккандыр, белмим, шулар үскәч, ташу көчле була башлады. Кечкенә генә елга ул, кимегәч, әнә хәзер киңлеген кара! Кечкенә генә, атлап чыга торган Шушма инде ул!

Аллага шөкер. Тауга карап тау булып булмый, ди. Булганына канәгать булып яшибез. Байлыгы да кирәк түгел. Байлык – бер айлык ул. Ходай Тәгалә иман байлыгы бирсен, тазалыктан аермасын, аякларыбыз йөреп торырга язсын, – ди Әлфия апа, ярларыннан ташкан Шушмага карап.

«Бәрәңге чыгарганда, әле узган елгы су да кибеп бетми»

Авылның икенче ягында, кешеләр үзләре әйтмешли, галәмәтнең галәмәте. Ул якты, таулы җирдә. Иң аста урнашкан Яшел үзән урамы буйлап, су ыжгырып аккан. Башка урамнар белән тоташтырып торган күпер өстеннән үк чыгып ташкан. Иң зур зыян да шушы урам халкына килә, чөнки шушы урында Шушма белән Көшкәт елгалары кушыла. Бу яктан да бәрә, икенче яктан да бәрә су.

Без килгәндә, су бераз кимегән иде. Юллар ачылып китсә дә, ишегаллары – балтырдан су. «Көздән яңгырлар күп яуды. Җиргә дым җитте, башка сеңми. Аннары яз да иртә килде бит», – диде каршыга очраган Миннефәрт абый. Ул да гомер буе суда «яшәгән» кеше. Шулай да заманында нигез йорттан юлның икенче ягына – таулырак урынга өй салып күченгән. Инде таушалып калган нигез йорт суда утыра. «Әтиләр-әниләр исән булса, нигездән күчмәсләр иде, олы кешене күчереп булмый ул», – ди Миннефәрт абый.

Урамның бер ягыннан икенче ягына чыгып баручы Хәтирә апа Мөхәммәтшинаның да аягында резин итек. «Су керә-керә, өй дә тәбәнәкләнеп бетте инде. Биегрәк урынга дип салган идек», – ди Хәтирә апа.

Каршыдагы иске өйдә торганда, бер елны чормада утырдык. Өйнең баскычына менгән еллар да булды инде. Быел бигрәк тә көчле булды. Өй аслары тулы су. Берничә ел рәттән өй асты ишелде. Малай хәзер кысалап куя башлады, ул сайгаклар барыбер череп тора. Суыртсаң, киресенчә тагын су тула, шуңа насос белән суыртмыйбыз. Өй асты тиз генә кипми. Бәрәңге чыгарганда әле узган елгы су да кибеп бетмәгән иде. Су киткәннән соң, мунчаның да ишекләрен ачып җилләтәбез, юабыз, газны да гел эшләтеп торабыз инде. Бакчаларны карадым әле: бер ягында балчыкны юдырып алган, бер ягында печәнлектә ләм утырган. Менә шул күпердән күрәм инде бу хәлне, – ди Хәтирә апа.

Шулай да, бу урамда яшәүчеләрнең бер рәхәт ягы бар – җәйләрен монда табигать искиткеч. «Сулар киткәч, урам бик матурая. Агачлар яфрак яра, бөтен дөнья яшелләнә. «Ай, бигрәк матур җирдә яшисез», – диләр аннары. Өй генә һаман җилләми, кипми, череп утыра», – ди Хәтирә апа.

«Агып килгән шешәләр өчен экологлар штраф суга»

Кечкенә генә урамга алып керүче күпер янында машиналар тезелеп тора. Ташу башланганнан бирле алар гел шунда торган. Әле яңа күпергә дә 2 генә ел. Башта – балчык белән ясалган күпердән, аннары агачтан эшләнелгән күпердән йөргәннәр.

Радик Гыйләҗетдинов ташудан соң беренче тапкыр урамга машинасы белән керде. «Галәмәт булды бу быел», – диде ул да. Радик Гыйләҗетдинов та – төп йортта калган кеше. «Бабайлардан калган нигезне калдырып китәсем килмәде, төпләнеп калдым. Шул хәтле итеп төзегәч, нигезне ташлап чыгып китеп булмый. Китәсе кеше китте инде, урамда 5 хуҗалык калдык. Өмет бар әле, яшь гаиләләр дә кала», – дип сөйләп китте ул.

Иң начары – су белән бергә чүбе дә килә. Карап торам: әллә кайдан бүрәнәләр, шешәләр, пакетлар йөзеп килә. Баксаң, агып килгән чүп өчен дә шушы хуҗалыкта яшәүчеләр гаепле икән.

Артыннан чүбе күп кала, аны җыештырырга кирәк. Әле аның экологлары төшеп җитә. «Койманың тышкы ягында чүп булырга тиеш түгел», – диләр. Ул бит инде без сорап китергән, без ташлаган чүп түгел, үзе агып килә бит ул әллә кайлардан. Бер елны Арча экологлары штраф салып киттеләр. Шешәләр агып килеп, безнең арткы яктагы коймага кысылып калганнар. «Сезнең шешәгез», – диделәр инде. Шундый галәмәтләре дә бар әле аның, – диде Радик Гыйләҗетдинов.

Нишләтәсең, су басу – ел да килә торган бәла. Шуңа күрә монда халык теләсә дә, теләмәсә дә әзер булып тора. Бәрәңгеләрне дә чыгарып куялар, малларны да күчерәләр, өй асларын да ныгытып куялар, гаражларның, абзарларның фундаментларын күтәртеп салалар. Кыскасы, мондый җирлектә яшәүче кешенең эше күп. Су зыян гына салып калмый, болай да хезмәттә булган авыл кешесенә эш өстенә эш тә ясый.

Авыл җирендә нәрсәсеннән куркасың инде аның?! Авылда туган балалар, авылда калабыз инде. Судан соң бакчалар начарая инде, җиләкләр дә су астында калды. Аннары эшкәртәбез дә, үсә ул. Эше генә күп, икенче яктан, җәй көне яшәве рәхәт. Үзе бер санаторий инде монда. Бездә хуҗалыклар да сакланып калган. Шунда баш энергетик булып эшлим. Әйбәт яшибез, әйбәт, Аллага шөкер, – ди Радик Гыйләҗетдинов.

«Егетләрне кызлар янына да йөрттерми бу су»

Соңгылардан булып, урамның иң читендә, бер яктан иң матур да, икенче яктан – иң күп зыян килә торган җирендә яшәүче Мөбарәкшиннар ихатасына кердек. Почмакта булгач, аларга аннан да ага су, моннан да ага.

Бу йортны алар 1974 елда салып чыгалар. Зөлфия апа суның күпләп ташуында авыл уртасындагы тимер күперне гаепли.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Әбиләр сөйли торган иде: «Ахырзаман алдыннан ут-күз, сулар булыр, дин көчәер», – диләр иде. Аларның әйткән сүзләре бөтенесе туры килә, каян белеп сөйләгәннәр.

Тимер күпер төзегәнче мондый хәлләр булмады. Ул күпер янында бик дәү елга иде. Язгы ташу вакытында агач күперне сүтеп алалар да, су киткәч, кире сала торганнар иде. Хәзер бер сүтеп, бер салып йөри алмыйлар бит. Шуңа күрә дамбаны күтәртеп, тимер күпер салдылар да, бөтен су безнең тирәгә җыела башлады. Якындагы елганы күмделәр, анда су хәзер сасып кына ята. Берсенең башсызлыгы аркасында бозылган эш булды бу. Инде хәзер мондый ихатаны кая күчерәсең? – ди ул, бик зур һәм мәһабәт итеп төзелгән ихаталарына карап.

Су аларның да өй асларын тутырган. Тутырып кына калмаган, идәнгә тиям-тиям, дип утыра. «Идән өстенә генә чыкмасын, дип, кот очып торды. Килен булып төшкәнче, мондый хәлне күргәнем юк иде», – ди киленнәре Гөлназ апа. Бер елны су идән өстенә чыга. Черегән идән такталарын алыштырырга да мәҗбүр булалар.

Бер елны кухня ягын эшләгәндә, черегән бүрәнләрне чыгарып аттык. Елның елында су баса, ничек черемәсеннәр инде алар?! Өйгә кермәсә, өй алларына керүенә түзәсең аның. Өйгә керүе куркыта. Бакчада җиләк тә утыртып булмый. Салкын бит, боз кебек су өшетә дә куя. Олы бакча юдырылмый, бәрәңгеләр әйбәт була безнең. Шушы 3 көн инде ул, – ди Гөлназ апа.

Аннары мәхәббәт эшләрендә дә киртә була ала икән су басу. «Егетләрне кызлар янына да йөрттерми бу су», – ди Гөлназ апа, ярым елмаеп.

Малай атнага бер кайта, кызы янына чыгасы килә. Кызы күрше авылда тора. Шимбә көнне күзеннән яшьләр чыкты инде. Әтисе әйтә: «Чыгып кит, уникенче яртыда кайтырсың», – ди. Төнлә бутый белән каршы алырга барды инде. Егетләрне кызлар янына да йөрттерми бу су.

«Сыер тоягына су тисә дә страховой түләнергә тиеш»

Су басу куркынычы булса, өйләрне иминиятләштерәләр. Тик, халык әйтүенчә, ул акча бернәрсәне төзекләндерергә дә җитми. Дөрес, иминиятләштерүнең шартлары да төрле. «Без акчасын әз түлибез, шуңа эләкми», «Без – ул кешеләр өчен акча гына инде», «4 елга бер генә бирәләр», «Ул акча безгә эләкми», – диючеләр шактый. Шулай да берничә елга бер тапкыр 4-5 мең күләмендә түләнгән акча белән ул кадәр зыянны каплап булмый.

Карап китсәләр дә күңел була бит ул. Телевизордан күрсәтсәләр дә, халыкка ярдәм итәләр, рәхмәт, дип утырам инде. Элек иминиятләштерү акчалары чыга иде. Хәзер йә янса, йә әйбер акса гына, ди. Элек бухгалтерияда эшләгән бер хатын: «Апа, сезгә сыер тоягына су тисә дә страховой түләнергә тиеш», – дия иде», – ди Зөлфия апа.

Искитмәле матур урында, табигать кочагында урнашкан бу авыл. Мал, каз-үрдәк асрарга да бик рәхәт. Машина йөрми, тынычлык, яшеллек. Атлап чыгып була ала торган елгаларның, табигатьнең көче исә язгы ташуда аеруча күренә. Бер рәхәтнең мең михнәте, ди бит халык. «Өч көн инде ул», – диләр үзләре дә. Шулай да, 3 көнлек ташуның зыянын алар еллар буена күрә. «Үзләре гаепле, күченеп китсеннәр иде», – диючеләр булыр. Бөтен кеше дә, бигрәк тә авылларда, бигрәк тә олы кешеләр, туган нигезен ташлап китә алмый шул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 март 2023
    Исемсез
    Ахры заман житэ,сезгэ Алла ярдэм бирсен ,сабырлык,таза булыгыз...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100